Логотип Идель
Бу – тема!

ГРИПП: БЕРНИ БУЛЫШМЫЙ!

Борын тартучылар, кырык-кырык йөткерүчеләр арта башлады. Шуңа күрә грипп һәм салкын тиюдән дәваланырга ярдәм итми торган, әмма без бик яратып кулланган кайбер чаралар турында сөйләшеп алыйк әле бүген.

1нче миф. Вируска каршы препаратлар.


Россиядә аларны эпидемия чорында күпләп алалар. Һәм, гомумән, өлеге төр препаратларга бездә тылсымлы көч итеп  карау гадәте бар.

Тик бу чараларның ни дәрәҗәдә эффектив булуы әлегә кадәр билгеләнмәгән.

2нче миф. Сарымсак.


Әйе, хәзер үзеңне дә, башкаларны да азапламый башласаң да була. Ышанырга кыен, тик сарымсакның чыннан да авырулардан ярдәм итүе расланмаган.

[caption id="attachment_29783" align="alignleft" width="300"] Фото: pixabay.com[/caption]

3нче миф. Медицина маскасы.


Ул бары тик инде авыруны эләктергән кешеләргә генә кирәк. Сау-сәламәт кешегә аны киюдән файда юк.

4нче миф. С витамины.


Ул авырган вакыттагы симптомнары киметергә ярдәм итә ала, әмма салкын тиюдән дә, грипптан да сакламый.

Шулай итеп, инде бу ысуллар да файдасыз булып чыккач, безгә ни рәвешле вирус эләктерүдән сакланырга соң?


1. Һәрдаим кулларны юып йөр.


Авыру ихтималы 20%ка кимер. Шул рәвешле кулларыңнан вирусларны юып төшерерсең. Гел юып тору мөмкинлеге булмаса, кулларың белән йөзеңә кагылмаска тырыш.

[caption id="attachment_29784" align="alignleft" width="300"] Фото: pixabay.com[/caption]

2. Грипптан прививка ясат.


Гади салкын тиюдән ул коткара алмас, ә менә грипп белән авыру ихтималы 60%ка кимер.

3. Авырган кешеләр янында булмаска тырыш.


Вирус  һәм бактерияләр һава аша күчә. Эпиядемияләр чорында кеше күп булган урыннарда йөрмәскә тырыш.

4. Өйне һәрдаим юып, җыештырып тор.


Вируслар 1 тәүлек дәвамында үз көчләрен югалтмый. Шуңа да аларны юып төшерү кирәк. Тузанны ешрак сөрткән саен, идәнне күбрәк юган саен яхшырак.

5. Бүлмәләрне җилләтеп тору кирәк.


Вируслар салкынча, чиста һава кергәндә үләләр.

Сау-сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев