Логотип Идель
Бу – тема!

ГАШЫЙКЛАР КӨНЕН БУШЛАЙ БӘЙРӘМ ИТ /исемлек/

Бәйрәм җитә башладымы, кесәне капшый башлыйсың. Бүләк алырга да, бәйрәм итү чыгымнарын да алдан исәпләп куярга кирәк бит. Бүген “Ялкын” Гашыйклар көнен кайда һәм ничек ничек бушлай  бәйрәм итеп булганлыгы турында сөйли.

Димәк, 14нче февраль көнне Казанда узачак бушлай чаралар исемлеге:


 1. Кремль яр буенда «МӘХӘББӘТ ФАБРИКАСЫ» эшләячәк.Биредәге ЗАГСта һәр пар үзенең никахын терки, “таныклык” алырга мөмкин. Купидоннар почтасы аркылы валентинкаларны дөньяның теләсә кайсы почмагына җибәреп була. Шулай ук “фабрика”да мәхәббәт турында фильмнар карарга да мөмкин. Әлеге мәйданчык 21нче февральгә кадәр эшли.

 2. Көн дәвамында

Горки-Әмәт урманындагы «Лес» кафесында мәхәббәт турында «Реальная любовь», «Титаник», Дневник памяти», «Красотка», «Ла-ла-ленд», «Мои черничные ночи» ФИЛЬМНАРын карап була.

3. 8.00-12.00

ВАЛЕНТИНКАлар! Бу көнне валентинкалар бүләк итү, үз парың һәм башкалар өчен изге гамәлләр кылу гадәткә кергән. Шул уңайдан, Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) “Донорлардан – мәхәббәт белән” дип аталган донор акциясе узачак. Әлеге үзәк “Игелекле Казан” проекты белән берлектә казанлыларга кан доноры булырга тәкъдим итә.

Акциядә һәр катнашучыны бүләк көтә, ул канга мохтаҗ булган кешегә валентинка җибәрү мөмкинлеге булдырыла. Сүз уңаеннан, 18 яше тулган, авырлыгы 50 килограммнан күбрәк булган, сәламәт кеше донор булырга хокуклы. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булу кирәк. Донор булырга ничек әзерләнергә икәнлеген DonorSearch.org сайтында белергә мөмкин.

 4. 16.00

Горки-Әмәт урманында Cube контейнер үзәгендә Латин Америкасы биюләре буенча бушлай МАСТЕР-КЛАСС уздырыла. Биредә бачата биергә өйрәнергә мөмкин. Аның өчен урманның Instagram аккаунтында теркәлү узарга кирәк.

5. 16.00

“Республика” сәүдә үзәгендә ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ уза. Биредә Париж шәһәре темасы белән бәйле фотозона көтелә. 17.00 – француз музыкасы һәм биюләре. 18.00 – «Шарж» сәнгать зонасы, 18.30 – валентинка ясау буенча мастер-класс.

6. 18.00

“Маяковский” үзәге “Стиль” БАЛ-МАСКАРАДы үткәрә. Биредә Татарстан Республикасы халык артисты Роман Ерыгин белән очрашу уза. Этикет һәм вальс бию буенча мастер-класс үтә, ирекле биюләр булачак.

7. 18.00

“Мега” сәүдә үзәгендә Гашыйклар көне уңаеннан БӘЙРӘМ КОНЦЕРТЫ. Сезнең өчен Болактагы Яшьләр театрының камера оркестры уйный. Уникаль жанрдагы конферанс Дмитрий Чирковтан да чыгышлар көтелә.

8. 19.00

Черек күл паркында «ШУГАЛАКТА - СВИДАНИЕ» дип аталган вечеринка узачак. Биредә Bradbury триосы, саксофончы Азат Гафуров чыгыш ясаячак. Парк кунаклары биеп, тимераякта шуып кына калмый, ә үз парларын да таба алачак. Әгәр син үз мәхәббәтеңне эзлисең икән, сиңа шугалак прокатында махсус стикерлар тапшырачаклар. Алар буенча кемнең йөрәге әлегә буш икәнен белергә мөмкин.

 9. 19.00

Г.Кариев театрында «РОМЕО һәм ДЖУЛЬЕТТА» фильмын күрсәтәләр. Театр парлары кичәнең игътибар үзәгендә булачак.

Гашыйклар көненең тәмен озакка сузарга теләүчеләр аны 16нчы февраль көнне дә бәйрәм итә ала:

1. 11.00

Гашыйк парлар “Ак чәчәкләр” бульвары һәм Фучик урамындагы бушлай 10 минутлык ФОТОСЕССИЯдә катнашырга мөмкин. Моның өчен бары тик алдан теркәлү узарга кирәк.

2. 15.00

“Россия – минем тарихым” тарихи паркында – Гашыйклар көне. Биредә Россия Империясендәге мәхәббәт тарихларын белеп булачак. ЭКСКУРСИЯдән соң чын кара белән сөйгән ярыңа хат язып була.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев