ГРАНДИОЗ ПЛАННАРНЫ НИЧЕК ТОРМЫШКА АШЫРЫРГА?
Планнарың бары тик план гына булып калмасын, дисәң, безнең язманы укы һәм бар теләкләреңне тормышка ашыр!
1. Кечкенә-кечкенә адымнардан башла. Үзеңне бер көндә үзгәртергә тырышма. Җиңүләрең артык зур булмаса да, еш булсын.
2. “Кызыктыргыч”ларны күз уңыннан яшер. Суыткычта ризык мөмкин кадәр аз һәм файдалы булсын. Мөһим эшләр башкарганда телефоныңны читкә алып куй. Комачауламасын. Билгеле бер эшне башкарып чыккач, аны янәдән кулыңа алырсың.
3. Күз алдында стимуляторлар мөмкин кадәр күбрәк булсын. Мисал өчен, сине илһамландыра, яңа максатларга этәрә торган предметлар, плакатлар, язулар булдыр.
4. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. Әгәр иртән торгач, зарядка ясау өчен музыка куярга компьютерга кереп китсәң, озак уйлап торма. Музыканы куй да, чык. Алайса зарядка ясау урынына Интернетта 40 минутка кереп чумарга да була.
5. Үзеңне һәм эшләреңне тәртипкә китер. Иртәнрәк уяну өчен сиңа нишләргә кирәк? Берәр сәбәп уйлап тап.
Уңышлар сиңа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
-
7 января 2026 - 19:07
«ТУКАЙ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ» БӘЙГЕСЕНӘ ӘСӘРЛӘР КАБУЛ ИТӘЛӘР
Нет комментариев