Логотип Идель
Бу – тема!

ГЫЙНВАР БӘЙРӘМНӘРЕНӘ ПЛАННАР

Яңа еллар белән сине! Безне озын ял көннәре көтә. Әлеге вакытны файдалы һәм күңелле итеп уздыру өчен бездән берничә тәкъдим бар.

1. Спорт.

Бу бәйрәмнәрдә үзеңне көн дә 10 минут булса да спорт белән шөгыльләндерергә күнектерергә мөмкин.

2. Җәяү йөрү.

Җәяү йөрү бик файдалы. Өстәвенә күңел дә күтәрелә.

3. Начар гадәттән арыну.

Берәр начар гадәттән арыну өчен бу яллар менә дигән вакыт булачак. Стресс юк, якын кешеләр янәшә – моннан да яхшырак шартлар була аламы?

4. Якыннар белән күрешү. Бер дә булмаса, шалтыратып сөйләшү. Вакытны якыннарың янында уздырудан да зуррак бәхет бармы икән ул?

5. Яхшылык кылу. Моңа сәдәка бирү дә, әбигә юл аркылы чыгарга ярдәм итү дә керә. Хәтта дустыңа бүләк бирү дә.

6. Җыештыру.

Өйне җыештырганда баштагы уйлар да тәртипкә килә.

7. Көндәлек алып бара башлау. Көндәлек алып бару фикер тупларга, язу күнекмәләрен яхшыртырга ярдәм итә. Әлеге эшне гыйнвар башында башлап җибәрсәгез оттырмассыз. Чөнки күпләр моның өчен нәкъ менә яңа ел башланганын көтә.

8. Сериал карау. Моның бернинди ояты да юк. Тагын кайчан берәр сериал карау өчен шуның кадәр вакыт була әле?

9. Яңа һөнәргә өйрәнү. Бу яңа уен коралында уйный башлау да, рәсем ясау да, чигү дә була ала.

10. Кар атыш уйнау, чаңгы, тимераякта йөрү. Кыш та, Яңа ел да елга бер генә килә. Тәмен белеп калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев