Логотип Идель
Бу – тема!

«ГЕОГРАФИК ДИКТАНТ» БУЛА!

Диктантларның ниндие генә юк! Әле «Зур этнографик диктант» була, әле «Татарча диктант». «Тоталь диктант»ны да ишетмәгән кеше юктыр инде! Хәзер «Географик диктант» та бар. Бу атнаның шимбәсендә татар теле буенча диктант язсалар, якшәмбе көнне география буенча белемнәрне тикшерәчәкләр.

26 ноябрь көнне бөтен Россия бер үк вакытта «Географик диктант» дигән халыкара белем бирү акциясенә кушыла. Рус география җәмгыяте тарафыннан әлеге диктант өченче тапкыр үткәреләчәк. Акцияне оештыруны Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән.

Татарстанда мондый диктант язу өчен 30 мәйданчык булдырылган. Аны КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты (Бутлерова, 4) бинасында да язачаклар. Институтның 20 аудиториясендә әлеге акциягә 1200 кеше кушылачак.

-​ «Географик диктант»ны теләсә кем яза ала. Биредә яшь мөһим түгел. Шуңа күрә анда укучылар, студентлар, шәһәрлеләр һәм шәһәр кунакларын көтәләр.

-​ Диктантта катнашу ирекле һәм бушлай.

-​ Диктант 30 биремнән тора. Алар 3 блокка бүленгән.

1 бүлек – географик төшенчәләр терминнарны белүгә багышлана.

2 бүлек – карта белән эшләүгә бәйле.

3 бүлек – сәяхәтчеләрнең көндәлектәге язуларыннан һәм матур әдәбият өзекләр буенча географик объектларны белүгә бәйле.

Акция махсус мәйданчыкларда да, dictant.rgo.ru сайтында онлайн рәвештә уза. Аны 26 ноябрь 14.00дән алып 30 ноябрь көнне 14.00гә кадәр язарга мөмкин.

«Контроль эш» өчен максималь рәвештә 100 балл алып була. Акциядә катнашучыларның эшләре 25 декабрьгә кадәр тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр http://dictant.rgo.ru сайтында урнаштырылачак.

География буенча белемнәрне Австралия, Әзербайҗан, Аргентина, Әрманстан, Беларусь, Бөекбритания, Дания, Кипр, Кыргызстан, Молдова, Норвегия, Румыния, Таҗикстан, Төркия, Украина, Черногория, Чехия һәм Эстониядә яшәүче рус телен белүче кешеләр катнашачак. Шулай итеп, диктант берьюлы Европа, Азия, Америка һәм Австралиядә узачак.
Белешмә:

Географик диктант 2015 елдан бирле уздырылар. 2015 елда анда 71 929 кеше катнашкан. 2016 елда – 187 187. Уртача балл 52 булган. Бу мәктәптәге «3»ле билгесен аңлата. Иң яхшы нәтиҗәләрне 54 яшьтән өлкәнрәк кешеләр күрсәткән. Алар – географияне 1960-70нче елларда өйрәнгән кешеләр. Иң аз балла җыючылар – 11-18 яшьлекләр. Алар географияне 2000-2010 елларда укый.

 

Нәрсә: «Географик диктант»

Кайда: КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты (Бутлерова, 4)

Кайчан: 26 ноябрь, 12.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев