Логотип Идель
Бу – тема!

Г. КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА: СӘХНӘ ТҮРЕНДӘ – ТАБИБ КӨНДӘЛЕГЕ

Мәктәптә укыганда җае туры килгән саен әни табиб булырга кыстый иде. Ә мин табиб булу турында уйларга да куркам! Бу һөнәрне чын мәгънәсендә батыр йөрәкле кешеләр генә җиренә җиткереп башкара ала шул. 5 мартта Кариев театрының бу сезондагы 5нче премьерасы – «Ак чәчәкләр кебек…» спектакленең пресс-показы вакытында бу хакта тагын уйландым.

Үзәктә – табибә булырга хыялланган кыз бала язмышы. Изге күңелле Асия гомерен кешеләрне дәвалауга багышларга тели. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган сөйгәне Шәфкатьнең учына балдакны кире салып, «бераз көтик» дип әйтүе, Асиянең язмышын хәл иткән мизгел була. Әмма бу хакта алар әле үзләре белми... Апас белән Казан арасында хатлар йөри башлый. Тик Шәфкате генә көтеп җиткерә алмый – өйләнә. «Нишләдең син, Шәфкать?..» «Нишләдем мин, Асия?..» – гашыйк җаннар бәргәләнә, әмма терсәкне тешләп булмый шул... Сугыштан алган яраларыннан дәваланырга килгән әтисенең табиблар кулында үлүе, сөйгәненең хыянәте Асияне аяктан егарга тиеш иде кебек. Тик аны авырулары көтә! Кыз һөнәренә тугры калырга үзендә көч таба. Ә Шәфкать белән алар күп еллардан соң хастаханәдә күрешәләр. Шәфкатьне кызы һәм оныгы операциягә алып килә. Асия Ильясовна нәни кызга «кызым» дип эндәшә. Ул Шәфкатьнең кызын һәм оныгын үз балалары сыман кабул итә. Аларның газиз кешеләре өчен өзелеп торуларын күрә һәм Шәфкатьнең бәхетле икәнен аңлап куана. Асия үзе дә бәхетле – аңа адым саен рәхмәт укучы пациентлары, яраткан эше, хөрмәтләүче хезмәттәшләре бар. Кайчандыр Шәфкать ашыгып ясаган адым хәерлегә булган күрәмсең... Һәркем өчен.

Спектакльнең тормыштан алып язылуы, сәхнәдә барган вакыйгаларның моннан күп еллар элек Казанда баруы карап утырганда тагын да ныграк дулкынланырга мәҗбүр итә. Табиб көндәлегенең һәр битендә кеше язмышлары... Автор – балачагында Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын укып, табиб һөнәренә гашыйк булган һәм гомерен бу изге эшкә багышлаган Равия Мухина. Ул үзенең истәлекләренә таянып, табиб һөнәренең асылын чагылдыра торган әсәр иҗат иткән. Автор хатын-кызны мәхәббәттән исереп, башын югалткан гашыйк итеп түгел, аек акыллы, төпле, зирәк итеп сурәтли. Шул ук вакытта ул чын-чынлап ярата да белә! Шәфкате башкага өйләнсә дә, аңа ачу саклап яшәми, кичерә, чөнки яратуы шулкадәр көчле була. Асиянең яшь чагын уйнаучы актриса, Казан театр училищесы студенты Илүсә Камалиева һәм Шәфкатьне гәүдәләндерүче яшь актёр Рамил Вафинның уены чын-чынлап сокландыра. Моны уен дип әйтү дә кыен, алар сәхнәдә яши! Ихласлык, самимилек бөркелә үзләреннән.

Спектакльнең музыкасы да күңелне иркәли. Яратып иҗат ителгәне сизелеп тора. Композитор Миләүшә Хәйруллина хисләрне, вакыйгалар барышын көй аша бик төгәл җиткергән. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссёры Ренат Әюпов куйган. «Ак чәчәкләр кебек...» спектакле – театрның табибларга рәхмәте» - дип белдерде ул. Премьера 6,7,8, 28 март көннәрендә узачак.

Илүсә Камалиева, актриса:

– Премьера алдыннан, әлбәттә, бик дулкынланам. Пресс-показга төркемдәшләрем, остазларым киләчәк, минем өчен үзенә күрә бер имтихан да бу. Әле бүген туган көнем дә. Аны сәхнәдә уздыруым белән бәхетлемен.

Рамил Вафин, актёр:

– Моңа кадәр төп рольдә уйнаганым юк иде. Гашыйк егетне дә беренче тапкыр гәүдәләндерүем. Дөресен генә әйткәндә, мәхәббәтне уйнау бик авыр. Чын хисләрне ышандырырлык итеп күрсәтә белү кирәк бит. Премьерага прототиплар үзләре дә киләчәк, аларның үзләреннән бу вакыйгалар хакында сорыйсы, язмышлары хакында белешәсе килә.

Энҗе Камалиева, Татарстанның атказанган артисты:

– Күңелдә зур дулкынлану. Авторның прототип булуы да йогынтый ясыйдыр. Өметләрен аклармынмы, дип борчылам. Кызым өчен (Илүсә Камалиева - авт.) куанам һәм шул ук вакытта күз тимәсен дип куркам. Илүсә үз ролен шулкадәр тырышып, зур төгәллек белән башкара. Ул театрда үсте: репетицияләр вакытында башка балалар белән йөгереп йөрми иде ул, режиссёр белән янәшә утырып, спектакльнең тууын күзәтә иде. Шуңадыр да Ренат абыйны (Ренат Әюпов - авт.) ярты сүздән аңлый.

Равия Мухина, Россиянең атказанган табибы, автор:

– Без китапханәдә үскән буын. Татар язучыларының әсәрләрен ятлап укый торган идек. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы исә минем тормышымны хәл иткән әсәр. «Ак чәчәкләр кебек...» аша бүгенге көндә дә Гөлшаһидә кебек авырулары өчен җаны-тәне белән көрәшүче табибларга игътибар һәм ихтирам белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев