Логотип Идель
Бу – тема!

ХӘЛӘЛ ТӘМ-ТОМ

Билгеле булганча, Ислам дине туклануга карата үз таләпләрен куя. «Хәләл» һәм «хәрәм» төшенчәләре чынлыкта киң өлкәләрдә кулланылсалар да, без аларны беренче чиратта ризык белән бәйлибез. Күпләр хәләл туклану ит ризыклары белән генә чикләнә дип уйлый. Ләкин чынлыкта дин тарафыннан тыелган яки куллану киңәш ителмәгән ашамлыклар исемлеге дуңгыз, ерткычлар итеннән генә тормый. Без яратып ашый торган шоколад, конфет, тортларның да кайберләре хәләл дип табылмаска мөмкин.

Сүз спирт, ром, ликер кебек өстәлмәләр салып әзерләнгән тәм-том турында бара. Эш шунда ки, кондитерлар еш кына тәмне яхшырту, камырга нинди дә булса өстәмә сыйфатлар бирү һәм башка максатлар турында кайгыртып, ризыкка Ислам дине рөхсәт итми, хәрәм дип саный торган сыеклыкларны сала. Этил спирты – исерткеч матдә, ә Исламда исерткечләр, булсын зур күләмдә, булсын аз күләмдә, алар тыелган.

Ләкин безнең күбебез тәмлетамак бит инде. Шәригать таләпләренә каршы килмәс өчен нишләргә соң? Чираттагы шоколад-конфет порциясен алып кайтыр өчен кибеткә чыккач, кап-тышлыклардагы язуларны игътибар белән укы. Без составны эзлибез. Әһә! Вино, ликер, ром яки спирт бар икән, булды, бу ашамлыкны алма, кибеттә калдыр.

Дөрес, бу мәсьәләгә карата башкачарак фикердә торучылар да бар. Кайбер галимнәр һәм дин әһелләре, исерткеч матдә бик аз күләмдә булганга, аның зыяны юк, дигән фикердә торалар. Бу очракта бер генә киңәш: “Шикләнгән нәрсәдән читтә тор” принцибын кулланыгыз. Шикләнәсез икән, калдырыгыз. Бәладан баш аяк, кыскасы.



Тәмле ризыкларның желатинлылары да була бит әле. Аны кайбер йогуртларга, желе һәм кремнарга, кайбер туңдырмаларга өстиләр. Желатинны сөяк һәм тиредән ясыйлар, шуңа күрә кайбер очракта ул хәрәм була ала. Шуңа күрә дә желатинлы тәм-томнан читтә тору хәерлерәк булыр.

Кибеттән алган ашамлыкларның составында данлыклы “Е...”ларны күргәнегез бардыр инде. Аларның кайберләре хәләл булмаска мөмкин. Мәсәлән, E120 – кармин буяткычы. Ул ризыкка кызыл төс бирә. Күпчелек очракта галимнәр аны хәрәм дип таный. Мондый төр азык өстәмәләре исемлеге белән Интернетта танышырга мөмкин.

Айдар ШӘЙХИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев