Логотип Идель
Бу – тема!

ФӘНҮЗӘ КАДИРОВА: ХОККЕЙ – КЫЗЛАР УЕНЫ ТҮГЕЛ, ДИЛӘР ИДЕ

Татарстанда Россия күләмендә  генә түгел, бөтен дөньяга танылган хоккейчы кызлар бар. Фәнүзә Кадирова шундыйларның берсе. Ул хатын-кызлар хоккее буенча Россия җыелма командасы спортчысы, ике тапкыр хоккей буенча Дөнья чемпионаты призеры, ике Олимпиада катнашучысы. 
Авылына ул елга ике тапкыр гына кайта: Яңа елга һәм Сабантуй бәйрәмнәренә. Соңгы кайтуында без аның үзе һәм әти-әнисе белән күрешеп, бик кызыклы әңгәмә уздырдык. 

Исеме: Фәнүзә Кадирова
Туган көне: 07.04. 1998
Туган урыны: Кукмара районы Сәрдекбаш авылы
Яшәү урыны: Санкт-Петербург шәһәре
Кайда уйный:«Динамо -Нева» хатын кызлар хоккей командасы

Хоккейга кереп китү тарихы турында

Фәнүзә: Минем профессиональ хокейга кереп китү тарихым авылдагы әти ясаган хоккей коробкасында башланды. Хоккейга карата бөтен мәхәббәт шушы урында уянды. Башта фигуралы шуу белән кызыксынган идем, аннары бөтен малайларның хоккей уйнаганын күреп, минем дә уйныйсым, гол кертәсем килде. Кайсыдыр малай килмичә калгач, аның формасын киеп уенга чыктым. Шушы мизгелдән соң хоккей – минем спорт төре икәнен аңладым.


 

Фәһим абый: Мин армия сафларында хезмәт итеп кайткач, авылда тренер булып эшли башладым, физкультура институтына  читтән торып уку бүлегенә кердем. Көрәш, хоккей секцияләрен алып бардым. 

Мин эшләгән вакытта Фәнүзә балалар бакчасына йөри иде. Бакчадан алам да, үзем белән тренировкага алып кереп китәм. Ул бик күп спорт төрләре белән кызыксынды. Малайлар белән көрәшеп, ярышларда призлы урыннар да алды. Егетләр аңа каршы чыгырга куркып торалар иде. 
Хоккей тренировкаларында Фәнүзәнең яхшы уйнавын күреп алдым. Сабада кызлар хоккее буенча түгәрәк ачылгач, аны шунда йөртә башладык. «Тимерхан» командасы белән ярышларга йөрде. Озак та үтми, аны Казандагы хоккей командалары күрә, үзләренә тренировкаларга дәшә башладылар. 

Шәһәргә күченеп китү турында

Фәнүзә: Авыл мәктәбеннән китү читен булды. Кунакка барганда да, әти-әнисез озак тора алмый идем. Аларны шулкадәр каты сагына идем. Әти-әнине, авылны сагынып кайту балачактан калгандыр дип уйлыйм. Шәһәрдә торасым килсә дә, авылны бик яратам, гел монда кайтасым килә. Шуңа да мин күп вакытларда яллар вакытында диңгезгә бармыйм, ә туган йортыма кайтам. Сезон барышында иң катлаулысы нәкъ менә авылны сагыну, дип уйлыйм.

Гөлзия апа: Фәнүзәне без 7 нче сыйныф алдыннан укырга  һәм хоккей уйнарга дип  Казан шәһәренә җибәрдек. Балабызны тренер Сергей Николаевич Столбов кулларына ышанып тапшырдым. Ул: “зур шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк, монда килсен”, - дип тәкъдим иткән иде. Без ризалаштык. Шулай итеп, Фәнүзә рус мәктәбендә укый башлады.

Әле дә хәтерлим, аны калдырдык та, кайтыр юлга чыктык. Юлда вакытта елап Фәнүзә шалтырата: «Әти, алып кит мине моннан. Бу рус мәктәбендә бернәрсә дә аңламыйм», ди. Әтисе: «Ярар алайса, хәзер кире борылабыз. Ләкин яңадан “хоккей” дип авызыңны да ачмыйсың», ди. “Туктагыз алайса, тагын бераз торып карыйм әле”, - дип җавап бирде Фәнүзә. Шуның белән калды инде.

Казанга электричкага утыртып  җибәрә идем. Башкалар студент балаларын озатса, мин мәктәп баласын озатам. Бүрегә караган төсле карыйлар иде. «Ничек инде син мәктәп баласын Казанга берүзен җибәрәсең?» дип әйтүчеләр дә булды. 

Кукмара районы турында

Фәнүзә: Хоккейда уңышка ирешүдә Кукмара районының ярдәме зур булды, дип әйтә алмыйм. Шул Боз сарае ачылганны зур түземсезлек белән көткәнем истә. Әтине «кайчан төзелә? кайчан төзеп бетерәләр инде?» дип аптырата идем. Үзебезнеке булганга көткәнмендер иде. Чөнки көн дә Сабага йөрү барыбер уңайсыз иде.

Кукмарада мине башка җирләр белән чагыштырганда күбрәк беләләр, таныйлар. Кайберләре яныма килеп, фотога төшәргә сорыйлар, сөйләшеп торалар. Мине шулай зурлаулары, хөрмәт итүләре бик куандыра.

Егетләр һәм кызлар хоккее турында

Фәнүзә: Хоккейны ир-атлар спорт төре диләр. Әмма кыз балага ул ошый икән, нишләп аның белән шөгыльләнмәскә ? Кечкенә вакытта да, мәктәптә укыганда да миңа: «Нишләп мондый авыр, ир-атлар спорты белән шөгельләнәсең» дип әйтәләр иде.

Бу сүзләрне еш ишеткәч, аларга игътибар итә башлыйсың. Кыз башым белән хоккей уйнаганым өчен оялган чакларым да булды. Егетләр белән бергә бозга чыкканда уңайсызлана идем. Әйе, миңа оят, ләкин бу  - башкалар миңа көчләп таккан хис иде. Эчемнән мин барыбер уйнарга тели идем, хоккейны бик яраттым. Шуңа күрәдер бу начар хисне җиңә алдым. Бүгенге көндә бернәрсәдән дә оялмыйм. Егетләр мине беркайчан да  «син бит кыз» дип, читкә этәрмәделәр. Киреченчә, мине бик нык хөрмәт иттеләр. Бозда берәр ниниди конфликт ситуацияләр килеп чыкканда да, алар шундук мине якларга килеп җитәләр иде. 

Хоккей һәм акча турында

Гөлзия апа: Хоккей  - кыйммәтле спорт төре.  Кибеттә яңа спорт кирәк-яракларына бәяләр бик югары. Без  кешедән, инде кулланылган спорт кемнәреннән башладык. Хәтерлим, берзаман Фәнүзәне ниндидер уенга озатырга дип, Казанга килдек. Шунда клюшка белән краги (хоккей перчаткалары) алырга дип спорт кибетенә кердек. Яңа крагиларның бәясе - 15 мең сум. Безнең өчен ул вакытта бу бик зур акча иде. Нишлисең инде, кирәк булгач алдык. Шунда ук яхшы сыйфатлы клюшка да алдык.

Авыр чаклар булды инде. Ләкин Фәнүзә үзенең якты хоккей киләчәгенә ышанды. Ышанычы бик көчле булды. Башлангычта укыганда ук ул портфолиосының беренче битенә: «Бай кеше булырга һәм олимпиадада катнашырга хыялланам» дип язган булган.

Фәнүзә: Акча мәсьәләсенә килгәндә, кечкенә чакта минем башта акча эшләү уе юк иде, әлбәттә. Бердәнбер фикер: кызлар хоккее гына булсын! Бердәнбер көнне  «кызлар хоккее юк, син башка уйнамаячаксың» дип әйтүләреннән курыктым.  Ә акча турында соңрак уйлый башладым. Бүгенге көндә аена якынча 200 мең эшлим. 

Фәһим абый: Шулай бервакыт Фәнүзәне яшьләр хоккей лигасыннан зурларның  Россия җыелма командасы составына алдылар.  Ул алар белән бергә дөнья чемпионатына барып кайтты. Ләкин аны, яшь уенчы буларак, бозга бик чыгармаганнар. Шулай да, командалары өченче урын яулагач, аларның һәрбересен миллион сумга якын акча белән бүләкләгәннәр. Ә аңарчы мин Фәнүзәгә җир белән шөгыльләнә башлавым турында сөйләгән идем. Берзаман шалтырата, хуҗалык эшләре турында сораша, трактор алырга җыену-җыенмавым белән кызыксына. Ләкин ул вакытта мирнем трактор алырлык мөмкинлегем юк иде. Шунда Фәнүзә миңа: «Әти, миңа акча күчерделәр. Шуның 850 мең сумын сиңа күчерәм, трактор ал» диде. Миңа ул вакытта шок булды. «Миңа андый акча кирәк түгел. Уенда да өлешем зур булмады. Акчасы сиңа булсын» дип, кызым тракторны миңа бүләк итеп бирде. Менә “чыгым-чыгым” дибез дә, ләкин үз вакытында клюшкалар, крагиларгаа акча жәлләмәсәң, ул сиңа йөзе белән кире кайта.

Җиңүләр, истәлекләр

Фәнүзә: Хоккейда иң истә калган уен - Америкадагы  Дөнья чемпионатының ярымфинал ярышы. Чөнки анда мин уен бетергә 3 секунд кала гол гертеп, командабызны җиңүгә ирештердем. Мин ул мизгелләр кергән видеоларны хәзер дә кат-кат карыйм. Кәеф булмаганда, берәр нәрсә килеп чыкмаганда, мин ул видеоларны карап, үз-үземә ышанычны кире кайтарам.

Хоккейны ташлау теләге миндә беркайчан да булмады. Миннән еш кына: «Кайчанга кадәр уйнарга җыенасың? Кияүгә чыгып, бала табарга уйлыйсыңмы?» дип сорыйлар. Ләкин болар турында уйлаган юк әле. Вакыты килеп җиткәч, барысы да булыр.

Киләчәк турында

Фәнүзә: 10 елдан мин үземне Олимпиада уеннары призеры, Дөнья чемпионаты медальчесе буларак күз алдыма киттерәм. Шулай ук бизнес ачу фикерләре дә бар.

ИНТЕРВЬЮНЫҢ ТУЛЫ ВАРИАНТЫН БИРЕДӘ КАРАГЫЗ:

ФӘНҮЗӘ КАДИРОВА: ХОККЕЙ – КЫЗЛАР УЕНЫ ТҮГЕЛ, ДИЛӘР ИДЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев