Логотип Идель
Бу – тема!

ӘМИН ШАКИРОВ: «ПОКЛОННИЦАЛАРЫМ ГЫНА ТҮГЕЛ, ПОКЛОННИКЛАРЫМ ДА БАР»

Поклонницаларым, әлбәттә, бар! Шулай ук поклонникларым да юк түгел, чөнки Түбән Якый авылында бик яраталар үземне», - ди Азнакай егете Әмин Шакиров. Дөрестән дә, баянчы егетне Азнакайда гына түгел, Татарстанда да белмәүчеләр аздыр.  

Әмин –  «Роза ветров» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты. «Тәүге иҗади җиңүем исә Арчада булды, ул вакытта беренче сыйныфта укый идем. Бәйгенең ничек аталуы хәзер төгәл исемдә түгел, әмма хромкада уйнавымны Татарстанның атказанган артисты, виртуоз музыкант Ринат Сөләйман улы Вәлиев бик ошатканы, шул сәбәпле, «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулавымны һәм биш мең отуымны бик яхшы хәтерлим», - дип елмая баянчы егетебез.

– Музыка белән кайчаннан башлап кызыксына башладың? Кайбер балалар әти-әнисе мәҗбүр иткәнгә генә берәр төрле түгәрәккә йөри башлый, синең дә шулай булмадымы?

– Мине берәү дә җыр-моң белән шөгыльләнергә мәҗбүр итмәде, үз теләгем белән 7 ел Азнакай балалар сәнгать мәктәбенә йөрдем. Уенчык гармунны  исә балалар бакчасына йөргән вакытта әти-әнием бүләк итте, шул нәни уен коралында көйләр чыгарырга өйрәндем дә инде. Аннары, әйткәнемчә, беренче сыйныфтан башлап сәнгать мәктәбенә йөрдем. Укытучым Илгизә Илдус кызына зур рәхмәт, аннан исә әле дә дәресләр алам...

– Баянда уйнарга өйрәнүе кыенмы?

– Әгәр синең өйрәнәсең, уйныйсың килсә, бер авырлыгы да юк! Теләк булмаса, мәҗбүр итсәләр, әлбәттә, баянда уйнавы кыен булачак. Музыка өлкәсендә генә түгел, мәсәлән, спортта да теләк булмаса, бер ни дә эшләп булмыйдыр ул!

– Тагын нинди музыка уен коралларында уйный беләсең?

– Әлбәттә, беренчесе инде – баян. Шулай ук хромка, тальян, курай, гитара һәм кубыз  да минем дусларым дип әйтсәк, ялгыш булмас.

– Укытучыларың, дусларың бу шөгылеңә ничек карый? Мәктәп бәйрәмнәрендә еш чыгыш ясарга туры киләме?

– Дусларыма баянда уйнавым бик ошыйк, алар инде гадәттә заманча көйләр чыгарырга кушалар. Мәктәптә һәр бәйрәм саен диярлек чыгыш ясарга туры килә. Нинди генә чара булмасын, мин йә аппаратура алдында, йә инде баянда, кайчак икесен дә берләштерергә туры килгәли. Шулай ук мәктәп белән театраль конкурсларда да катнашабыз, мин исә баянда көйләр уйнап торам.

– Инстаграм битендә син шулай ук популяр, заманча көйләр уйнаган видеоязмалар урнаштырасың... Ә нигә баянда уйнаганда кушылып җыйрламыйсың?

– Инстаграмдагы аккаунтны бер туган абыем алып бара башлады. «Әйдә, баянда уйнаганыңны үзем төшерәм, видеоларын эшкәртәм. Син уйна гына», - диде. Анда исә акрынлап язылучылар да арта торды, баянда уйнаганны җырчылар, артистлар да күрә башлады. Мәсәлән, видеоларыбызны Данир Сабиров, Илсөя Бәдретдинова, Азат Фазлыев кебек татар эстрадасы йолдызлары үзләренең сторисларына куя башладылар... Җырлауга килгәндә, кечерәк вакытта баянда уйнаганда кушылып моңлана торган идем, хәзер бик алай җырлаганым юк шул.

– Музыка өлкәсендә үрнәк булырдай кумирың кем?

– Минем үрнәгем, кумирым ул – Ринат Вәлиев, аның белән элемтәдә торабыз. Ринат абыйга карап өйрәнәм, аның сыман уйнарга тырышам!  Шулай ук мәрхүм Рөстәм Вәлиевның иҗатын да бик ярата идем, бәләкәй гармуннарда оста итеп уйнавы сокландыра иде күбесенчә...

– Баян белән сәяхәт иткәнең булдымы, бәлки, бәйгеләр буенча төрле шәһәрләргә барганың бардыр?

– Әйе, «Роза ветров» бәйгесе буенча Сочига, Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка бардым. Шулай ук якын-тирә районнарга бәйгеләрдә, бәйрәм-чараларда катнашырга гел йөреп торабыз. Әйтеп узасым килә, минем җәйләрем Азнакай районы Түбән Якый авылында әби-бабай янында уза, бу авылда берничә тапкыр үз концертымны да куйганым булды. Биредә уен коралларында уйнап кына калмыйм, әлбәттә, пародияләр дә күрсәтәм... Шулай ук башка кешеләр дә чыгыш ясый, чара минем номерлардан гына тормый дип әйтәсем килә. Мәсәлән, авылдашлар әбиемнең җырлаганын бик яраталар. Сценарий буенча әби ике генә тапкыр җырларга тиеш булып та, халык соравы буенча тагын берничә тапкыр чыгыш ясаганы булды. Мин исә кем җырласа да, баянда!

– Димәк, җыр-моңга сәләт гаиләң аркылы күчкән?

– Сәләт күбесенчә бабай ягыннан бирелгәндер дип уйлыйм. Әйткәнемчә, әбием дә матур итеп җырлый һәм хромкада да уйный әле!

Күпчелек музыка белән кече яшендә шөгыльләнә дә, олыгайгач оныта. Әмма безнең героебыз киләчәктә тә танылган баянчы булырга тели. Алла боерса, Азнакай егетен Казан, Мәскәү сәхнәләрендә күрергә язсын, дигән теләктә калабыз. Уңышлар сиңа, Әмин!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев