ГАДӘТИ МОҢСУ КӨННЕ ЯМЬЛӘНДЕРҮ СЕРЛӘРЕ

Озак сөйләп тормыйбыз. Тизрәк язмага күз сал.

  1. Елмай. Син исән, син яшисең. Һәм бу супер!
  2. Берәр яңа һөнәр үзләштер. Матур итеп бизәнергә яки биергә өйрәнергә була.
  3. Яңа дуслар тап. Беренче булып танышырга оялма.
  4. Кечкенә генә сәяхәт оештыр.
  5. Ешрак урамга чык. Кояш карап күз кыс! Урамда яз!
  6. Тормышыңа яңа төсләр керт. Стилеңне үзгәртеп кара.
  7. Влог башлап җибәр.
  8. Тормышыңа яңалыклар керт. Мәктәпкә, универга яки эшеңә башка юлдан бар.
  9. Эш өстәлеңне матур итеп бизә.
  10. Җырла. Душта да мөмкин.
  11. Фотога төш. Үзең өчен.
  12. Үзеңне кара. Маскалар яса, маникюрыңны алыштыр. Калганын үзең дә беләсең.
  13. Дусларың белән очраш.
  14. Берәр тәмле әйбер пешер.
  15. Курыккан әйбереңне эшлә.
  16. Прическаңны үзгәрт.
  17. Инстаграмга гадәти булмаган пост керт.
  18. Берәр кешегә ярдәм кулы суз.
  19. Кызыклы китап укый башла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    661
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    535
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    313
    0
    0

Блоглар