Логотип Идель
Бу – тема!

«ГЛАГОЛИЦА»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ

"БДИ елы булгач, кызым, әллә бармыйсыңмы конкурска, дип тә караган идем. Тыңламады. "Әни, "Глаголица" йөрәктә бит ул, бармый кала алмыйм мин", - ди Чулпан. Җибәрдек инде, иҗат итәсе килгән баланың канатларын каерырга ярамый". Менә шулай диләр "Глаголица" бәйгесе конкурсантларның әти-әниләре.

2014 елдан башлап "Счастливые истории" хәйрия фонды ел саен 100 яшь авторга иҗат итәргә ярдәм итә, иң яхшы яшь язучыларга "Глаголица" әдәби премиясен тапшыра.

"Глаголица" әдәбият премиясе өчен 10 яшьтән алып 17 яшькәчә булган 60 бала бер атна дәвамында ярышалар.

"Глаголица" бәйгесе оештыручылары "Ел саен бәйгенең географиясе дә, премия үзе дә, катнашучылар саны арта гына бара", - диләр. "Моннан биш ел элек конкурска нигез салган мәлдә сораулар күп иде. Бүген исә үзебезнең дөрес юлда булуыбызны яхшы аңлыйбыз. Чөнки монда ялгыш эләккән бер генә кеше дә юк. Һәр катнашучы лаеклы урынын алды", - ди бәйге җитәкчесе Л.Хөснетдинова.

Мондый сүзләр, әлбәттә, куандыра һәм әдәбиятыбызның киләчәге матур булуына ышаныч өсти. Ләкин шәхсән мине конкурсантлар арасында үзебезнең "Ялкын"лыларны күрү күбрәк куандырды. Татар прозасы булсынмы ул, рус проза-поэзиясеме - мөһим түгел. "Ялкын"ның яшь авторлары төрле яктан сәләтле булулары гына мөһим.

Бүләкләү тантанасы матур мизгелләргә бай булды: остазларның җылы сүзләре дә күп яңгырады, видеоистәлекләр белән дә бүлештеләр. Ләкин барлык катнашучылар да бүләкләү мизгелләрен зарыгып көтте. Кыска исемлеккә һәр категориядән 6 кеше узган иде. Шул алты кеше арасыннан 3 катнашучы лидер буларак табылган. Безгә дә лидерлар һәм җиңүчеләр белән танышыр вакыттыр. :)

Поэзия (рус теле)

10-13 яшьлек катнашучылар арасында
Эмма Ганеева,
Лиана Сумермина,
Мария Сорок
лидерлар дип табылды.
14-17 яшьлекләр лидерлары:
Анастасия Беляева,
София Барашкова,
Ксения Фадеева
.
Ә Гран-прига Анастасия Беляева ия булды.

Поэзия (татар теле)


10-13 яшьлек катнашучылар арасында лидерлар:
Азизә Акрамова
Язилә Мозафарова
Айгөл Вәлиева.
14-17 яшьлекләр лидерлары:
Камалова Лиана,
Сафина Сәйлән,
Хәсәнов Булат.
Ә Гран-при исә Лиана Камаловага бирелде.

Проза (рус теле)


14-17 яшьлекләр арасында лидерлар:
Стасюк Олеся,
Сарамамедова Данила,
Харючи Катерина.
Гран-при: Дарина Соромомедова.

Проза (татар теле)


14-17 яшьлекләр арасында лидерлар:
Хәбибуллина Алинә,
Гайнетдинова Индира,
Хаҗиева Чулпан.
10-13 яшьлекләр арасында лидерлар:
Абдрахманова Ләйсән,
Закирова Чулпан.
Гран-при: Хәбибуллина Алинә.

Чаткы Ялкынлы



ТАГЫН УКЫРГА:


«ГЛАГОЛИЦА»: КЫЗЛАР ЯЗА, Ә МАЛАЙЛАР АТЫШ-АТЫШ УЙНЫЙ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев