Логотип Идель
Бу – тема!

ФИЛОЛОГИЯ ИНСТИТУТЫ "ЧЕБЕШЛӘРНЕ САНЫЙ"

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты “чебешләрне саный”. Быел КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 1292 беренче курс студенты кабул ителгән. Аларның 455е чит илдән, ә 837се Россия гражданнары. Бу турыда институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

“365 укучыны бюджет, 927 баланы килешү нигезендә кабул иттек. Чит илдән килүчеләр дә байтак, студентлар 11 илдән килеп белем ала”, - ди ул.

Институтның беренче курсына Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Кытай, Мисыр, Индонезия, Корея, Төркия һәм Монголиядән килгәннәр. Чит ил студентларының 450се түләп укый, 5се дәүләт биргән квота нигезендә белем алачак. 

Билингваль белем бирү

Институтта икенче ел рәттән ике телдә, ягъни рус һәм татар телләрендә белем бирә торган укытучылар әзерләнә. Быел әлеге юнәлешнең көндезге бүлегенә 92 студент кабул ителгән. Алар арасында булачак математика, физика укытучылары, инглиз теле һәм төрек теле укытучылары, башлангыч мәктәп укытучылары бар”. Шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре әзерли торган 50 кешелек читтән торып уку төркеме дә тупланды”, - ди филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов.

15 мең сум стипендия!

Республика заказы нигезендә кабул ителгән әлеге студентлар ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия ала. Беренче семестрда әлеге акча аларның һәркайсына эләксә, алга таба аны алу өчен тырышырга туры киләчәк. “Стипендиягә ия булу өчен “5”леләр саны 50%тан артырга тиеш”, - ди институт директоры, - болай булмаган очракта студентлар стипендия алмаячак.

Ә аннан соң...

Аннан соң шушы юнәлештә белем алган студентлар 5 ел дәвамында үзләре килешү төзегән мәктәптә эшләргә тиеш булачак.

Алда ниләр көтә?

Киләсе елга институт билингваль гына түгел, полилингваль укытучылар әзерли башларга җена. Алар татар, рус телләреннән тыш, инглиз телендә дә белем бирергә өйрәнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев