Логотип Идель
Бу – тема!

ГҮЗӘЛЛЕКНЕҢ СЕРЕ ЯУЛЫКТА!

«Хатыннарга охшарга теләгән ирләрне һәм ирләргә охшарга теләгән хатыннарны Аллаһы Тәгалә ләгънәт кылмыштыр», – дигән Пәйгамбәребез (с. г. в.) (Тирмизи Мухтар әл-Әхәдис: 119). Соңгы вакытта барган глобальләшү галәмәте исә бигрәк тә хатын-кызларга аеруча нык кагылды: сыланып торган күлмәк-чалбарлар, ачык киемнәр... Ә бит Аллаһы Тәгалә йөзе, куллары һәм аяк табаннарыннан тыш, хатын-кызга тәненең һәрбер җирен каплап йөрергә куша.

«Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә «Әгъраф» сүрәсенең 26нчы аятендә: «Без кешеләргә кием бирдек, ул кием белән алар оят җирләрен капларлар», ди. Шулай ук «Без әле аларга үзләре күрми торган кием дә бирдек, тәкъвалык киеме бирдек, әгәр алар аңласалар, бу киемнәре алар өчен бигрәк тә хәерлерәк», – дип әйтә. Шушы аятьтән күренгәнчә, адәм баласының киеме оят җирләрен каплау өчен бирелгән, чөнки Аллаһ Раббыбыз кешеләрне акыл белән зиннәтләп, хайваннардан өстен куйды һәм адәм баласының хайваннардан өстен сыйфаты – ояла белү сыйфаты», – ди үзенең вәгазендә Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Чәчләребез гаурәт җиргә кергәнен онытмаска кирәк, кызлар. Без исә аларны матур һәм уңайлы итеп каплап йөрү ысулын сезгә тәкъдим итәргә булдык. Бу җаваплы эштә безгә Уразбахтина Рәзилә Фаил кызы ярдәмгә килде.   

1. Беренче эш итеп чәчне өскә җыябыз һәм беркетәбез. Аннары махсус башлыкны  киябез.

2. Образыбызны исә 2х1 метрлы шифон палантин белән ясыйбыз, шулай ук атлас яки башка тукымадан эшләнгән яулыкны да кулланырга була. Палантиныбызны очыннан тотабыз һәм башлыкны капларлык итеп бераз авыштырып йөзебез уртасына салабыз,  энә белән беркетәбез.

3. Калган өлешен баш артыннан тигез итеп әйләндереп киләбез һәм йөзебезнең урта өлешенә кадәр җиткәч, капма-каршы якка авыштырып, палантиныбызның әле генә беркетелгән очына эләктерәбез. Шушы гамәлне 4-5 тапкыр башкарабыз.

4. Палантинның аскы өлеше килбәтсез булып асылынып калмасын өчен, аны бер якка җыябыз һәм янәдән энәләр белән эләктереп куябыз.  

5. Образыбызны тагын да тулыландырып җибәрү өчен уң якка бизәк беркетәбез һәм палантинның калган өлеше белән муенны каплыйбыз.

6. Шулай ук тагын бер нәкъ шундый палантинның кыл уртасын табып, баш артына беркетәбез һәм ике башын алга чыгарып кисештерәбез дә артка чыгарып янә энәләр белән беркетеп куябыз. (Бу очракта муен өлешен каплаган беренче палантинның артык өлеше тулысынча башка беркетелеп бетәргә тиеш.)

Бу образны гади көннәрдә дә, бәйрәмнәр вакытында да кулланырга була. Шуны онытмыйк: яулык гаурәтне каплап кына калмый, ә хатын-кызның барлык матурлыгын һәм нәфислеген дә ачып бирә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев