Логотип Идель
Бу – тема!

ГРИППКА КАРШЫ ТОРЫРГА ӘЗЕРМЕ? /СОРАУ-ҖАВАП, ИНФОГРАФИКА/

Гриппка каршы прививка ясатуның иң кызган көннәре. Әти-әниләр дә, яшьләр дә үзләрен кыш афәтенә каршы торырга әзерли. Хәзер вакцинацияне хастаханәләрдә генә түгел, урамда да ясатып була. Казандагы метро станцияләре янында да медицина бригадалары һәр теләгән кешегә прививка кадарга әзер.

Грипп – йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Бу авырудан соң өзлегү аркасында пневмония, бронхит, отит, синусит, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килергә мөмкин. Эпидемия вакытында да пневмония белән авыручылар саны 70 процентка арта, ә бронхит белән – 25 процентка.



Әлбәттә, боларны булдырмый калу өчен вакытында гриппка каршы привика ясату да җитә. Гриппның заманча вакцинопрофиликтикасы беренче чиратта иммунизациягә юнәлтелә. Шуңа да Россиянең Сәламәтлек саклау миинистрлыгы 6 айдан өлкәнрәк балалардан башлап һәркемгә вакцина ясарга тәкъдим итә.






Бүген без гриппка каршы вакцинация вакытында бирелә торган иң еш сорауларга
җаваплар тәкъдим итәбез:


Сорау: Грипп профилактикасына каршы барлык вакциналарны нәрсә берләштерә?
Алар барысы да ышанычлы иммунитет булдыра.

Сорау: Алар ничек аерыла?
Кадау ысулы белән. Тере вакцина – махсус дозатор белән, үле вакцина укол белән кертелә.

Сорау: Прививка ясатканнан соң, авырудан саклану кайчан формалаша?
14-21 көннән соң. Ул грипптан 6-12 ай дәвамында саклый.

Сорау: Прививка 100 процент гарантия бирәме?
Моңа бер препарат та тулысынча гарантия бирә алмый. Ләкин вакцинация гриппның катлаулы төрләреннән саклап кала. Хәзерге вакциналар беренче чиратта нәкъ менә грипп вирусларыннан саклап калуга "эшли".

Сорау: Прививка аллергия берә аламы?
Әйе. Температура (38°Ска кадәр), баш авырту, хәл булмау, кадаткан урынның каты булуы. Бу 2-3 көннән үтә. 100 кешенең 8-15ендә аллергия булырга мөмкин.

Сорау: Йөрәктә хроник авыру булса, прививка ясатырга ярыймы?
Ярый һәм кирәк тә.



Сорау: Прививканы беренче чиратта кемнәргә кадатырга кирәк?
Үзәк нерв системасы авырулары, йөрәк патологиясе, үпкә, бөер, эндокрин системалары, иммунодефицитлы кешеләргә.

Сорау: Былтыр кадатсаң, быел кирәкме?
Әйе, чөнки былтыргы вакцинациянең нәтиҗәсе 6-12 айга гына җитә. Шуңа вакцинацияне ел саен уздырырга кирәк.

Сорау: Вакцинаны ел саен бер төрлене кадатыргамы, әллә алыштырыргамы?
Алыштыру мәҗбүри түгел.

Сорау: Прививка ясатыр алдыннан берәр төрле әзерлек чаралары уздыру кирәкме?
Юк, кирәкми.

Сорау: Елына 4 тапкырдан артык салкын тиеп авыручыларга прививка ясатыргамы?
Кирәк. Ләкин прививка авырмаган вакытта ясатылырга тиеш.

Сорау: Авырганнан соң йөткерү калса, прививка ясатырга ярыймы?
Ярый.

Сорау: Эпидемия вакытында прививка кадатырга ярыймы?
Инактив вакцинаны грипп сезоны дәвамында кадатырга ярый.

Сорау: Вакцинация балаларга зарарлымы?
Юк. Ул – иммун системасы өчен кечкенә генә тренировка. Әгәр баланың балалар бакчасына йөри торган апа-абыйлары юк, әти-әниләре тулай торакта яшәми икән, бу очракта прививка кадатмасаң да ярый. Әгәр дә мәктәп йөри торган якын туганы бар икән, прививка, һичшиксез, кирәк.

Сорау: Прививканы кайчан ясатырга?
Иң яхшысы – сентябрь-ноябрьдә.

Сорау: Мәктәп һәм балалар бакчасына йөрүчеләрне кайчан прививка ясатачаклар?
Башта әти-әниләргә хәбәр итәләр. Аларның язмача рөхсәте алынганнан соң, бер көнне прививка бригадасы килеп, вакцина кадый. Әни кеше бу процессны карап та тора ала.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев