Логотип Идель
Бу – тема!

"ФЕРСМАН": 3 УРЫН БЕЗНЕКЕ!

Безнекеләр өченче! Кайда дисеңме? Геология буенча Бөтенроссия олимпиадасында! Анда кемнәр катнашкан, уңышка ирешү сере нидә – болар турында тулырак безнең язмада.

26 июль-5 август көннәрендә Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә XII Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасы булып узды. Анда Россиянең 29 өлкәсе һәм Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия кебек 7 илдән 39 команда катнаша. Ә Татарстаннан “Ферсман” командасы 3 урын белән әйләнеп кайта!

8 кешедән торган әлеге командадагы укучыларның күбесе -  КФУның IT-лицеенда белем алаучылар. Шулай ук алар арасында Казанның 93 номерлы гимназиясе укучысы да бар.

Элина Гайнуллина, Казанның 93 номерлы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы, “Ферсман” геологик клубы әгъзасы:


Ни өчен Ферсман?


– Александр Ферсман – бөек минералог. Без Мәскәүдә аның музеенда булдык. Галимнең эшчәнлеген дә, музейны да бик ошатып кайттык һәм үзебезнең геологик клубыбызга да аның исемен бирергә булдык.

“Ферсман” командасы әгъзалары:

1. Анна Гаврилова,  КФУ  IT-лицееның 7 сыйныф укучысы;
2. Айша Хәмитова, КФУ  IT-лицееның 10 сыйныф укучысы;
3. Александра Маслова, КФУ  IT-лицееның 8 сыйныф укучысы;
4. Таһир Галимов, КФУ  IT-лицееның 10 сыйныф укучысы;
5. Адель Сөнгатуллин, КФУ  IT-лицееның 9 сыйныф укучысы;
6. Булат Газизуллин, КФУ  IT-лицееның 10 сыйныф укучысы;
7. Элина Гайнуллина, Казанның 93 номерлы гимназиясенең 10 сыйныф укычысы;
8. Александр Колущинский, КФУ  IT-лицееның 11 сыйныф укучысы.






Әзерлек ничек барган?


– Олимпиадага бер ел дәвамында КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институты базасында әзерләндек. Дәресләр атна саен узды. Университетта иң яхшы мөгаллимнәрдән белем алдык. Ике айга бер тапкыр алган белемнәребезне практикада күрсәттек. Ә иң төп сынау Республикакүләм кыр олимпиадасы иде. Анда беренчелекне яуладык һәм VI Россиякүләм олимпиадага “юллама” алдык.

Җәй айлары булуга карамастан, әзерлек туктап тормады. Күп дигәндә ике көн ял итеп алдык та,  яңадан “эшкә” тотындык. Чөнки безгә яхшы нәтиҗә кирәк иде.

Ә аңа әзерләнмичә генә ирешеп булмый.

Олимпиада ничек узган?


Ныклы әзерлек белән килүебезгә карамастан, олимпиада шактый катлаулы булды. Өстәвенә сәгать аермасы да зур: +4 сәгать! Башка командалар да яхшылап әзерләнгән. Тик без бирешмәдек: ахыргача җиңү өчен көрәштек. Һәм безнең килеп чыкты! Өченче урынга лаек булуыбызны белгәч, шатлыктан сикерә-сикерә кычкырдык. Ахырга кадәр үзебезнең ничәнче урында булуыбызны белмәдек бит.

Олимпиада кысаларында уздырылган сынауларның исемнәре:

“Геологик маршрут”
“Палеонтология”
“Гидрология”
“Радиометрия”
“Минералогия һәм петрография”
“Нефть һәм газ”
“Геологик хисап” һ.б.


Ә бүген...


– Бүгенге көндә ял итәбез. Якын арада командабыз белән Ульяновск өлкәсенә экспедициягә барып кайтырга планлаштырабыз.

Ә киләчәктә...

– Инде берничә ел геология факультетына укырга керергә хыялланам. Геология – бик кызыклы фән, үзе бер дөнья.

Таһир Галимов, КФУ  IT-лицееның 10 сыйныф укучысы, “Ферсман” геологик клубы әгъзасы:



– Олимпиадага бер ел дәвамында бик ныклап әзерләндек. Җәйге каникулларда да әзерлекне туктатмыйча, әлеге олимпиадада җиңүне максат иттек. Олимпиадада 11 төрле бәйге уздырылды. Аларның һәрберсе өчен аерым балл куелды. Уңышка ирешер өчен көчебездән килгәннәрнең барысын да эшләдек. Киләчәгемне дә геология белән бәйләргә телим. Минем гаиләдә барысы да геолог. Бәлки, шуңадыр: кечкенәдән геолог булырга хыялланам.

Адель Сөнгатуллин, КФУ  IT-лицееның 9 сыйныф укучысы, “Ферсман” геологик клубы әгъзасы:

– Мине олимпиаданың оештырылу дәрәҗәсе сокландырды. Шартлар да бик яхшы иде. Башка төбәк, илләрдән килгән яшьтәшләребез белән дә бик тиз уртак тел таптык.

Ә олимпиаданың үзенә килсәк, максатыбыз беренче өчлеккә эләгү иде, тик башта бераз арттарак калып килдек. Аннан, бер йодрык булып тупланып, 3нче урынны яуладык. Һәм моңа бик шатбыз!

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев