Логотип Идель
Бу – тема!

ГЫЙНВАР: БӘЙРӘМНӘР ДӘВАМ ИТӘ...

Гыйнварның яртысыннан аз гына күбрәге калып бара, дустым. Шушы калган ике атнада нинди күңелле һәм кызыклы бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә була икән?

14 гыйнвар – Яңа елның беренче көне


Иске Яңа ел белән, дустым. Әгәр дә син 31 декабрь көнне Яңа ел бәйрәм итүне чын-чынлап бәйрәм итмәгәсең, яки тагын бер кат бәйрәм хисләре кичерәсең килә икән, 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төн – синең өчен бер дигән мөмкинлек. Һәм 14 гыйнвар көнне яңа елның беренче көне итеп хис итәргә сиңа берәү дә комачаулый алмас. Яңа ел белән!

Ни рәвешле бәйрәм итәргә: укырга килгәндә бәйрәм кәефен онытмаска, бар кешене дә Яңа ел белән котларга.

15 гыйнвар – Википедия көне


Нәрсә генә кирәк булмасын – Википедиядә барына да җавап табылыр. Статистика күрсәткәнчә, интернетта эзләгән һәр нәрсәнең якынча 50%ына Википедиядән мәкалә эзләү нәтиҗәләренең беренче урынында күрәсәтеләчәк. 303 тел, 30 млн нан артык мәкаләр, дөньяның иң еш карала торган сайтларның берсе – котлыйбыз, Википедия!

Ни рәвешле бәйрәм итәргә: эшләп. Википедиягә татарча мәкалә кертү, яисә булганнарын төзәтү – иң яхшысы.

20 гыйнвар – Халыкара кар көне


Гыйнварның соңгы якшәмбесе алдыннан килә торган якшәмбе Бөтендөнья чаңгы спорты федерациясе тарафыннан Халыкара кар көне дип игълан ителгән. Бу бәйрәм кышкы спорт төрләре көне буларак уздырыла. Кышкы спорт төрләре белән кызыксынуны арттыру, сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән әлеге бәйрәмнең шигаре: “Ләззәтләнергә, танышырга һәм татып карарга!”

Ни рәвешле бәйрәм итәргә: чаңгы, тимераяк, тюбинг, чана шуарга, Кар бабайлары әвәләргә, кардан штаб, дивар корырга, әлбәттә, кар атышып уйнарга!

21 гыйнвар – Кочаклашулар көне


Кочаклашулар көнен ел дәвамында 3 тапкыр бәйрәм итәргә була: 21 гыйнвар (АКШ һәм дөнья буйлап), 4 декабрь (Көнбатыш Европа) һәм 9 августта (Япония). Бу көнне хәтта таныш булмаган кешеләрне дә килеп кочарга мөмкин. Кочаклашулар салкын тидермәскә, иммунитетны ныгытырга, күтәренке кәеф булдырырга, гомумән, сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә икән.

Ни рәвешле бәйрәм итәргә: барын да кочаклап йөрергә! Тик укытучылар һәм бигрәк тә мәктәп директоры белән сак кылана күр, дустым.

28 гыйнвар – Мәгълүматларны саклау көне


Социаль челтәрләрдә үзең турында нинди мәгълүматларны күрсәтергә мөмкин, банк картлары белән дөрес файдалану, төрле челтәрләрдә үзеңне ничек тотарга, интернеттагы тормышның саксыз итү һ.б.ш. мәсьәләләр ХХI гасырда үтә актуаль булып күренәләр. Нәкъ менә шуны истә тотып, 2007-2009 елларда 28 гыйнвар Мәгълүматларны саклау көне дип игълан ителә дә. 48 илдә билгеләп үтелә торган бу дата акрынлап дөньяның иң мөһим бәйрәмнәренә дә әйләнергә мөмкин, минемчә.

Ни рәвешле бәйрәм итәргә: социаль челтәрләрдәге аккаунтлардагы шәхси мәгълүматларны мөмкин кадәр кимет, фотоларны да бик саклык белән урнаштыр. Банк картасы белән аккаунтларың, шәхси электрон почта тартмаларының парольләрен катлауландырып үзгәрт (моны даими эшләп торырга кирәк).

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев