Логотип Идель
Бу – тема!

ГӨЛЛӘРЕМ-ГӨЛКӘЙЛӘРЕМ: СЕРЛӘРНЕ АЧАР ЧАК

Алар күзне иркәли, дөньяны ямьли! Әмма шул ук вакытта күпме игътибар да сорыйлар. Әлеге язмада гөлләрне тәрбияләү турында сөйләшербез, кайбер серләрне ачарбыз! ;-)

Температура

Яктылык, дым, файдалы матдәләр кебек үк үсемлекләрнең  үсеше өчен җылылык та мөһим шарт булып тора. Температура югарырак булган саен үсемлекләр яхшырак үсә. Әмма ул 12°С до 32°С аралыгында булырга тиеш.

Яктылык

Сатып алыр алдыннан гөлнең яхшы үсүе өчен ни кадәр яктылык соравын ачыклау мөһим. Бүлмәдә яктылыкның ни дәрҗәдә булуы тәрәзә зурлыгыннан да, аларның кайсы якка карауларына да бәйле. Тәрәзәләр көньяк-көнчыгыш яки көньяк-көнбатышка караса яхшы.

Су сибү

Гөлгә күпме су сибәргә кирәклеге аның үзенчәлекләренә бәйле. Мисал өчен, калын, итләч яфраклы (агава, алоэ һ.б.) гөлләргә эре яфраклыларга караганда азрак су сибү сорала. Суганчалы гөлләр өчен дә артык дым зыянлы. Шуңа күрә аларга суны төпләренә түгел ә, савытның кырыйларына сибәргә кирәк.

Файдалы матдәләр

Файдалы матдәләрне гөл туфрактан ала. Әмма аларны яфрак аша да кертергә мөмкин. Башта гөлнең ни дәрҗәдә файдалы элементларга мохтаҗ булуын ачыкларга кирәк. Әгәр чыннан да шулай булса, гөлне күчереп утыртабыз, 3-4 атнадан соң шушы үсемлек өчен махсус ашлама куллана башларга да була.

Ни өчен гөл чәчәк атмый?

Күп очракта моңа яктылык җитмәү сәбәпче.  Һәм моның өчен кояш нурларының туры төшүе кирәкми (аны бөтен үсемлеләр дә яратып бетерми). Гөлләр тәүлегенә уртача 10-12 сәгать яктылыкта мохтаҗ.

Саф һава

Үсемлеләргә дә кислород кирәк. Әмма үтәли җил (сквозняк) булуы яхшы түгел.
Тагын бер-ике киңәш:

-          Балчыктан эшләнгән савытка гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тоту кирәк;

-          Гөлләр җылылык чыгаручы әйберләрдән ерак торырга тиеш. Үтәли җил, томан, тәмәке төтене дә алар өчен зыянлы;

-          Бүлмәдә һава артык коры булса, гөлләргә айга бер сөт салыгыз;

-          Су сибеп, 2-3 сәгать узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлләрнең тамыры черергә мөмкин.

Гөлләр турында кызыклы факт:

Бүлмә гөлләре сулар һавабызны чистартуда әйтеп бетергесез зур роль уйный. Алар 24 сәгать эчендә һавадагы зарарлы матдәләрнең 87%ын йота.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев