Логотип Идель
Бу – тема!

Герой әти туп тибәргә килә

Россия халкы чит ил футболчылары арасында иң популяры дип Португалия йолдызы Криштиану Роналдуны таныган. 14 июньдә Россиядә старт алачак Дөнья чемпионаты алдыннан уздырылган сораштыруда 15 процент халык Роналду өчен тавыш биргән.

Ә Россиягә юл алганчы футболчы командасы белән күнегүләр үткәрде, иптәшләрчә матчта катнашты һәм... гаиләсе белән рәхәтләнеп ял итте. Әйе-әйе – шушы көннәрдә Криштиану Роналдуның 128 миллионнан артык язылучысы булган инстаграм аккаунтында футболчының гаиләсе белән төшкән яңа фотосы пәйда булды. Янында кәләше – Джорджина Родригес һәм дүрт баласы. Шунысы кызык: Роналдуның әле дүрт баласы белән бергә төшкән фотосын социаль челтәргә элгәне юк иде.

33 яшьлек футболчы – күп балалы әти. Аның 17 июньдә 8 яшен тутыручы улы – кече Криштиану, бер яшьлек игезәкләре Ева белән Матео һәм 7 айлык кызы – Алана Мартина бар.

Сүз уңаеннан, Россиядә узачак дөнья чемпионаты вакытында Португалия футбол йолдызы Криштиану Роналдуның иминлеген элеккеге десантчы Нуну Марекош һәм катнаш төрләр буенча сугышчы Гонсалу Сальгаду саклаячак икән.

Исегезгә төшерәбез, Дөнья чемпионатында гамәлдәге Европа чемпионнары – Португалия футболчылары Иран, Испания һәм Марокко җыелмалары белән бер төркемдә уйный.

 

https://www.instagram.com/p/BjpDjd9lpI0/?taken-by=cristiano

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев