Логотип Идель
Бу – тема!

ФИГУРА «САУ БУЛ, ТИК БӘХЕТЛЕ БУЛ» ДИМӘСЕН ӨЧЕН, ТӨНГӘ НӘРСӘ АШАРГА?

Яхшы хәбәр, кызлар: йокы алдыннан ашарга ярый! Тик чамасын белергә кирәк, ди диетологлар. Йокы алдыннан ашап та, матур фигураны саклап калып була. Бу хакта тулырак безнең язмада.

Кайбер диетологлар сөт ризыкларын иң яхшы вариантларның берсе дип саный, ә икенчеләр исә, киресенчә, йоклар алдыннан сөт, кефир әчәргә яки эремчек ашарга киңәш итми. Алар әйтүенчә, бу ашамлыклар кандагы шикәрне арттыра. Шушы ук фикер белән килешеп, икенче диетологлар төнгә ботка, җиләк-җимешләрдән дә авыз итмәскә куша. Иң яхшысы – алар урынына майсыз ит, балык һәм яшелчәләргә өстенлек бирү.

Берсе бер төрле, икенчесе башка төрле сөйли, дип тилмертеп бетергәнче, без сезнең фигурагызга чыннан да зыян китерми торган ашамлыкларны тәкъдим итәргә булдык. Түбәндә язганнарны карап чыгыгыз:

Йокларга яткач, ашыйсы килеп, качып кына кухняга чыкканнарга иң яхшысы – чикләвек. Тик аны 30-50 г. артык ашамаска киңәш ителә. Чикләвекләр арасыннан миндаль, кешью, фундук яки арахис сайлагыз.

Җиләк-җимешләрдән исә кичке аш өчен яшел алма, киви, чия, кара җиләк һәм кура җиләген ашагыз. Шулай ук аларны туңдырылган рәвештә ашау да организм өчен файдалы булачак.

Бәрәңгедән кала, төрле яшелчәләр турында да онытмагыз. Кишерне кырып, бер кашык каймак салып ашау зыян китермәячәк. Ә менә баллы кишерле запеканка ашасагыз, фигурагыз «Сау бул, тик бәхетле бул» диячәк. Шуңа күрә төнгә каршы нәрсә дә булса ашар алдыннан, 10 тапкыр уйлагыз.  Яшел төстәге яшелчәләрне кичке менюга кертү кирәк: брокколи, шпинат, салат яфрагы. Авокадо яратучылар исә төнгә каршы аңа пешгән йомырка өстәп, тәмләп һәм курыкмый ашый алалар. Гомумән, йомырка файдалы һәм туклыклы продукт. Әмма аны 2 данәдән дә күбрәк ашамагыз.

Балык – кичке аш өчен шәп вариант. Әмма балыкның майсыз сортларын сайларга кирәк. Аны парда гына әзерләргә киңәш ителә. Кич белән ит тә ашап була, тик шулай ук майсыз һәм кыздырылмаган килеш кенә.

Кызлар, бигрәк тә сезнең өчен, сыер сөтен үсемлек сөтенә алыштыра аласыз: миндаль, карабодай, чикләвек, солы, кокослыга.  Составында өстәмә шикәр булмаган сөт алмаштыргычларын гына сайлап алырга кирәк. Тагын шуны да истә тотыгыз: төнгә бернинди дә чәй яки кофе эчәргә ярамый. Бик эчәсегез килсә, үлән чәе ярдәмгә килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев