Логотип Идель
Бу – тема!

ГӨЛИНӘ ШӘЙХИ «КИТАП»ка КИЛҮЕ ТУРЫНДА: РАДИОДА ЭШЛӘҮ ТЕЛӘГЕМ БИК КӨЧЛЕ ИДЕ!

Театрдан китеп, радиога күчүе, Альберт Нурминский белән дуслыгы һәм    чак урланмый калуы турында Гөлинә Шәйхи “Ялкын” журналына биргән интервьюсында сөйләде.

– Гөлинә апа, сез шактый яшь булуыгызга карамастан, инде зур дəрəжəгə ирешкəнсез – хәзерге көндə «Китап» радиосының тапшырулар редакторы, шул ук вакытта җырлар авторы да. Сез журналистика һəм иҗат белəн кайчан кызыксына  башладыгыз?

Бик зур дәрәҗәгә ирештем дип әйтә алмыйм, чөнки яулыйсы үрләр әлегә күп. Иҗатка исә балалар бакчасына йөргәндә үк тартыла башладым. Әниемнең Алабугада режиссер белгечлегенә укып чыгуы да моның бер сәбәбе булгандыр. Кечкенә чакта мин кулыма телевизор пульты тотып, туганнарыбызга, әнинең дусларына:  «Мин дә  артист булам һәм театральныйда укып чыккач, концертлар куеп йөрим!» дип хыялларым белән бүлешкәнмен.  Беренче шигырьләремне исә 4 нче сыйныфта  яздым. Безгә әни турында шигырь язып килергә кушканнар иде. Шул чордан башлап, миндә язу теләге артканнан арта гына барды. Беренче җырым 2 нче курста укыганда туды. Шигырь-җырларымның күбесе мәхәббәт турында иде. Беренче җырым  “Сөю бүләк итәм” дип аталды.

– Әтнә драма театрында актриса булып эшлəгəнсез, аннан сон Казанга күченгәнсез. Театрны калдырып, "Китап" радиосына килүегезнең төп сəбəбе нəрсəдə?

– Минем хыялым актриса булу иде, ләкин радиода эшләү теләге дә бик көчле булды. Әтнәгә китәр алдыннан мин Казанда Вилли һәм Альберт Нурминский белән бергә студиядә эшләдем.  Шул чорда миңа сайларга туры килде: я театрга китәм, яисә инде радио-телевидение юнәлешенә өстенлек бирәм. Мин бәргәләндем, кайсы юнәлеш буенча китәргә икән дип бик озак  уйланып йөрдем. Шулай да, театр миңа якынрак кебек тоелды. Ә кире радиога килүемнең сәбәбе исә шәхси тормышыма да бәйле иде, дип әйтергә мөмкин.

– Сез Альберт Нурминский белән эшләдем дидегез. Сез  аның белән, ялгышмасам, авылдашлар, дуслар да бугай әле?

– Әйе, Альберт белән танышуыбыз, дуслыгыбыз чыннан да Норма авылында башланды. Шуннан соң без хезмәттәшләр булдык, ләкин  озак эшли алмадык, мин Әтнәгә киттем. Альберт башта татарча җырласа, соңрак русча җырлар яздыра башлады һәм бик зур танылу алды. Әмма танылса да, үзенең гадилеген югалтмады, йолдызлык чире аны читләтеп үтте.

– Ә сез аны нинди сыйфатлары өчен хөрмәт итәсез?

– Мин аны гадилеге, башкаларны хөрмәт итә белүе, кешелеклелеге өчен хөрмәт итәм. Шулай ук аның мөһим сыйфатларының тагын берсе - ярдәмчеллеге. Белер-белмәс кешеләр ярдәм сорап килсәләр дә, ул аларны кире бормый. Альберт бик тә туганчыл. Ул һәрбер туганын саклап, кадерләп яши.

– Əгəр мөмкинлегегез булса, сез башка шəһəргə яисə илгə эшлəргə барыр идегезме?

– Минем бик тә Баку шәһәренә барасым килә. Ул - минем хыялым. Дөресен генә әйткәндә, мине күбесе татар кызына түгел, ә әрмән кызына охшаталар. Үзем дә ни өчендер күбрәк шушы Дагыстан, Кавказ якларына тартылам. Хәтта, беләсезме, гастрольләр белән Махачкалага баргач, урлап та китә яздылар.

– Менә сиңа мә... Ничегрәк булды ул хәл?

– Кайтып китәр вакыт җиткәч, сувенирлар алырга дип берничә дус кызым белән базарга чыктык. Барыбыз да – яулыктан. Ә  мин, палантин бәйләгәч, бигрәк тә ул як кызларына охшап китәм. Бераз арттарак калган идем, шулчак ниндидер ике  кешенең янымда бөтерелеп йөрүен сиздем. Берзаман алар мине җитәкләп әллә кая алып китә башладылар. Мин аптырашта калдым, үзем нәрсә булганын аңламыйм, кызларны чакырам. Дус кызларым йөгереп килеп, коткардылар.

– Үзегездә булган иң уңай һəм  тискəре сыйфатларны атагыз?

– Мин җаваплы. Һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышам. Бераз кызу канлы кеше булсам да, сабыр итә беләм. Тискәре сыйфатларга килгәндә, миндә бераз ялкаулык бар. Шулай ук ниндидер ситуацияләрдә  югалып калып, эшне нәрсәдән башларга икән дип озак уйланып торырга мөмкинмен. Вакытны дөрес бүлә белмәү дә бер кимчелегем булып торадыр.

– Казанда яисə башка жирдə күңелегез һəрвакыт тарта торган урынгыз бармы? Ул кайда?

– Казандагы иң яраткан урыным - “Китап” радиосы. Мин анда барганда, эшкә дип бармыйм. Ни өчендер анда  күңелемә бик рәхәт. Казаннан кала, яраткан җирем ул –  Кырым.

– Мəктəптə укучы Гөлинə Шəйхетдинова бүгенге Гөлинə Шəйхидəн нәрсә белән аерылып тора?

– Тулы бер кеше беләндер. Мәктәптә укыганда, баштан сыйпаучы кеше булмады. Мәктәп елларында мин бик күп шигырьләр яздым, шушы  талантымны вакытында күреп, төрле шигъри конкурсларда, бәйгеләрдә катнаштырсалар, мин иртәрәк танылыр идем. Иң беренче, мин Вконтактеда “Шигырьләрем аша аңларсыз” төркемен булдырдым. Шунда шигырьләремне туплап бардым һәм мине белә башладылар. Соңрак мин Виллига җырлар яза башладым, ул да миңа күпмедер дәрәҗәдә танылу алып килде. Шулай итеп, мин усал, тормышта күпмедер дәрәҗәдә нидер аңлаган, үз сүзен әйтә белүче, бөтен нәрсәгә дә үз карашын булдырган шәхес буларак формалаштым. Ә мәктәптә укыган вакытта миндә тыйнаклык, оялчанлык кебек сыйфатлар  күпмедер дәрәҗәдә бар иде, ләкин  ул вакытта да мин үз сүземне туры әйтә идем.

– Яшь журналистлара нинди киңəшлəр бирер идегез?

– Һәрбер журналист кыю, үҗәт буларга, үз сүзен әйтергә курыкмаска тиеш. Шулай ук, үзеңдә җаваплылык, кешелеклелек кебек сыйфатларны тәрбияләү мөһим.

Раилә ФАХРТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев