ГӨМБӘ: ДУСМЫ, ДОШМАНМЫ?

Гөмбә сезоны старт алды. Инстаграмны ачып карасаң, бөтен кеше гөмбәдә. Ә сез бу нигъмәтне җыйдыгызмы әле? Җыйсагыз да, җыймасагыз да, әлеге язма сезнең өчен. Гөмбәне кайдан җыярга, кышка ничек итеп әзерләргә, ничек агуланмаска һәм башка сорауларга җавапны бергәләп табарбыз.

Ничек дөрес итеп җыярга?


Җәй-көз айлары - гөмбәгә “ау” чоры. Ни кызганыч, Россиядә ел саен 1000 тирәсе кеше гөмбә ашап агулана. Алар арасыннан 30га якыны якты дөнья белән хушлаша.

2019 елның 5 августы көнне ясалган мониторингка күз салсак, Татартсанда быел 8 кеше агуланган инде, аларның 2се – балалар. Узган елның әлеге вакытына бу сан  14 булган, аның 1се  - бала.

Күп очракта бу хәл кыздырган гөмбә ашау аркасында килеп чыга. Агулануны сәламәтлеге какшаган кешеләр һәм олылар бигрәк тә авыр кичерә. Ник дигәндә, бала организмында аларны эшкәртә торган фермент әле җитәрлек дәрҗәдә булмый. Шуңа күрә 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатмаска киңәш ителә. Әмма гөмбә сезонында балалар гына түгел, олылар да бик еш агулана.

Ни өчен без агуланабыз?


Гөмбә - авыр эшкәртелә торган ризык. Ник дигәндә, гөмбәдә хитин исемле клетчатка күп. Ул бик авыр эшкәртелә. Шул сәбәпле, гөмбәдән әзерләнә торган ризыкларны ашказаны авырулары булмаган кешеләргә генә ашау рөхсәт ителә.

Гөмбәгә барыр алдыннан түбәндәге кагыйдәләр белән танышу мөһим:

  • Гөмбәне юллардан, кеше яшәгән урыннардан читтә, чиста урыннардан гына җыегыз;

  • Гөмбәне үрелгән кәрзиннәргә җыйсаң, алар озаграк саклана;

  • Бары тик үзегез белгән гөмбәне генә җыегыз;

  • Җыеп кайткан көнне үк гөмбәләрне аралагыз: кортлы, черек, агулыларын ташлагыз;

  • Шул ук көнне аларны юарга һәм пешерергә дә кирәк. Гөмбәнең һәр төрен аерым пешерергә кирәклеге турында да онытмагыз.


Агуланмас өчен түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

  • Гөмбәне чиләккә, полиэтилен пакетка яки капчыкларга җыймагыз – бу гөмбәнең бозылуына китерә;

  • Картайган, артык зур, кортлы һәм таныш булмаган гөмбәләрне әйләнеп узыгыз;

  • Җыйган вакытта гөмбәне ашап карамагыз;

  • Гөмбәне җыеп кайтканның икенче көнендә яки аннан соң пешермәгез, бу очракларда аларны ташлау яхшырак булыр;

  • Гөмбәне цинклы яки балчыктан эшләнгән савыт-сабада маринадлау һәм тозлау тыела;

  • Гөмбәне җылы урында сакламагыз.


Сатып алучыларга киңәшләр:

  • Кемдер тарафыннан җыелган гөмбә сатып алырга уйлагансыз икән, шуны истән чыгармагыз: таныш түгел кешеләрдән кипкән, маринадланган һәм тозланган гөмбәләр алырга ярамый;

  • Әгәр аны кибеттән алырга уйласагыз, шулай ук яхшылап карагыз: гөмбәләр бозылган булмасын; савыты чиста булсын; товар турында мәгълүмат булсын.


Гөмбәне ничек әзерләргә?


Ашарга ярый торган гөмбәләргә ак гөмбә, гөреҗдә, җирән гөмбә (рыжик) карый. Шушы исемлеккә кергән гөмбәләрне әллә ничә кат пешермичә, кыздырып кына да ашарга була.

Ә менә шартлыча (условно) ашарга ярый торган гөмбәләрне ашар алдыннан яхшылап эшкәртергә, юарга һәм берничә кат пешерергә кирәк. Бары шул очракта гына андагы зарарлы матдәләр юкка чыга.

Сау һәм сәламәт булыйк!

Зилә САБИТОВА әзерләде

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 18 ноябрь 2019 - 17:20
    КӘЛӘПҮШЛЕ КЫЗ Бу очрашуны Сиринә күптән көткән иде. Үзе көтте, үзе курыкты. Әмма юкка дулкынланган икән. Барысы да шулчаклы гади, гадәти килеп чыкты.
    3681
    4
    35
  • 12 ноябрь 2019 - 15:42
    СИН ЕЛАМА, АБЫЙ! Җил Казанның тар урамнарыннан йөгереп үтә дә, бөтерелеп-бөтерелеп, таш диварлар арасыннан ишегалларына кереп югала. Усал җил артыннан ияреп барырга өлгерә алмагангамы, әллә шулай тиеш булгангамы – бары чүп-чар өеме генә сибелеп кала. Кайчакларда җил шулкадәр тыныч, гүя ул шәһәрнең һәр баганасын, диварын үзенчә сыйпап уза. Талгын гына искән җил назыннан иркәләнәсе, җылысын тоясы килә...
    3048
    1
    31
  • 16 ноябрь 2019 - 16:42
    ӘНИЛЕ ЙОРТТА Мин гомерем буе әниле йортта яшәргә хыялландым... Хәтерлим әле, бала чакта үзебезгә кайтырга теләмичә, гел иптәш кызларыма керү җаен эзли идем. Чакырсалар да, чакырмасалар да, мин аларга ияреп әниле йортка керә идем. Әниле йортлар якты була, нурлы, җылы була. Әниле йортларда җанны сыйпый торган, күңелгә ятышлы ниндидер аерым бер тәмле ис була...
    2594
    0
    27

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    98
    0
    0
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019