Логотип Идель
Бу – тема!

ХӘТЕРЕМ НАЧАР. НИШЛӘРГӘ?

Кеше ишеткән мәгълүматның 20 минут эчендә 30%ын, ә ярты сәгатьтән 50%ын оныта. Ә бит хәзерге һәр җирдән мәгълүмат ташып торган вакытта хәтернең дә бик шәп булуы кирәк. Ә хәтерне яхшыртып була, дуслар! Ничек икәнен хәзер сөйлибез! Бу бик гади!

1. Иң үтемле чаралар


Кроссворд, телдән кушу-алу, логик мәсьәләр чишү, шигырь ятлау, чит телләр өйрәнү – баш миен эшләтә һәм хәтерне яхшырта торган иң шәп ысуллар.

2. Виноград согы


Әгәр рационга әлеге сокны кертсәгез, хәтер 20%ка яхшыра. Аның составында баш миен яшәртә торган антиоксидантлар бар.

3. Физик активлык


Йөгерүме ул, биюме, әллә гадәти урам буйлап йөрүме – тәнгә файдалы нәрсәләр хәтерне дә яхшырта. Мондый активлык баш миенә кислород килүенә китерә.

4. Кычкырып кабатлау


Берәр нәрсәне кычкырып кабатласаң (мәсәлән, телефон номеры, адрес, исем), ул яхшырак истә кала.

5. Йокы


Яхшы йокы – ярты сәламәтлек. Йокылары туйган кешеләр, гадәттә, озаграк яши. “Йокысы туйган” организм мәгълүматны 2 тапкыр яхшырак кабул итә.

6. Релакс


Медитацияме ул, йогамы, массажмы – игътибарны тупларга ярдәм итә.

7. Күзләргә гимнастика


Һәр иртә саен 30 секунд дәвамында күзләрне бер яктан икенче якка йөртсәң , хәтер 10%ка яхшыра. Бу – факт.

8. Ассоциацияләр


Истә калдыруның иң яхшы чарасы – ассоциацияләр.  Билгеле бер мәгълүматны үзләштергәндәге исләр, төсләр һ.б. аны яхшырак истә калдырырга ярдәм итә.

9. Туклану рәвеше


Сәламәт һәм дөрес туклану хәтерне яхшыртуда зур роль уйный. Караҗиләк (черника), брокколи, шпинат, чикләвек, цитруслылар, чөгендер, караҗимеш, йөзем – әлеге исемлектәгеләр бигрәк тә. Омега-3, ягъни балык маен куллану да файдага гына булачак.

10. Витаминнар


Биредә В витамины беренчелекне бирми. Организмда В12 җитмәү хәтернең начараюына китерә (балык, ит, йомырка да бар). Шулай ук атеросклероз булмасын өчен май, маргарин, атланмай ашауны киметү кирәк.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев