Логотип Идель
Бу – тема!

ГТО: Ә СИН ӘЗЕРМЕ?

«Готов к труду и обороне!» сүзләре Совет заманыннан килгән искелек калдыгы түгел! Алар бүген дә – трендта. Чөнки ГТО нормаларын тапшыру популярлаша. 3 ел эчендә генә дә Татарстанда ГТО системасында теркәлгән кешеләрнең саны 503 904 кә җиткән. Ә «бик яхшы» билгесенә тапшыручылар берәү-икәү генә түгел, 61 меңнән арткан!

Россиядә ГТО хәрәкәте 2014 елда барлыкка килә. Хәзерге вакытта Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Арча районнары, Яр Чаллы шәһәре беркемгә дә беренчелекне бирми икән. Алар ГТО тапшыру күрсәткечләрен арттырган. Тик Питрәч, Әтнә, Тәтеш, Балык Бистәсе районнарына әле «кызыл зона»дан чыгу өчен тырышырга кирәк.

Татарстандагы ГТО хәрәкәте президенты Эдуард Иванов:

– Бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында ГТО тапшыру буенча ТОП-10лыкка керә. Ләкин без һәрвакыттагыча моның белән генә чикләнеп калырга җыенмыйбыз. Төп максат – беренчелекне яулау.

ГТО системасында 2018 елда нинди яңалыклар булачак?


Россиядә 2018 елдан башлап бу система яңартылачак икән. Шуңа да Татарстан районнары буенча яңа рейтинг төзеләчәк. Система яңартылгач, бәяләнеләчәк критерийлар да үзгәрә. Киләсе елдан алар 24 булачак.

2018 елда:

- «Звезда ГТО» – «ГТО йолдызы» дигән бонус программасы кертелә.

Шушы программа ярдәмендә спорт товарларын һәм хезмәтләрен махсус бонуслар ярдәмендә ташлама белән алып булачак. Программа 2018 елның 1 кварталында эшли башлый.

- ГТО системасында «Электрон көндәлек» барлыкка килә.

- «Билет ГТО» программасы. Аның ярдәмендә ГТО нормаларын тапшыручылар спорт матчларына билетларны бушлай яки арзанрак ала алачак.

ГТО нормаларын физкультура дәресендә түгел!


ГТО ул чемпионат та, Олимпиада да түгел, ул – хәрәкәт. Бу физкультура-спорт нормаларын тапшырып, ГТОның бронза, көмеш, алтын значогын алып була. Бүген Татарстанда шушындый значокка ия булучылар һәм әлеге нормаларны тапшыручыларның 80 проценты – 10-11 сыйныф учылары һәм студентлар. Әгәр олырак сыйныфта укучылар өчен ГТО тапшыру өчен вузга укырга кергәндә, өстәмә балл алу мөмкинлеге стимул булса, кечерәк сыйныфлар өчен стимул булдырырга кирәк икән.

Татарстанда 268-270 мең укучы ГТО нормаларын тапшырырга керешкән. Бу республикадагы барлык укучыларның 70 проценты дигән сүз. Төп кагыйдә дә бар: ГТО нормаларын физкультура дәресендә тапшырырга ярамый. Шуңа да аларны бирү фестивальләре дәресләрдән соң, гадәттә, каникуллар вакытында була.

ГТО тапшырырга теләгән һәр укучы аның махсус порталында https://gto.ru/ теркәлә. Андагы шәхси кабинет, синең исемең кебек, гомер буе сине озатып бара. Мәктәптә укыганда һәркем өч төрле значок алырга мөмкин. Алар яшь категориясе буенча бүленә. Башлангыч, урта, өлкән сыйныфларның һәрберсендә берәр значок алып була икән.

Лариса Сулима, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары:

– Бер ел эчендә генә ГТО нормаларын тапшырып бетереп булмый. Бер көн эчендә бигрәк тә. Медаль артыннан кумасаң, ГТОның барлык нормаларын 2 ел эчендә тапшырып бетерергә мөмкин. Димәк, беренче значокны инде 2нче сыйныфта ук алырга мөмкин. ГТО значогы вузга укырга кергәндә, саналсын дисәгез, моны иртәрәк кайгырта башларга кирәк. Бу киңәш – 10-11 сыйныфларга. Чөнки значокны алу процессы озакка сузыла. Барысы да федераль министрлык аша хәл ителә.

Татарстанның нинди вузы ГТО өчен ничә балл биргән?


Һәр вуз ел саен таләпләрне үзгәртеп, ничәдер балл бирергә, яки бөтенләй бирмәскә мөмкин. Быел ничегрәк булган соң?

Ветеринария академиясе – максимум 5 балл

Казан консерваториясе – максимум 5 балл

Архитектура-төзелеш университеты – максимум 3 балл

Медицина университеты – максимум 1 балл

КАИ – максимум 3 балл

КХТИ – 0 балл

Иннополис университеты – 0 балл

КФУ – максимум 1 балл

Энергетика университеты – максимум 1 балл

КЮИ – максимум 3-4 балл

ТИСБИ – максимум 8 балл

КИУ (ИЭУП) – максимум 6 балл

Кама сәнгать һәм дизайн институты – максимум 3 балл.

Авырттырган җирләр


Казанда ГТО нормаларын тапшыру өчен 4 тестирование үзәге бар. Алар – Үзәк стадион, «Трудовые резервы», «Тасма» стадионнары, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе. Ләкин зур шәһәр өчен бу мәйданчыклар аз. Шуңа да киләчәктә «Ракета» стадионы да ГТО нормаларын итапшыру үзәгенә әвереләчәк.

Татарстан укучылары ГТО нормаларын тапшыру фестивальләрендә еш катнаша. Ләкин «Артек»та узган ярышларда 12нче урынны гына алган алар.

– Мөгаен, безнекеләрнең ату буенча күрсәткечләре начардыр. Моңа физкультура дәресләрендә өйрәтмиләр. Гомумфизик әзерлек, йөзү белән проблемалар юк. Ә җиңел атлетика белән – төрлечә. Кем шөгыльләнә, шуның булып чыга, кем шөгыльләнми – юк, – ди Лариса Сулима.

Тарих битләреннән:

ГТО – ул физик әзерлек программасы. Советлар Союзында ул мәктәпләрдә генә түгел, ә профильле, спорт, профессиональ оешмаларда да эшләп килгән. ГТО программасы дәүләт тарафыннан финансланган һәм патриотик тәрбия бирү системасының бер өлеше булган. Әлеге система озын гомерле булган. Советлар Союзында ГТО системасы 60 ел дәвам иткән. Шушы вакыт аралыгында күп кенә буыннарның тормышына тиз үтеп кергән. Бүген дә 23 еллык «тәнәфес»тән ГТО мәктәпләрдә, вузларга әйләнеп кайтты.

ГТО 20 гасырның 30 елларында барлыкка килгән. Ләкин аңа ихтыяҗ моңа кадәр күптән була. Ул вакытта яшь совет дәүләте яңа кадрларга кытлык кичерә. Революциядән соң бер ел узгач, Үзәк Комитет тарафыннан махсус декрет чыгарыла. Аның ярдәмендә хәрби эшкә өйрәтү мәҗбүри санала. Бу ГТО өчен төп нигез дә булган. Совет заманында ГТОда хәрби спорт төрләренә аеруча нык игътибар бирелә. Чаңгы тактик походлары, гранат ату, атыш аеруча популяр була.

Элек ГТО ничек булган:


https://www.youtube.com/watch?time_continue=22&v=vmMpAGpxobc

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев