Логотип Идель
Бу – тема!

ГРАМОТАЛЫЛЫКНЫ АРТТЫРУ ӨЧЕН 5 КИҢӘШ

Грамоталы булуның ничек мөһим булуын, ни өчен кирәклеген сөйләп акыл сатып тормыйбыз. Сез аны болай да беләсез. Бүген без грамоталы булырга ярдәм итә торган 5 киңәш белән бүлешәбез.

Беренче киңәш – китап уку

Китап уку иң отышлы һәм иң нәтиҗәле ысул булып тора. Әмма күп кеше китап укудан баш тартып, мәгълүматны радио тыңлап, телевизор карап ала. Анысы да начар түгел үзе, тик алар грамоталылыкны арттырмый шул. Ә менә уку дөрес язарга да, сүзлек байлыгын арттырырга да бик яхшы ярдәм итәчәк. Ни өчен болай була соң?

Китапларда бик күп сүзләр урын ала. Шуңа күрә укыганда без берьюлы әллә ничә файда алабыз: беренчедән, сүзлек байлыгы арта, икенчедән, матур итеп җөмлә төзергә, сөйләшергә өйрәнәбез, икенчедән, сүзләрнең дөрес язылышы хәтергә сеңеп бара. Әле китап укуның тагын бер яхшы ягы бар: төрле өлкәдә белемнәребез арта.

Икенче киңәш – язу

Хатасыз язарга өйрәнәсегез килсә, күбрәк язарга кирәк. М – мантыйк. Әлеге эшкә көненә 30 минут вакытыгызны сарыф итсәгез, хаталарыгызның азайганнан-азайганын үзегез дә сизәрсез. Пунктуацион (тыныш бигеләре) хаталарыгыз да кимер. Тик бер шарт бар: язганнарыгызны әледән-әле тикшереп, төзәтеп барыгыз. Нәрсә язарга? Нәрсә язсагыз да була. Узып киткән көнегез турында, яраткан фильмыгызның эчтәлеген һ.б. Көндәлек алып бару да файдалы.

Өченче киңәш – шикләнгән әйберне тикшерәбез

Берәр нәрсә язганда яки әйткәндә без еш кына: “Тукта, дөрес яздыммы (дөрес әйттемме) соң әле мин моны?” – дип уйлап куябыз. Әгәр шундый шикләрегез туса, мөмкинлек туу белән, Интернетка кереп дөрес җавапны карап чыгыгыз. Моңа вакытны кызганмагыз. Шулай ук сзлекне ачып карап тикшерергә дә була. Әлеге ысул дөрес язылыш һәм әйтелешне яхшы истә калдырырга ярдәм итә. Ни өченме? Нәрсәдә дә булса шикләнгәндә без микростресс тоябыз. Ә нинди дә булса эмоциягә китергән нәрсәләр хәтердә яхшырак истә кала. Шул сәбәпле, шикләрне бетереп, без ул мәгълүматны хәтеребезгә сеңдерәчәкбез.

Дүртенче киңәш – онлайн-серислар кулланабыз

Интернеткка керү мөмкинлеге хәзер һәркемдә диярлек бар. Шуңа күрә аны рәхәтләнеп кулланырга кирәк. Хатасыз язарга өйрәтә, хаталарны тикшереп бара, билгеләр куя торган онлайн-сервислар анда тулып ята.

Бишенчы киңәш – кагыйдәләрне өйрәнәбез

Кагыйдәләрне өйрәнеп утырырга күпләр яратмый. Әмма алардан башка гына да булмый. Көнгә бер кагыйдә өйрәнсәгез, шул җитә. Мисал өчен, бүген бер кагыйдә өйрәнәбез. Аннан аны практикада кулланып карыйбыз. Икенче көнне кагыйдәне искә төшереп, тагын шул темага кагылышлы сүзләрне язып карыйбыз. Өченче көнне бу эшне кагыйдәгә карамыйча гына эшлибез.

Уңышлар сезгә! Әлеге ысулларның көнгә берсен генә кулланып карау да грамоталылыкны үстерү өчен нык ярдәм итә! Ышанмасагыз, үзегездә сынап карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев