Логотип Идель
Бу – тема!

"ЯЛКЫН" КУНАГЫ - ХӘТЕРНЕ ЯХШЫРТУ ТРЕНЕРЫ

Өй эшен яхшылап истә калдыру, инлиз теленнән сүзләр ятлау... Боларның барысы да сиңа таныш. Ләкин кайвакыт гади генә текстны өйрәнү яки яңа сүзләрне истә калдыру синең өчен башкарып чыга алмаслык эш булып тоеламы? Димәк, сиңа хәтереңне "үстерергә" кирәк. Ә бу – бик җиңел икән. Моны безгә махсус белгеч дәлилләп күрсәтте. «Ялкын» хәбәрчесе белән уздырган тәҗрибә вакытында ишетеп торган бөтенләй өйрәнмәгән телдәге яңа сүзләр әле дә хәтеребездә. Редакциябез белән ничә көн инде шаккаттып йөреш! 
! Безнең хәтернең мөмкинлекләре чиксез.

«Удивительные люди»да шаккаттырган


«Россия-1» телеканалының «Удивительные люди» тапшыруын карап барсаң, димәк, син бу кешене, һичшиксез, белергә тиешсең. Хәтерне яхшырту буенча Василий Захаров жюри әгъзаларын үзенең сәләте белән шаккаттырган. Ә бүген хәтерне яхшырту ысулларына без сине өйрәтәбез.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=DUqWTf1w5ww[/embed]

– Әлбәттә, тапшыру алдыннан мин бик нык дулкынландым. Алып баручы минем исем-фамилияне әйтүгә үк, бераз каушадым. Тик үз-үзеңне "үстерү", хәтер сәләтен арттыру белән күптәннән шөгыльләнәм. Шуңа да мин игътибарны дулкынлануга түгел, ә энергиямне рәхәтлек алу дулкынына салып җибәрдем, – дип сөйләде Василий безгә.

Нәрсә ул мнемотехника?


2011 елда Василий профессия сайлау алдында кала. Җәмгыятькә дә файдалы булган, үзенә дә рәхәтлек китергән эшне сайларга кайсыбыз теләми?! Ул вакытта Казанда сирәк булган тиз уку курсларын башлап җибәрә. Аннары 2015 елда хәтерне яхшырту техникасына өйрәтә башлый.

– Беренче чиратта, кешене үз хәтереннән файдалана белергә өйрәтү мөһим. Мин өйрәтә торган мнемотехника мәгълүматны оператив хәтердән озак саклый торган хәтергә җибәрә. Безгә яңа мәгълүмат килеп ирешкән очракта без аны оператив хәтергә салып куябыз. Безнең жесткий диск дигән әйбер дә бар бит. Анда син һәрвакыт куллана торган мәгълүмат саклана. Оператив хәтердә исә берничә минут истә кала торган мәгълүмат була. Алар хәтернең жесткий дискына үзеннән-үзе кереп урнаша, яки син аңлы рәвештә беренче тапкырдан шушы мәгълүматны исеңдә калдырасың. Хәтерне үстерү – яңа сүзләрне, бүгенгә эшлисе эшләр исемлеген хәтернең даими резервына күчереп барырга мөмкинлек бирә.


! Кешенең хәтере һәрберсендә 4 терабайт күләмендәге мәгълүмат булган 10 000 җайланмадагы мәгълүматны сыйдыра ала.

Мнемотехника – ул образлы хәтер. Кирәк булган мәгълүматны син шунда ук ятлый аласың. Моның өчен яңа мәгълүматны хәтереңдә булган башка образлар белән тоташтырып кара. Ягъни яңа мәгълүматны искесе белән тоташтыру җепләрен – ниндидер образларны эзлә. Вакыт узган саен бу образлар юкка чыга бара. Әмма син истә калдырырга теләгән мәгълүмат хәтердә кала.

Дәрес хәзерләгәндә, ничек барысын да истә калдырырга?


Җөмләләрне бер образга тоташтырырга кирәк.

Беренче 10 җөмләне истә калдырып, шуннан бер картинаны күз алдына китер.

Аннары киләсе 10 җөмлә белән тагын шулай ук эшлә.

Ахырга таба шушы бер тексттагы 3 картинадан тулы бер зур картина пәйда була. Шуның буенча син мәгълүматны истә калдырдың дигән сүз.

Физика, химия, биология (ягъни техник мәгълүматны) истә калдыру өчен дә образлар белән эшләргә кирәк.

Физика яки химия формулаларын ятлаганда, аны теге яки бу әйбергә охшатып истә калдыр.

Бәлки, бу формула ниндидер болытка охшагандыр?

Шулай ук хисләр (тәм, күрү сәләте, ис, эмоция) ярдәмендә дә образлар тудыра, ягъни мәгълүматны истә калдыра аласың.

Ни өчен безнең хәтеребез елдан-ел начарая бара?


Мәгълүматның күп булуы аркасында. Бу исә тизрәк аруга, игътибарсызлана башлауга китерә.


Үз-үзеңне мәҗбүр итмичә генә чит тел сүзләрен ятларга?


(Француз теле мисалында)


Бу метод ярдәмендә ятланган сүзләрнең 80-90 проценты истә кала. Бары тик хәтердә калдыру һәм кабатлау техникасын дөрес кулланырга кирәк.

Сүзгә һәм аның әйтелешенә карыйбыз: йөгерергә – courir [курир]

Бу сүзнең нәрсәгә охшаганлыгына игътибар итәбез: рус телендәге «курьер» cүзенә охшаган

Бу тамыр белән бәйләнешле сүзләрне табарга мөмкин.

Беренче ассоциация иң уңышлы була.

Иң беренче булып башка килгән әйберне ал. Бу ассоциация шушы сүз белән бәйле булырга тиеш. Мисал өчен, син роллыга заказ бирдең. Курьер йөгерә-йөгерә синең заказыңны сиңа китереп бирә. Менә, [курир] – «курьер», ягъни образ белән әйтсәк, курьер йөгерә килеп чыга. Ягъни французча «йөгерү» сүзен искә төшергәндә, син роллыны сиңа чаба-чаба алып килүче курьерны күз алдыңа китерәсең. Һәм башыңда [курир] сүзе пәйда була. Менә бит, ничек җиңел!

Чит тел сүзе янына шул ассоциацияне язып куярга: «курьер» сүзен язабыз

Сузне кабатларга: «курир»

Бу сүз яңа чит телдәге сүзне истә калдыру өчен ачкыч була.
! Синең төп бурыч - күзаллау уенын булдыру. Шул чакта гына сүз җиңел истә калачак.

Кабатлау техникасы:

1. Истә калдырганнан соң, сүзне шул ук шул ук мәлдә кабатларга;

2. Киләсе кабатлау – 10 минуттан соң

3. Аннары – 12 сәгатьтән соң

4. Сүзләрне 48 сәгатьтән соң тагын искә төшер

5. Аннары – 2 атнадан соң

6. Тагын – 2 айдан соң (әгәр сүзләр кабатланмый икән)
! Шуны истә калдырырга кирәк: яңа сүзләрне беренче тапкыр кабатлаганнан соң, тагын яңа сүзләр өйрәнергә кирәкми. Башны ял иттерергә кирәк.

Шулай итеп, атнага рәхәтләнеп 50 яңа чит ил сүзен ятлап була дигән сүз бу! Бу ысуллар сиңа файдалы булгандыр, дип ышанабыз!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВА фотолары һәм видеосы

24.10.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев