Логотип Идель
Бу – тема!

ФИНЛЯНДИЯ ТАТАРЫ РУСЧА БЕЛӘМЕ?

Кеше озак еллар еллар читтә яшәсә дә, һәрчак туган ягына тартылачак. Шундый кешеләрнең берсе Финляндиядән килгән музыкант, җырчы, эшмәкәр – Дениз абый Бәдретдин дә, 4нче гимназия-интернаты кызлары белән очрашу вакытында, милләтеңне, динеңне, гореф-гадәтләреңне берничек тә югалту мөмкин түгеллеген дәлилләде.

«Әби-бабаларым Татарстаннан. Инкыйлабтан соң алар Мәскәүгә күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Күпмедер вакыт узгач, Финляндиягә үк китеп барганнар. Ул заманда Финляндия җире Рәсәй империясенә кергәнлектән, Мәскәү-Финляндия арасын үтү җиңел була. Инкыйлабтан соң Финляндия СССРдан аерылып чыккан. Кызганыч, әби-бабама бу вакыйдан соң кире кайту кыенлаша», – ди Дениз әфәнде.

Дениз абый чыгышның башыннан ахырына кадәр саф татарча сөйләде. Залда утырган һәркемне «Татарстаннан, татар халкыннан ерак булып та, ничек татар телен саклап кала алган икән?» дигән сорау кызыксындырды. Дениз Бәдретдин 3 бала үстерә икән. «Әниләре – фин, шуңа алар фин телен камил беләләр. Шулай ук, швед һәм инглиз телендә мәктәп чорыннан ук сөйләшәләр. Ә татар телен алар гаиләдә куллана. Оныгым Казанда үткән Бөтендөнья татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңеп чыкты», – дип шатлыгы белән уртаклашып алды, хәтта. Финляндиядә татар телен куллану белән бернинди дә авырлыклар юк икән. Телисең икән, үз телеңдә сөйләшәсең, үз динеңне тотасың – бер кеше бер нәрсә әйтми. Безгә Дениз абыйның рус телен белү-белмәве дә кызыклы булды. Соравыбызга «30 ел буе ике ил арасында йөри торгач, әз-мәз аңлыйм. Икенче телне кимсетергә ярамый», – дип җавап бирде.

Очрашу азагында безгә – кызларга мөрәҗәгать итеп, болай диде Дениз әфәнде: «Кызларның роле җәмгыять өчен бик әһәмиятле. Сез – булачак әниләр. Башыгызны теләсә-нәрсә белән бутамагыз. Татар булуыгыздан оялмагыз. Һәрчак уяу торыгыз, үз көчегезгә ышаныгыз!»



Илзирә Гыйззәтуллина,
Казан шәһәре, 4нче гимназия-интернаты укучысы
2015 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев