Логотип Идель
Бу – тема!

ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ БЕЛӘН!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызда яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлый.

Хөрмәтле татарстанлылар!


Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

Бу дата Ватан тарихының моннан дүрт йөз ел элек булган шанлы сәхифәләрен хәтеребездә яңарта. Ил йөрәген – борынгы Мәскәү Кремлен яулап алган чит ил баскыннарының корал ташлавы Болгавыр заман авырлыкларын тулысынча җиңү чоры башлануга – байтак дәвам иткән, катлаулы дәвергә этәргеч бирде.

Халыктан җыелган ирекле көрәшчеләрнең батырлыгы, ныклыгы һәм кыюлыгы нәтиҗәсендә Россиядә илкүләм фаҗига булмый калды. Идел буе халыклары – татарлар, чуашлар, марилар, удмуртларның да бу вакыйгаларда  роле зур иде. Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә Мәскәүне азат иткән гаскәрләр сафында алар руслар белән иңгә-иң торып, каһарманнарча сугышты.

Бу бәйрәм көннәрендә без изге Казан Мәрьям Ана иконасы илаһи көченең   дошманны тар-мар итүгә  куәтле йогынты ясавын шулай ук аерым билгеләп үтәбез.

Шул чордагы вакыйгаларның асылына тирәнтен төшенү нәтиҗәсендә бүген җәмәгатьчелектә көчле дәүләт һәм Россиянең күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгытырга кирәклекне аңлау арта.

Россия Федерациясенә каршы хаксызга икътисадый чикләүләр кертү һәм моңарчы күрелмәгән мәгълүмати басым ясау кампаниясе алып барылган хәзерге вакытта боларга  тагын да зуррак әһәмият бирелә. Ни кызганыч, «салкын сугыш» тәмамланганнан соң беренче тапкыр чынлыкта сугыш башлану куркынычы туды.

Россиягә каршы көчләр җәмгыятебездә төрле низаглар китереп чыгарырга, милләтенә һәм диненә карап, кешеләрне бүлгәләргә өметләнә.

Әмма, тарихтан мәгълүм булганча, читтән янаган афәт гасырлар буена туплана килгән рухи хәзинәләр, ватанпәрвәрлек, яу белән килгән дошманнарга каршылык күрсәтергә һәрчак әзер булу нигезендә Ватаныбыз халкының тагын да берләшүенә генә китерә. Россия бөек держава буларак яңадан күтәрелә.

Республикабызның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге бөтен ил белән уртак, тыгыз бәйләнештә. Тарихи-мәдәни мирасны саклап калуда, икътисадта һәм социаль өлкәдә зур казанышларга ирешүләре татарстанлыларның килер көнгә ышанычын арттыра.

Кадерле дуслар!

Сезгә тынычлык, гаилә бәхете һәм иминлек телим.

Бәйрәм котлы булсын! Халыклар бердәмлеге көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев