Логотип Идель
Бу – тема!

ГАРРИ ПОТТЕР ФАНАТЛАРЫНЫҢ ХЫЯЛЫ ЧЫНГА АШКАН!

Хәтерлисеңме, Хогвартста һәр дүрт факультетка укучыларының уңышлары өчен баллар куела, алар арасында еллык ярыш бара? Моннан тыш, факультетларның үз төсләре, символлары да бар.

Красноярскиның “Перспектива” 6 номерлы лицее тылсым мәктәбе үрнәген кабул итеп алырга булган. Лицейда Хогвартс факультетлары сыман уку юнәлешләре бүленеш кабул иткәннәр.

Хәзер монда укучыларның үз Гриффиндор, Слизерин, Равенкло һәм Хаффлпаффы – профильле инженер-технология, физика-математика һәм иҗтимагый-икътисади сыйныфлары бар. Сыйныфларының үзләренә генә хас символлары һәм формасы да бар икән.

Инженер-технология факультетының “ыру билгесе” – бүре. Аларның киемнәрендә зәңгәр төс өстенлек итә, девизлары – “Җиңүчеләргә дан!”

Иҗтимагый һәм икътисади белемнәр эстәүчеләрнең төсе – кызыл. Символлары – төлке, ә девизлары – “Белергә ашкын!”

Джоан Роулинг уйлап тапкан мәктәптәге кебек үк, “Перспектива”да да юнәлешләр арасында ярыш бара. Монда да укучыларның спорт, фән, уку өлкәсендәге уңышлары өчен балларны өсти баралар. Ә менә дәрескә йөрмәгән, начар билгеләр алган яки тәртип бозган өчен аларны киметәләр.

Джоан ханым нидер белгән, ахрысы – мондый системаның кертелгәненә нибары берничә ай гына булса да, укытучылар инде уңай үзгәрешләр күзәтәләр. Әйтик, укучылар бер-берсенең дисциплинасын, киемнәрен дикъкать белән карый, укуда ярдәм итә башлаганнар.

Уңышлы барып чыккан очракта әлеге экспериментны Красноярскиның башка мәктәпләрендә дә кертмәкчеләр икән. Әгәр хатларны да ябалаклар ташый башласа, себеркемә утырып, Красноярскига очам, билләһи!

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев