Логотип Идель
Бу – тема!

«ГУДСЕРФИНГ»: МАЛЬДИВ УТРАУЛАРЫНАМЫ, ӘЛЛӘ ЕРАК ТӨНЬЯККАМЫ?

«Гудсерфинг» турында ишеткәнең бармы синең? Юк икән, димәк, бу язманы укып чыксаң, волонтерлык туризмының барлык мөмкинлекләре турында белә аласың дигән сүз. Аның турында проект җитәкчесе Илья Попов сөйли. Ул хәзер – IT-парк бизнес-инкубаторы резиденты.

Дөнья буйлап сәяхәт иткән вакытта игелек тә кылып була. Һәм, үзебезчә әйтсәк, бу берьюлы ике куянның койрыгын тоту, дип аталачак. «Гудсерфинг» – бу максатның икесен дә тормышка ашырырга ярдәм итә торган программа.

«Гудсерфинг» – глобаль онлайн-сервис. Аның ярдәмендә сәяхәтчеләр волонтер проектларында яки фәнни экспедицияләрдә катнаша ала. Бу тыюлыклар, археологик һәйкәлләр, туристик станцияләр, фермалар, хостеллар яки башка җирләрдәге эш булырга мөмкин. Волонтерларны кабул итүче як төрле күнекмәләре булган квалификацияле волонтерларны җәлеп итә.

[caption id="attachment_24897" align="aligncenter" width="604"] Кырымдагы археологик экспедиция[/caption]

Шушы проектны булдыру идеясе, баксаң, археологик казу эшләрен алып барганда, килеп чыккан. Студент елларында Илья Попов үзе дә волонтер проектларындагы мондый экспедицияләргә еш йөргән. Азрак вакыт узгач, егетнең бу юнәлештәге бик күп дуслары, төрле мәгълүматы барлыкка килә. Һәм, әлбәттә, ул боларның барысын да яшереп ятарга түгел, ә алар белән бүлешергә тели.

Шулай итеп, 2013-2014 елларда Илья дуслары белән бергә «Вконтакте» социаль челтәрендә махсус төркем булдыра. Бу битне алар берничек тә «раскручивать» итми, бары тик башкаларга кызыклы булган мәгълүмат белән бүлешә. Бераздан, аңа карата башкалардан кызыксыну артканы да сизелә. Шуңа төркемне булдыручылар да бастырылган язмаларга җаваплы карый башлый, тематиканы тирәнтен өйрәнә, Рус география җәмгыяте белән элемтәләрне ныгыта.

Соңыннан, алар үзләренең «Вконтакте»дагы төркемнән аерым социаль проект буларак үсеп чыкканнарын аңлый. Бер ел элек «Гудсерфинг» сайтын булдыра. Аның тест версиясен ясагач, шул ук көнне 1000нән артык кеше үз контактларын калдыра. Җитмәсә, «Гудсерфинга» битләре Facebook һәм Instagramда да барлыкка килә.

[caption id="attachment_24893" align="aligncenter" width="1180"] Шри-Ланкадагы волонтер проекты[/caption]

Гудсерфингта катнашу нинди мөмкинлекләр бирә?


– Мин казу эшләреннән башлаган идем. Бу миңа, профессиональ тарихчы буларак, кызыклы булды. Син гадәти турист буларак походка яки сплавка барсаң, бу – бер эш. Шул вакытта ниндидер файдалы эш башкарып, башкаларга булышсаң, монысы инде бөтенләй башка юнәлеш. Җитмәсә, яңа кешеләр белән танышу, тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә бар, – ди Илья.

Мисал өчен, Архангельск өлкәсендә чиркәүләрне торгызу эшләре белән шөгыльләнүче егетләр булган. Алар авыллар буйлап йөреп, балта остасы эшенә өйрәнә, тарих, архитектураны яхшылап өйрәнә. Җитмәсә, волонтерлык экспедицияләрендә катнашу экономияләргә мөмкинлек бирә. Кайчагында оештыручылар кайбер чыгымнарны – мисал өчен, ашау һәм түләүне – үз өстенә ала.

[caption id="attachment_24894" align="aligncenter" width="1180"] Никарагуада 2500 ташбаканы коткарганнар[/caption]

«Гудсерфинг»ның беренче проекты нинди була?


Ул – 2007 елдагы Тувада уздырылган бик масштаблы «Пор-Бажын» проекты. Рус география җәмгыяте дә шуннан соң гына пәйда була. Шушы проекттан соң Ильяның төрле шәһәрләрдән дуслары барлыкка килә. Алар белән ул әле дә аралашып тора.

Егет «Пор-Бажын»нан соң Непалга волонтер булып бара, Зөя шәһәрендәге казу эшләрендә, Красноярск краендагы «Кызыл-Курагино» һәм Тувада археологик экспедициядә катнаша. «Кызыл-Курагино»да ул, үзе әйтүенчә, бик шәп кешеләр – Нәргиз Айтуганова, Диана Шакирова, Владислав Леднев белән таныша. Бу очрашуда шунысы ачыклана: бу яшьләрнең барысы да бер идеологияне уртаклаша, бер максат-бурычлар белән яши икән. Соңрак Нәргиз «Гудсерфинг»ның булдыручыларның берсе була.

[caption id="attachment_24895" align="aligncenter" width="1180"] Кубана-2014 проекты катнашучылары[/caption]

«Гудсерфинг»та тәкъдим ителгән иң кызыклы һәм гадәти булмаган вакансияләр нинди булган?

​ Тәкъдимнәр арасында волонтерларга Мальдив һәм Сейшель утрауларына бару мөмкинлеге була. Анда ирекле булышчылар диңгез ташбакаларының йомыркаларын коткарырга кирәк булган.

​ Бервакыт Ерак Төньяктагы милли паркка волонтерлар таләп ителгән. Ике атна буе кыш көне палаткаларда яшәргә кирәк булган. «Гудсерфинг» егет-кызлары моңа беркем дә ризалашмаячак, дип уйлый. Тик сайтка вакансияне урнаштырганннан соң, шунда ук 2 кыз элемтәгә керә.

​ Командор утрауларына да кызыклы сәфәр була. Аны Рус география җәмгыяте финанслый. Волонтерлар Медный дип аталган, кеше яшәмәгән утрауга эләгә. Ә бу җиргә мөстәкыйль рәвештә барып булмый. Анда баручы волонтерларның төп бурычы гади була: хайваннарны санау һәм җәнлекләр сукмакларын тикшерү.

[caption id="attachment_24896" align="aligncenter" width="604"] Көнбатыш Африкадагы хәйрия проекты[/caption]

Нинди генә сәфәр булмасын, аларның һәрберсенә барырга теләүче табыла икән! Син дә, волонтер булып, дөньяның теләсә кайсы җиренә барырга теләсәң, «Гудсерфинг» социаль сервисының сайтыннан бел!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Язманы әзерләгәндә IT-парк матбугат хезмәте мәгълүматлары кулланылды
Фотолар «Гудсерфинг»ның «Вконтакте» социаль челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев