Логотип Идель
Бу – тема!

ХАБЕНСКИЙ КАЗАНДА "АРТХАБ" АЧА

Кино, театр һәм оригиналь жанр - синең якын дусларыңмы? Һәм син үз идеяләреңне ничек тормышка ашырырга белмисеңме? Димәк, Константин Хабенскийның "АРТХАБ" иҗади резиденциясе синең өчен дигән сүз!

Бүген Казанда танылган актер Константин Хабенскийның "АРТХАБ" иҗади резиденциясе ачыла. Әлеге проект яшьләр өчен махсус уйлап табылган.
Нәрсә соң ул "АРТХАБ":

- ул театр, кино, оригиналь жанр өлкәсендә кыю идеяләрне тормышка ашырга мөмкинлек бирә торган проект;

- иҗади акселератор, биредә профессионал, эшмәкәр, продюсерлар идеясен берләштерә;

- экспертлар, профессионаллар берләшмәсе, нәкъ менә алар резидентларга үз идеяләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

- Мин әлеге проектка кызыклы булганы өчен алындым. Татарстан һәрвакыттагыча яңа ачышларга әзер. Бүген дә Казан мондый мәйданчыклар өчен ачык. Биредә иҗади яшьләр берләшеп, яңа, кызыклы әйберләр эшли ала. Без "галочка" өчен эшләргә теләмибез. Әгәр тупланган команда бар, ләкин алар танылмаган икән, алар безгә рәхим итә ала дигән сүз, - дип сөйли Константин Хабенский.

"АРТХАБ" дигән исемдә сүз белән уйнау да бар. Инглиз телендә сөйләшүчеләр дә, рус телендә аралашучылар өчен дә аңлаешлы булачак. "Арт" сүзе "сәнгать" дип тәрҗемә ителсә,"хаб" сүзе "Хабенский" сүзен дә аңлата, "хаб" сүзе "созидание" да әле ул.

"АРТХАБ" Лобачевский урамында 19 гасырдагы бинада урнаша. Аның хуҗасы Яков Маргулис та "АРТХАБ" идеясен хуплап ала. Үзе үк ремонт эшләргә алына.



Хәзергә Хабенскийның иҗади резиденциясенең төп резидентлары икәү: "Сдвиг" театры һәм "Окно" актерлык студиясе.

- Дөньяда арт-хаблар күп. Ләкин күп вакытта мондый резиденцияләр бию өчен кулланыла. Киләчәктә без бу арт-резиденциягә башка шәһәрләрдән дә килеп шөгыльләнерләр, дип уйлыйбыз, - ди проектны оештыручыларның берсе Анна Фельдман.
"АРТХАБ"та резидентларга белем бирү системасы өч өлештән торачак:

- акселерация. Бирегә килгән һәр идеяне сайлап алачаклар.

- идеяне тормышка ашыру. Идеяне юл уртасында ташлап калдырмыйча, аны ахырга кадәр җиренә җиткерү

- идеяне тану (признание).

Иҗат кешеләренең идеяләрен тормышка ашыруда экспертлар ярдәмгә киләк. Алар - Казанның төрле коллективлары җитәкчеләре, кино,театр һәм оригиналь жанр өлкәсендә танылган кешеләр.

Сер түгел, Россиянең 10 шәһәрендә Константин Хабенскийның мәктәп укучылары өчен иҗади үсеш студияләре 8 ел дәвамында эшли. Бүген аларның һәрберсе үзе өчен җавап бирә ала, тамашачыга үз йөзен күрсәтә ала.

"АРТХАБ" резиденты булыр өчен нишләргә?


1. 16 яшьтән өлкәнрәк булырга


2. Кино, театр, оригиналь жанр өлкәсендә үз идеяң булсын


3. Резидент булыр өчен гариза тутыр


4. Аннары синең белән очрашып, ничек эшләү турында сөйләячәкләр


5. Әлбәттә, бу бушлай булмый. Инфраструктура белән куллану, интернет аша эшләү өчен - резидентларның һәрберсе өчен минимь сумманы түләргә кирәк булачак.


6. Студент булсаң, сиңа өстенлек бирелә.


"АРТХАБ"та елына 3-5 сыйфатлы проект эшләргә җыеналар. Шулай ук белем бирү проектлары да булачак. Ноябрь ахырында арт-хакатоннар үткәрәчәкләр. "Окно" студиясендә актерлык осталыгына өйрәнергә мөмкин булачак. Шимбә-якшәмбе көннәрендә "АРТХАБ" бинасында "Сдвиг" театры спектакльләрен карап була. Әгәр татар яки чуаш телләрендә спектакль куярга яки кино төшерергә телиләр икән, тел, мәдәният буенча чикләүләр булмаячак.

Әгәр син үзеңнең иҗади идеяң белән янып торасыз икән, син "АРТХАБ" мәйданчыгына рәхим итә аласың.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев