Логотип Идель
Бу – тема!

ГАРРИ ПОТТЕР ТУРЫНДА СИН МОҢАРЧЫ ИШЕТМӘГӘН 10 ФАКТ

Гарри Поттер турында белмәгән, ишетмәгән кеше! Отзовись! Андыйлар калганмы икән әле дөньяда? Юктыр, миңа калса. Гаррига багышлап төшерелгән фильмнар, язылган китаплар инде 20 елга якын популярлыгын югалтмый! Әмма фильмын төшерү процессыннан кызыклы фактларны барыгыз да белеп бетермидер әле. Вакытны сузмыйк, башлыйк! Менә ул фактлар: 

⇒ Гарри Поттерның тылсымлы уйларында 10 төрле динозавр яши.

⇒ 14 яшьлек Плакса Миртлны уйнаучы актрисага фильм төшергән вакытта 40 яшь була!

⇒ Хогвардс чын түгел мени? Аның тулы тышкы кыяфәте 88 рәссам ярдәмендә ясалган икән! Моны декоратор Стюарт Крейг уйлап чыгара. Әлеге казанышы өчен ул Британия кино академиясе премиясе белән бүләкләнә.

⇒ Поттерның икенче исеме – Джеймс.

⇒ Тылсым үлгәннәрне терелтә алмый. Шуңа күрә Гарри ниләр генә эшләсә дә, әти-әнисе белән күрешмиячәк.

⇒ Чжоу Чанг роленә 3 меңнән артык актриса кастингта катнашкан.

⇒ Гарри Поттер китапларын каникуллар башланмыйча сатырга рөхсәт итмәгәннәр, чөнки балалар уку белән артык мавыгып, өй эшләрен җиренә җиткереп эшли алмаган, дәресләргә йөрмәгән.

⇒ Волан-де-Мортны борынсыз итәр өчен, актер Рейф Файнсың битенә төрле төстәге нокталар ябыштырганнар. Алар алда эшләнәсе компьютер обработкасына ярдәм иткәннәр. Ә калганы инде - тәҗрибәле гриммерлар эше!

⇒ Зу-у-ур Арагог үрмәкүчен хәрәкәткә китерер өчен 100 кеше кирәк булган.

⇒ Фильмнар төшерүдән калган декорация, костюм, “тылсымлы кирәк-яраклар” Лондондагы Гарри Поттер музеенда саклана. Аларның барысын да син анда үз күзләрең белән күреп кайта аласың!

Тулырак укы:


ГАРРИ ПОТТЕР ЭЗЛӘРЕ БУЕНЧА СӘЯХӘТ ит!


Быел 2018 елның иң көтелгән кинояңалыгы - ГАРРИ ПОТТЕР ТУРЫНДА ЧИРАТТАГЫ ФИЛЬМ зур экраннарга чыга /трейлер/


«ҖИДЕ ГАРРИ» ОПЕРАЦИЯСЕ



Ә әлегә төшерү процессыннан син моңарчы күрмәгән кызыклы фотолар:




















Рүзәл ШӘРИПОВ, Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев