Логотип Идель
Бу – тема!

"ГАЗ" ЭЧЕП ҮЛҮЧЕЛӘР

Газлы эчемлекләр эчү аркасында Җир шарында көн дә 500 кеше үлә.

Ел саен баллы газлы эчемлекләр эчү сәбәпле килеп чыккан авырулардан 180 меңнән артык кеше үлә икән. Мондый авырулар арасында диабет, йөрәк-кан тамыры авырулары бар.
Газлы эчемлекләрдән бөтенләй баш тартучыларның сәламәтлекләре күпкә яхшырак, гомерләре озынрак икән. Бу төр эчемлекне эчтең дә, үлдең түгел, билгеле. Авырулар оргнизмда акрынлап барлыкка килә, артык авырлык җыела.

Газлы эчемлекләр эчү иң күбе АКШ һәм Мексикада таралган, ә менә авыручыларның иң азы Япониядә икән.

Шулай да барлык газлы эчемлекләрдән иң зыянлысы булып кока-кола кала бирә. Аның бер банкасында гына да 10 бал кашыгы (!!!) шикәр комы бар. Нормаль шартларда бу дәрәҗәдә баллы эчемлек кешене укшытырга тиеш, тик составында фосфор кислотасы булу сәбәпле, коланы эчкәндә безнең күңел болганмый.

Баллы эчемлекләрдән бөтенләйгә баш тарту шәп булыр иде, әлбәттә. Миннән булмас, дисәң, газлы эчемлекләрне кофе, чәй, сок белән алыштырырга мөмкин, тик чамасын белеп кенә, яме? Беләсеңме, дөньядагы иң файдалы эчемлек нәрсә? Су! Барлык тереклек өчен дә иң кирәкле һәм сәламәтлек өчен зыянсыз бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев