Логотип Идель
Бу – тема!

«ГЛАГОЛИЦА»: КЫЗЛАР ЯЗА, Ә МАЛАЙЛАР АТЫШ-АТЫШ УЙНЫЙ?

«Әдәбиятка күбрәк кызлар килә, чөнки малайлар атыш-атыш уйнарга ярата, ә кызлар нормаль тормышта яшәргә тели» – «Глаголица» бәйгесенең жюри әгъзалары бүген шулай дип белдерде. Ул гына да түгел, алар үзләре дә  балалар кебек үк шаян сүзле һәм тапкыр телле булып чыкты.
“Глаголица” – 2014 елдан бирле тапшырыла торган әдәби премия. Аның төп максаты – татар һәм рус телләрендә язучы сәләтле балаларны барлау, аларга канат кую. Бүләкләр дә саллы: җиңүчеләрне планшет, электрон китап көтә һәм гран-при иясенә “Бәллүр ябалак” тапшырыла.

Быел бәйгедә Әрманстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Украинадан һәм Россиянең 56 өлкәсеннән 600 бала катнашкан. Аларның 60ка якыны танылган шагыйрь, язучы, тәрҗемәчеләрдән  дәресләр ала.



Башка әдәби бәйгеләрнең күбесеннән аермалы буларак,  “Глаголица”да җиңүчеләр инде язылган әсәрләрдән генә чыгып билгеләнми, бәйге барышында да яшь каләм тибрәтүчеләрнең осталыклары сынала. Бу турыда жюри әгъзасы, язучы Галимҗан Гыйльманов кызыклы фикер әйтте:

– Беренче урын бирербез, дип торган кайбер балаларга мастер-класслардан соң түбәнрәк урын бирелде, чөнки башкалар алардан күпкә яхшырак яздылар. Бәлки җибәргән әсәрләрен язарга аларга кемдер булышкандыр, бәлки башка берәр сәбәп бардыр.



Айзилә Абрахманова бәйгедә инде өченче тапкыр катнаша икән:

– Гел икенче турга үтә идем, әмма моңарчы барганым булмады. Рус телендә язучылар белән дә, татар телендә язучылар белән дә аралашып, дус булып яшибез. Иң кызыклы, шул ук вакытта катлаулы мизгел ул – тәкъдим ителгән темага әсәр язу булгандыр. Темасы мондый: “Күз алдыгызга китерегез: кыш, бөтен җир ап-ак һәм шул аклык эчендә кечкенә генә яшеллек бар. Ничек болай була алды икән?” Язу өчен 15-20 минут вакыт бирелде. Башта югалып калдым. Шундый аз вакыт эчендә язып бетерә алмам, дип курыктым. Аннары үзеннән-үзе язылды. Эшләрне бөтен кеше алдында укыдык, жюри киңәшләрен бирде. Минем әсәр турында: “Чиста фантастика, укырга кызыклы”, –  дип әйттеләр.



Бәйгенең   җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы иртәгә, 24 ноябрь көнне 15.00 сәгатьтә “Әкият” курчак театрында узачак.

            “Глаголица” турында кызыклы фактлар:

  • 2014 елдан бирле бәйгедә 2500 укучы катнашкан, алар Россия, Әрманстан, Финляндия, Үзбәкстан, Белоруссия, Казахстан, Украина, Кыргызстан, Латвиядән.

  • Катнашучыларның әсәрләре буенча 4 альманах нәшер ителгән, 22 кыска метражлы фильм һәм 12 мультфильм төшерелгән.

  • ТР Дәүләт киңәшчесе, беренче президент Минтимер Шәймиев ел саен татар телендәге иң яхшы әсәрләрне аерым бүләкли.



Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев