Логотип Идель
Бу – тема!

ГАШЫЙКЛАР КӨНЕ ЯКЫНЛАША! НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ?

Менә тагын килеп җитә инде. Сүзебез ГАШЫЙКЛАР КӨНЕ турында. Мәхәббәт, йөрәк...  Матурын матур, күңеллесен күңелле. Тик бит әле АҢА бүләк тә әзерләргә кирәк! Нинди бүләк сайларга соң? Сезнең эшне җиңеләйтергә булдык әле. Егетләргә дә, кызларга да нәрсә бүләк итеп булуы турында яздык. Киттек!

Кызларга нәрсә бүләк итәргә?

1. Шарф яисә яулык. Иң мөһиме – дөрес төсне сайларга. Аның чәч, тән төсен дә исәпкә алырга кирәк булыр. Ялгышырга курыксагыз, кибеттәге консультанттан киңәш сорарга мөмкин.

2. Шкатулка. Мондый әйбрләрне барлык кызлар да ярата. Анда бит косметиканы да, матур йөзек, беләзекләрне дә тутырып куярга мөмкин. Аның кыяфәте үзенчәлеклерәк һәм матуррак булган саен яхшырак.

3. Акча янчыгы (кошелек). Иң мөһиме – ул сыйфатлы булсын. Эченә берничә кәгазь акча да тыгарга онытмагыз. Шулай ук мәхәббәт аңлату сүзләре, матур теләкләр язылган “валентинка”лар да салырга була.

4. Бизәнү әйберләре. Беләзек, йөзек, кулон, алка... Үз мөмкинлекләрегездән чыгып, теләгәнен сайлап ала аласыз.

5. Мендәр. Йөрәк формасында булса, анда сезнең уртак фотосурәтегез булса, бигрәк тә яхшы.

6. Фотоальбом. Уртак фотоларыгыз урнаштырыгыз да, бүләк итегез. Сөйгән ярыгызга бик тә ошаячак.

7. Савыт-саба. Әгәр йөргән кызыгыз савыт-саба яратса, кафеларда матур тәлинкә, чынаякларга сокланып утырса гына бирегез. Әмма бүләк итү өчен гадәти тәлинкәләр батмый.

8. Яңа гаджет. Бу электрон китап, портатив аккумулятор яки смартфон була ала.

9. Массажёр. Авыр көннән соң стресстан арыну өчен менә дигән чара булыр ул.

10. Фотосессия. Фотосессиягә сертификат бирү бик отышлы вариант булачак. Фотоларыгызны оныкларыгызга да күрсәтә алачаксыз ;)

11. Театрга билет. Бергәләп матур (мәхәббәт турында булса, бигрәк тә яхшы) спектакль карарсыз.

12. Спа-салонга сертификат. Сөйгәнегез ял итеп, тынычланып һәм тагын да матурланып кайтыр.

Егетләргә нәрсә бүләк итәргә?

1. Акча янчыгы (кошелек). Иң мөһиме – ул сыйфатлы булсын. Шулай ук мәхәббәт аңлату сүзләре, матур теләкләр язылган “валентинка”лар да салырга була.

2. Сувенир. Гашыйклар көненә бәйле булган чынаяк, брелок бирергә мөмкин.

3. Компьютер өчен аксессуарлар. Флешка, клавиатура, колакчыннар – нәрсәсе юк яки боларның кайсына кызыгып йөри -  шуңа игътибар итегез.

4. Җылы шарф яки свитер. Аны үз кулларыгыз белән бәйләсәгез, бигрәк тә яхшы булыр.

5. Үзең пешергән торт яки пирог. Ир атларының йөрәгенә юлның нәрсә аркылы икәнен болай да яхшы беләсез бит инде!

6. Мунчадан, душтан соң кия торган халат. Анда аның исемен яки мәхәббәтеңне аңлаткан язу чиктерергә яки үзеңә чигәргә мөмкин. Сөйгәнегезнең исенә ул аны кигән саен төшеп торачаксыз.

7. Кием. Бу футболка да, күлмәк тә, толстовка да була ала. Хәзер аның размерын гына ачыклыйсы кала.

8. Каеш. Ул сыйфатлы булсын .Шулай ук анда аның исемен да яздырырга мөмкин.

9. Рюкзак. Матур, сыйфатлы рюкзак һәрбер егеттә булырга тиештер ул.

10. Смарт-сәгать. Бераз кыйбатрак булса да, актив замана егете өчен ул бик кирәкле әйбер.

11. Мендәр. Мәсәлән, машинасына куяр өчен. Бер ягына аның исем-фамилиясен, икенче ягына “Хәерле юллар!” дип язарга мөмкин.

12. Парфюм. Башта аның нинди исләр яратканын ачыкларга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев