Логотип Идель
Бу – тема!

ГАШЫЙКЛАР КӨНЕ КАЙДА ЯШИ?

14 февраль – Гашыйклар көнен күп кенә яшүсмерләр зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм сихрилеге белән Яңа ел төненнән бер дә ким түгел, чөнки нәкъ менә бу көнне валентинкалар ярдәмендә үз хисләреңне белдерергә мөмкин! Фантазияне эшкә җигеп, йөрәгеңне яулаган кешегә хисләреңне аңлатуның әллә никадәр ысулы бар, билгеле. Парларның гына түгел, хәтта һәр дәүләтнең бу бәйрәмгә бәйле үз гореф-гадәтләре яшәп килә.

Бөекбритания

Инглизләр хисләрен күрсәтергә яратмый, дигән спереотип бар. Әмма бу Гашыйклар көненә кагылмый! Элек-электән ир-атлар 14 февраль алдыннан үзенә ошаган кызның йорт ишеге янында бүләк калдырырга тиеш булган. Кыз кешенең йөрәгендә егеткә карата ярату хисләре яшәсә һәм ул бүләкне кабул итеп алса, җавап буларак, мәхәббәт һәм матурлык символы саналган алма тапшырган. Бөекбританиядә әлеге гореф-гадәт бүгенге көнгә кадәр саклана, шуңа күрә дә статистика буенча, инглизләрнең күбесе нәкъ менә Гашыйклар көнендә кавышалар. Әгәр бу көнне яшьләр никах уздырса, гаилә тормышы бәхетле һәм озын булачак, дигән фикер дә бар. Шуңа күрә 14 февральдә туй уздыру буенча Бөекбританиягә тиңнәр юк.

Германия

Әлеге илдә 14 февральдә Гашыйклар көне белән беррәттән рухи авырулар көне дә билгеләп үтелә. Ә гашыйклар бәйрәменә әзерлек берничә көн алдан башлана. Алманнар яратканнарына бүләкне бик дулкынланып, вак-төякләргә зур игътибар биреп, озак сайлыйлар. Шуңа күрә Германия кибетләре инде Яңа ел бәйрәмнәрендә төрле төстәге йөрәкләргә, йомшак уенчыкларга, купидоннарга һәм чәчәкләргә күмелә.

Шотландия

Әкияти ил сыман тоелган Шотландия – башка илләр өчен Мәхәббәт көнен ничек билгеләп үтү үрнәге. Гашыйклар көнендә биредә төрле яшьтәге кешеләр төркемнәргә җыела, шау-шулы һәм күңелле тантаналар, уеннар, бәйгеләр оештыра, бер-берсен урамда пешкән йөрәк формасындагы перәннекләр белән сыйлыйлар, кешелекнең иң гүзәл тойгыларының берсе  – мәхәббәтне данлыйлар.

Нидерланд

Изге Валентин көнен Нидерландта бик азлар гына бәйрәм итә, чөнки күпләр аны бәйрәм дип түгел, акча эшләү ысулы дип саный. Әмма сөйгән ярларын сөендерергә әзер торучылар да бар. Аларның иң киң таралган бүләкләре – номиналы төрле булган акча купюраларыннан ясалган йөрәкләр һәм чәчәк бәйләмнәре белән мәхәббәтләрен аңлату. Ялгыз яшьләр Купидон фигуралары белән алмаша, шул ысул белән үз хисләрен белдерәләр.

Япония

Япониядә гашыйклар көне 2 тапкыр билгеләнеп үтелә: 14 февральдә – ирләрне котлау күздә тотылса, 14 мартта – хатын-кызларга бүләк бирү каралган. Бу көнне башкача Ак көн дип тә йөртәләр. Японнарда бәйрәм көнендә шоколад бирү гадәте яши. Кызлар сөйгәннәренә аны үз куллары белән әзерләп бирсә, бу аеруча югары бәяләнә. Ир-атлар исә 14 мартта яраткан кешеләренә ак шоколад бүләк итә.  

Сингапур

Изге Валентин көне Сингапурда дәүләт масштабында үтә һәм җитдилеге буенча Яңа ел бәйрәменнән соң икенче урында тора. Концертлар, мода күрсәтүләр, музыка фестивальләре һәм төнге тамашалар илгә күп кенә туристларны җәлеп итә. Гашыйклар көне – чын мәгънәсендә зур бәйрәм һәм аңа алдан әзерләнә башлыйлар. Күп санлы фестивальләр, Купидон фигуралары, йөрәк рәвешендәге сувенирлар белән шыплап тулган кибетләр, төрле бәйгеләр – бу исемлекне туктаусыз дәвам итәргә була. Һәркем үзенең иң матур киемен кия, моның белән яраткан кешесенә мөнәсәбәтен күрсәтә. Яшь кешеләр бәйрәмне билгеләп үтәргә ниятләгән кунакханә һәм рестораннарны бер ай алдан броньлый, шуңа күрә бирегә февраль аенда килүче туристларга сәяхәтләрен алдан планлаштырырга киңәш итәләр.

Бу илләрдә Гашыйклар көненә бәйле менә шундый гадәтләр яши. Димәк, аларны яшәтүчеләрнең йөрәкләрендә иң зур хис – мәхәббәт ҮЗЕ яши булып чыга.

P.S. Гашыйклар көне белән котлыйбыз сине!

Индира ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев