Логотип Идель
Бу – тема!

ГҮЗӘЛ СӘГЫЙТОВА: «МАКСАТЫБЫЗ – ЭШ КҮРСӘТҮ ТҮГЕЛ, ФАЙДАСЫ БУЛСЫН ӨЧЕН ТЫРЫШАБЫЗ»

Казан шәһәренең Башкарма комитеты Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Казанда узачак проектлар белән таныштырды.   

Бүген матбугат конференциясе кысаларында Казан шәһәренең Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре журналистларны Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Казанда узачак проектлар белән таныштырды.   

Хәзерге вакытта инде 3 проектка старт бирелгән. «Апрель – Тукай, татар шигърияте ае булганга күрә, татар теленә багышланган проектлар белән башлап җибәрдек. Алга таба башка телләргә дә багышланган файдалы проектлар булачак», – дип белдерде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән бәйгеләрнең берсе – «Үз телем». Аның максаты – яшьләрне татар телен өйрәтү буенча проектлар уйлап табуга этәрү. Бәйгедә 35 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Җиңүчеләргә исә проектларын тормышка ашыру өчен грант биреләчәк. Гомуми приз фонды 1 миллион сумны тәшкил итә. Проектның авторы һәм иганәчесе – депутат Рөстәм Рамазанов.

 Шулай ук «Саумы, Казан!» хикәяләр бәйгесе дә башланып китте. Бәйгегә татар һәм рус телләрендә язылган иҗат эшләре кабул ителә. Казан турындагы истәлекләргә, риваятьләргә таянып, яки шәһәребездә яшәгән шәхесләрнең тормышына, үз хатирәләреңә таянып, әсәр иҗат итәргә кирәк. Бәйге ике яшь категориясендә үткәрелә (18 – 35 яшь;   35 яшьтән өлкәнрәкләр). 1 урынга – 80, 2 урынга – 50, 3 урынга 30 мең сум күләмендә акчалата премия каралган. Иң яхшы хикәяләрне туплап, китап чыгару да күздә тотыла.

Шушы көннәрдә тагын бер файдалы проектка да старт бирелгән. 2021 елның 5 апреленнән алып, 7 маена кадәр Казан шәһәренең Башкарма комитеты Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен татар теле курслары уздыра. Әлеге вакыт аралыгында кунакханә, туклану урыны, сәүдә нокталары хезмәткәрләре бушлай татар теле кагыйдәләрен үзләштерә, грамматика һәм лексика буенча белемнәрен ныгыта. Дәресләрне Иннополис мәктәбендә татар телен укытучы Альберт Сәмигуллин алып бара. Әлеге курс онлайн режимда оештырыла. Курс 10 дәрестән тора. Ул тәмамлангач, интенсив укучылары тест тапшырачак. Аны уңышлы узучыларга квалификацияне үстерү таныклыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының сертификатлары биреләчәк. Шуны да искәртеп узарга кирәк: интенсив тәмамлангач, курс барышында яздырылган видеолар univer.tatar сайтында курс буларак чыгачак. Биредә аны теләгән һәр кеше үтәргә мөмкин.

«Әлбәттә, мондый проектлар бер ел гына дәвам итмәячәк. Максатыбыз – эш күрсәтү түгел, файдасы булсын өчен тырышабыз», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев