ТАТУ: ГОМЕРЛЕК «КИЕМ»

Хәзерге заманда татуировка асоциаль атрибут булудан туктады. Өлкәннәр аларны яшьлек хатасы, тилелек билгесе дип саный, ә яңа буын өчен ул – аерылып тору, үз-үзеңне күрсәтү яки «трендта булу» ысулы.

Борынгы заманда...


Үз тәнеңне бизәү – кешенең иң борынгы иҗади сәләтләренең берсе. Цивилизациянең төрле чорларында тату явыз рухлардан саклану, үз-үзеңне күрсәтү, тормышта булган мөһим вакыйгаларны истә калдыру, хәтта тынычлык, гармония табу символы булган.

Беренче татуировкалар палеолит чорында, дөресрәге, 60 мең ел элек барлыкка килгән. Борынгы чорларда тату билгеле бер магик көчкә ия булган нәсел-ыру билгесе саналган. Хуҗасының характерына тәэсир итә торган аерым энергия бар, дип уйлаганнар борынгылар. Шулай ук ул социаль статусны, үзенчәлекне күрсәткән.

XXI гасырда...


Хәзер татуировка рәсем сәнгатенең бер төре булып тора. Электрга көйләнгән тату-машиналар барлыкка килгәннән бирле һәркемнең тату ясау мөмкинлеге бар. Бу процесс, бер карасаң, мавыктыргыч, ләкин шул ук вакытта бик авырттыра да.

Күпчелек өчен татуировка – бизәк. Еш кына тормышның билгеле бер мөһим чоры белән бәйле. Тормышта яңа этап башлануын белдерергә дә мөмкин. Тик татуировка мөһим һәм уйланылган адым булырга тиеш. Күпләр татуны косметологик максатларда да кулланалар: шрамнарны һәм башка проблемалы җирләрне яшерер өчен, мәсәлән. Тату ясатып хаталанган кешеләрне «коткаручылар» да бар хәзер. Бүгенге көндә татуировкаларны махсус техника ярдәмендә чыгарырга яки тулы кавер-ап ясарга мөмкин.

Дин рөхсәт итәме?


Ислам һәм христиан динендә тату ясау дөрес гамәл түгел дип санала. Бу хакта Коръәндә дә язылган. Аллаһы Тәгалә безгә тумыштан табигый матурлык биргән, һәм тәнне татуировкалар белән «бизәү» Аның иҗатыннан канәгать булмауны аңлата икән. Димәк, кеше үзенең кызыксынуларын Аллаһыдан өстенрәк куя. Димәк, тату ясау гөнаһ.

Сүз уңаеннан, бу «кагыйдә» пирсинг ясауга, бизәнүгә, тырнак буяуга һәм тәннең башка трансформацияләренә дә кагыла. Әгәр дә тәнегездә берәр нәрсәне үзгәртәсегез килә икән, мең кат уйлагыз. Чөнки бу дин ягыннан рөхсәт ителми!

Яшьләр һәм өлкәннәр ни ди?


Татуировкаларга карата һәркемнең үз фикере. Мин үзем татуга нейтраль карашта. Әгәр дә кеше аңа тирән мәгънә салган булса, бер зыянын да күрмим.

Дусларым арасында социаль челтәрдә сораштыру уздырырга булдым. 200 кешедән 72 % татуга уңай карашта икән, ә калган 28 % тискәре мөнәсәбәт белдерде. Күбесе өчен тату берәр нинди вакыйга белән бәйле мәңгелек истәлек, үз-үзеңне күрсәтү ысулы булып чыкты.




Шәрипов Рүзәл, 15 яшь:

Күпләр өчен тәндә татуировка булу төрмәдә утырып чыкканлыкны аңлата. Гадәттә, бу – әти-әниләребез фикере. Ләкин мин моның белән килешеп бетмим. Татуировкаларның шактый уңай яклары да бар. Әйтик, тату нинди дә булса кимчелекләреңне яшерә ала. Үзем дә тату ясатырга хыялланам, әмма аның нинди буласын әлегә төгәл әйтә алмыйм. Бу мәсьәләгә зур җаваплылык белән килергә кирәк, чөнки озак вакыт бер төрле әйберне күрүдән туя торган гадәтем бар.

Гүзәл Әхмәтгәрәева, 23 яшь:

Хәзерге көндә безнең җәмгыятьтә татар кешесенә карата билгеле бер стереотиплар яши. Тик алар актуаль түгел, чөнки бүген без деним киябез, смузи эчәбез, марафоннарда йөгерәбез. Шуңа күрә безгә мондый сорауларда аеруча шәхси киңлек, тән мәсьәләләрендә опенмайд булырга кирәк. Шулай ук тән аша дөньяга карашыңны белдергә мөмкин, чөнки тату ул – аерым бер сәнгать төре. Мәсәлән, мин миллилегемне чагылдырган Сөембикә төшкән тату ясатыр идем. Бәлки, бу артык кыю сүзләрдер, ләкин Фатих Әмирханны да үз вакытында артык европалашуда  тәнкыйтьләгәннәр бит.

Тик тату ясатканчы мең кат уйларга, яхшы останы табарга, медицина ягын уйлап бетерергә кирәк. Бу – җитди адым, һәм аңа әзер булу зарури.

Сәхәбиев Хәбил, 18 яшь:

Минемчә, татуировка ясату ул  шәхси эш. Кемдер аны үзен күрсәтер өчен, кемдер «мәңгелек» истәлек өчен ясата. Ләкин менә кызларга ошар өчен, текә күренер өчен генә татуировка ясаткан егетләрне аңлап бетермим. Минемчә, татуировка ниндидер мәгънәгә ия булырга тиеш. Мин үземә тату ясатмас идем, чөнки Ходай биргән тәнемне бозасым килми.

Булат Мирзагалимов, 18 яшь:

Минем өчен тату ул – сәнгать. Кечкенәдән шул «бизәкләр»гә соклана идем. Үземнең дә җилкәмдә «Whole life in the road» дигән цитата бар. Бу сүзтезмә «Бөтен тормыш – юлда» дигәнне аңлата. Чыннан да, мин тормышымны юл белән чагыштырыр идем. Чөнки бер урында гына утырмыйм, һәрвакыт хәрәкәттә, үземне төрле өлкәләрдә сынап карыйм. Бу сүзләр минем өчен бик мөһим, шуңа күрә беренче татуга шул сүзләрне сайладым да. Киләчәктә минем тагын берничә тату ясатасым килә, чөнки мәңгелек символлар минем өчен мотивация һәм этәргеч булып тора.

Раилә Сәгыйтова, 29 яшь:

– Студент вакытта иптәшләргә ияреп тату ясаткан идем. Әлбәттә, бу адымга барганчы бик озак уйладым, әти-әни белән дә киңәшләшкән идем. Тик тату бик тиз туйдырды. Тәнемдә ят бизәк булуы ошамады.

Рүзилә Нигъмәтуллина, 43 яшь:

Минемчә, тату ул – үз тәнеңне бозу. Табигый матурлыкны төрле сурәтләр белән бизәүне гомумән аңлап бетермим. Моннан кала, ул бит әле тән тиресе өчен дә бик зыянлы. Үземә тату ясатмас идем, балама да аны ясарга рөхсәт итмәс идем. Минемчә, бу – мәгънәсезлек.




Чыннан да, тату – бик җитди адым. Аның өчен кеше психологик яктан әзер булырга тиеш. Балалык, шаукым, мода һәм башка мәгънәсез факторлар аркасында гына бу адымга барырга ярамый. Ә тәннәрендә тату йөрткән кешеләргә исә лояль карарга киңәш итәр идем. Гомумән, татумы, шраммы, әллә башка берәр үзенчәлекме – барыбер, иң мөһиме, кешенең тышкы кыяфәтенә түгел, ә күңеленә игътибар итик!

Айназ Сөләйманова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 февраль 2020 - 09:47
    КОШЛАР КЫШЫН ДА САЙРЫЙ Гөлбәһия ахшам намазыннан соң озак юанмыйча, урын-ястыкларын актара башлады. Бүген иртәдән бирле, кунак киләсе бар кебек, авырайтып торды. Көннең кисәк кенә үзгәрүенең халәткә тәэсиреме?! Шулай дип уйлап та бетермәде, ишек кыңгыравы чыңлады. Ул мендәрен кочаклаган килеш тынып калды.
    3193
    3
    38
  • 14 февраль 2020 - 15:10
    ХӘЕРЛЕ БУЛСЫН СӘФӘР Ярата Рушан шәһәрдән читтәге заказларны. Монда юллар да ярыйсы гына. Шәһәр урамнарындагы кебек чокырлы-чакырлы урыннар аз. Якынлашу белән һәр чатта кызыл күзләрен кабызып көтеп торган светофорлар да юк. Аны-моны уйламыйча, саклыкның ни икәнен дә белмичә юлга атылып чыккан җәяүлеләр дә күренми.
    3034
    1
    18
  • 5 февраль 2020 - 16:42
    МИЛӘШ АЧЫСЫ Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына китеп яшисе килми аның.
    1950
    2
    35

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019