Логотип Идель
Бу – тема!

ГАШЫЙКЛАР КӨНЕ МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ БОЗА. НИЧЕК?

Чәчәкләр, конфетлар, йомшак уенчыклар... РОМАНТИКА. Әмма галимнәр сезне артык хискә бирелмәскә чакыра. Ни өчен? Баксаң, парлар еш кына нәкъ менә гашыйклар көнендә яки шул көн тирәләрендә аерылыша икән. Сәбәпләре безнең язмада.

Артык күпне өмет итү күңелне кайтара

Гашыйклар көненә кызлар аеруча зур өметләр баглый. Безгә зур букет та, кыйбатлы бүләк тә, ресторанда кичке аш та булсын. Аризона университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән: артык күпне өмет итү ахыр чиктә күңелне кайтара. Еш кына без көткән нәрсәләр чынбарлыкта бөтенләй булмыйча кала шул...

Үзеңне башкалар белән чагыштыру үзбәяне киметә

Инстаграмны ачып карасың... Андаа-аа-ааа... берәүләр Гашыйклар көнен чит илдә билгели, берәүнең мәхәббәте  аның эшенә чәчәк бәйләме алып килеп сюрприз ясаган, икенче берәүләр иң кыйбатлы рестораннарның берсендә бәйрәм итеп утыра... Ә синеке иртән котлап смс җибәрүдән тыш бернинди игътибар да күрсәтмәскә мөмкин. Ну, бәлки, 2-3 көннән күрешкәч берәр шоколад бирер шунда. Анысы булса әле... Мондый бум вакытында үзеңне башкалар белән чагыштырудан тыеп калу бик авыр. Нәтиҗәдә, күңел кайта. Кешенең үзбәясе төшә. Ник Камиләгә шуның кадәр игътибар күрсәтәләр, яраталар... Ә миңа тегесе дә, монысы да юк?!

Яшерен проблемалар баш калкыта

Гашыйклар көне шартлау да булдыра ала. Бөтен социаль челтәрләр романтикага батып ятканда сиңа башка берәү белән рәхәтрәк булыр иде кебек тоела башлый. Нишләргә? Бер-берегездә нәрсәләр ошамаганын әйтергә күнегегез. Утырып сөйләшегез.

Бу көнне МӘХӘББӘТ артык күп. Ә иртәгә нәрсә?

Романтика, мәхәббәт... бу көнне болар тулып ята. Ә иртәгә нәрсә? Яңадан гадәти тормышка әйләнеп кайтабыз. Мәхәббәтне елга бер генә аңлату бик үк дөрес түгел. Килешәсезме? Психологлар да сөйгән ярларыгызга игътибарны бу көнне генә түгел, калган барлык 365 көндә дә бирергә чакыра.

100 пар катнашында эксперимент уздырылган. Нәтиҗәләр мондый: һәркөн саен бер-берсенә игътибарлы булган парлар  күпкә озаграк гомер итә икән. Яңалык түгел. Шулай бит?

Маркетологлар, җәмгыять безгә зур басым ясый

Бөтен җирдән дә бу көнне зурлап бәйрәм итәргә чакырулар килә. Кибетләр ташламалар игълан итә... Гашыйклар көнен бәйрәм итеп тормыйбыз, дигән парларга хәтта кыен да булып китә. Күп кенә парлар медианың тәэсиренә чыдый алмый. Нәтиҗәдә, аерылыша. Галимнәр фикеренчә, Гашыйклар көнен шулай зурлап бәйрәм итүне маркетологлар уйлап тапкан. Яңа елдан соң тынып калган кибет киштәләрен бераз селкетеп алырга кирәк бит инде! Шул сәбәпле, әлеге көнне күралмаучылар да байтак...

Ничек кенә булмасын, әлеге көнне тыныч кына, матур гына уздырып җибәрергә, аннан артык күпне өмет итмәскә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев