Логотип Идель
Бу – тема!

ХАЛЫКЧАН ДӘ(Ө)РЕСЛЕК: “ПРАВА” АЛУ МӘШӘКАТЬЛЕМЕ?

Россиядә машина йөртү таныклыгын 18 яшь тулганчы ук бирергә маташу шаукымы хәтергә уелып калган. Төгәл елы гына истә түгел. Әлеге яңалык кабул ителмәде. Шуңа да карамастан, транспорт җене кагылганнар 18 яше тулганчы ук руль артына утыра ала. Янда инструктор булганда, билгеле...

БИРЕМ: Россиядә транспорт йөртү таныклыгын ничә яшьтә алып була? Тәҗрибәсез йөртүче юлда ни өчен куркыныч тудыра?

КУЛЛАНМА-ӘСБАП: Юл йөрү кагыйдәләре, статистик мәгълүмат, 18 яше тулганчы “права”га укучылар, тәҗрибәле һәм тәҗрибәсез йөртүчеләр...

ЧИШЕЛЕШ: Автомәктәпне төрле яшьтә тәмамлап була: 16да да, 50 яшең тулгач та. Россиядә “права” бирү тәртибен гамәлдәге Юл йөрү кагыйдәләре билгели. Барысы да нинди транспорт белән идарә итүгә, ягъни категориягә бәйле. Машинаны 18 яшьтән йөртергә рөхсәт ителсә, мопед һәм двигателенең егәре аз булган (125 см кубка кадәр) кайбер төр мотоцикллар өчен “М” һәм “А1” категорияле йөртү таныклыгы тагын да иртәрәк – 16 яшьтә үк бирелә, ә пассажир утыртып йөрергә 18дән рөхсәт ителә башлый.

Транспорт чаралары һәм алар белән идарә итү таныклыгы берничә категориягә бүленсә дә, аларның берсен дә теория белеме буенча имтихан бирмичә генә кулга төшереп булмый. Менә монысын инде 10 яшьтән үк өйрәнә башласаң да комачау итми – юл кагыйдәләрен белү җәяүлене дә күңелсез хәлләрдән коткара. Ә профессионаллар теорияне имтиханнарга кадәр өч-дүрт айдан ныклап үзләштерә башларга киңәш итә.

Бүгенге биремне чишүдә ярдәм иткән БЕЗНЕҢ ГЕРОЙ Саба районы Олы Шыңар авылы егете, 10 нчы сыйныф укучысы Рәдис Шәрифуллин Теләчедәге автомәктәптә белем ала. Аңа әле гыйнварда гына 18 яшь тулачак, димәк истәлекле гомер бәйрәме уңаеннан бер бүләге инде әзер дияргә дә була – “права”лы булу өчен имтиханнарын гына тапшырырга кирәк. Анысы майда көтелә.

– Теләчегә йөрергә уңайрак, шуңа да андагы автомәктәпне сайладык. 9 нчы сыйныфта вакытта белем ала башлаган идек, быел сынау тотар вакыт җитеп килә. “В” һәм “С” категорияләре буенча белем алам. Мәктәп яшендәгеләр биредә бер мин генә түгел, – диде Рәдис безгә.



Казандагы автомәктәпләрдә дә аның кебек 18е тулганчы ук белем алучылар шактый икән. Моны егетләр чыгарылыш сыйныфка кадәр “эш бетеп тору”, “права”га укуның бәяләре даими артып тору белән бәйләп аңлата. Имтиханны биреп куясың да, 18 тулгач таныклыгын аласың, ди алар. Арада 18 яшьлек туган көненә әти-әнисе машина ышандырган егетне дә очраттык.

– Мин руль артында күптән инде – җәен авылда басу юлларында әти машина йөртергә рөхсәт итә. Шуңа да үз машинам булуын сабырсызлык белән көтәм. 18 яшем тулган көнне “права”лы да, машиналы да булачакмын, – дип яшьтәшләренең борынына чиртте Артем.
Авырлыгы 3,5 тоннадан, утыру урыны 8дән артмаган җиңел машинада җилдерү өчен белем алуны 16 яшьтә үк башларга, имтиханны 17 тулу белән тапшырырга мөмкин. Ә йөртү хокукы барыбер 18 тулгач кына бирелә. “С” категорияле таныклык өчен дә имтихан 17 яшьтән бирелә башлый, “права”сын 18дән алып була.

Бүген генә руль артына утырдыңмы, димәк син – ТӘҖРИБӘСЕЗ ЙӨРТҮЧЕ. Статистик мәгълүматлар һәм сораштыру нәтиҗәләренә таянып, белгечләр 2 еллык йөртү тәҗрибәсе булмаганнарны шундыйлар рәтенә кертә. Шунысы да бар: стаж һәм тәҗрибә – икесе ике әйбер. Һәм аларны бутарга ярамый. Шуңа да 2 ел – шартлы вакыт: стаж бар, тәҗрибә җитәрлек булмаска мөмкин.



Дәүләт автоинспекциясе, алай гына да түгел, иҗтимагый оешмалар уздырган социаль сораштырулардан күренгәнчә, яңа гына руль артына утырганнар үзләре үк стресс, уңайсызлык һәм, кызганыч, курку хисен татуын белдергән. Димәк, юлда башкаларга да куркыныч тудыралар.

Автомәктәптән соң кичәге җәяүлеләр өчен юлдагы вазгыять, һичшиксез, БАШКА ЮНӘЛЕШ ала.

- беренче мәлләрдә аларның юлга чыгарга куркуы да исбатланган. Бу период берничә айдан башлап, ел буе дәвам итәргә мөмкин;

- аннан соң руль артындагылар “Формула-1” пилотына әйләнә. Дөресрәге, үзләрен шулай хис итә. Әлеге период – ике-өч елга сузыла;

– руль артындагы кеше өч елдан соң гына адекват йөртүчегә әйләнә.

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, юллардагы күңелсез хәлләрнең якынча өчтән бер өлеше яңа гына руль артына утырганнар аркасында килеп туа! “РГ” китергән мәгълүматларга караганда, 2016 елда илдә йөртү стажы 2 елдан азрак булган йөртүчеләр катнашында 11960 һәлакәт килеп чыккан, 1154 кешенең гомере өзелгән һәм 16953е зыян күргән.

Автомәктәпләргә карата таләпне арттыру, сүз дә юк, яхшыга гына булачак. Моннан тыш безгә бәлки ЧИТ ИЛ ТӘҖРИБӘСЕ белән дә кызыксынырга кирәктер. Германиядә, мәсәлән, стоп-линияне кискән өчен 500 евро штраф, диләр. Бу акчаның 38 мең сум чамасы булуын аңлагансыздыр. Аз түгел! Алай гына да түгел, Германиядә автомәктәпне тәмамлаган кешегә башта вакытлы таныклык кына бирелә, бер елдан махсус инспекция аның кагыйдә бозу-бозмавын анализлый. Әгәр дә кагыйдә бозулар күп булса, вакытлы “права” кабат бер елга озайтыла, өстәмә белем алу тәкъдим ителә. Йөртүче тәртипкә килгәнче бу процесс дәвам итә. Нәтиҗә күз алдында: Германиядә руль артына яңа гына утырганнар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре ел саен кими бара.



ҖАВАП: Россиядә җиңел автомобиль һәм йөк машинасын – 18, мопед һәм двигателенең егәре аз булган мотоциклларны 16 яшьтән йөртергә хокук бирелә. Моны Юл йөрү кагыйдәсенең 21.4 нче пункты билгели. Машина йөртү “права”сы алу өчен 16 яшьтә укый башлап, 17дә имтихан тапшырырга, ә руль артына 18дә генә утырырга була. Ә менә күбрәк пассажирлар утырту мөмкинлегенә ия транспорт чараларында йөрү – D һәм D1 категорияле таныклыкны 21 яшьтән соң гына алып була. Бу трамвай (Tm) һәм троллейбусларга (Tb) да кагыла.

НӘТИҖӘ: Имтиханны бер ел алдан тапшыру мөмкинлеге булса да, тәҗрибәле йөртүчеләр белем алуны 18 яшь тулырга 2-3 ай кала гына башларга киңәш итә. Таныклык алганчы автомәктәптәге күнекмәләр юкка чыкмасын өчен. Ничек кенә булмасын, хәерле юл сезгә!

Фәрит САЛИХОВ




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев