Логотип Идель
Бу – тема!

ФАТИР УРЫНЫНА ФОТОАППАРАТ?!

Левитация законын «Һарри Поттер» әсәрләрендә генә очратканың бармы? Йолдызлар кабызып йөрүчеләр дә ниндидер әкиятләрдә генә яши дип уйлыйсыңдыр әле, шәт? Ә менә мин басу-кырда яки лапаста – гомумән, авылның теләсә кайсы урынында үз куллары белән могзиҗа ясый алучы кешене беләм.

Белешмә


Исеме: Илназ Мөхәрләмов


Туган көне: 1997нче елның 18нче феврале


Туган ягы: Әтнә районы, Олы Әтнә авылы





- Илназ, фотосәнгать белән ничек мавыгып киттең?

- Берсендә әти белән балыкка барырга туры килде. Күз алдына китер: тип-тигез елга, җилнең әсәре дә юк, янәшәдә бертөрле куаклар үсеп утыра, аларның елгада чагылышлары күренә, бөтен якта томан һәм боларның барысын яктыртып кояш чыгып менә. Шул кадәр матур иде һәм мин бу күренешне телефонга фотога төшерергә булдым. Ләкин килеп чыккан сурәт миңа бөтенләй ошамады. Фото үзе матур, ә менә сыйфаты – бик начар. Күзләр күргән матурлыкны фотога күчереп булмады, кыскасы. Шул хәлдән соң минем фотоларның сыйфатын арттырырга өйрәнәсем килә башлады. Мәктәпне тәмамлап, университетта укыганда 25000 сум акча тупладым. Тулай торак бурсәләр, фотоаппарат алам, бирмәсәләр фатир «снимать» итәсе була, дип уйлаган идем. Тулай торактан бүлмә биргән көнне үк фотоаппарат алып кайттым. Nikon D3200. Шуннан башланды инде бөтен нәрсә. Иң беренче вакытта кадрлар йә ап-ак, йә кап-кара чыга иде. Ә аннары тәҗрибә килде.

- Үзеңнең фотога төшерү стилең бармы?

- Фото төшерүнең берничә юлы бар. Беренчесе: идея барлыкка килә һәм син шул идеяне тормышка ашыру өчен тырышасың. Мәсәлән, янып тора торган кул фотосы шулай ясалды. Янган әйбер төшерергә дигән уй килде башка. Мин, гомумән, бөтен нәрсәне яндырырга һәм шуны төшерергә яратам, төтен, ут эффекты таң калдыра мине. Бу юлы да нәрсәне «яндырырга» дигән сорау туды. Теләсә нинди әйберне һәр кеше дә яндыра ала. Ә үзен бөтен кеше яндыра алмый, дөресрәге ничек яндырырга икәнен белми. Кулны ничек яндырырга икәнен интернеттан карадым һәм дустым белән шуны эшләп карадык. Икенчесе юл: берәр матур кадр күрәм һәм шуны кабатларга, охшатырга тырышам. Абый «Менә син фото белән шөгыльләнәсең, ә үзең кемнеңдер кадрын гына кабатлыйсың», – дип көлә. Ә минем җавабым гади: «Абый, менә син – музыкант. Ләкин гитарада уйнарга өйрәнгәндә, үзең көй уйлап чыгармагансың, башка кеше көен уйнарга өйрәнгәнсең бит», – дим. Миңа калса, кеше фотосын кабатлаудан куркырга кирәкми. Кадрның төзелеше килсәк, беләм, бөтен җирдә дә «Закон третей» турында сөйлиләр. Ягъни кадрны горизонталь, вертикаль яктан өчкә бүлеп эш итү турында. Әйе, бу оптималь вариант. Ләкин бик үк дөрес түгел, минемчә. Бу киңәш кенә, мәҗбүрият түгел.

- Нәрсә төшерергә яратасың?

- Очышта булган әйберләрне төшерү ошый. Моны левитация эффекты дип атыйлар. Миңа төгәл копияләр тудыру кызыклы түгел, шуңа күрә гадәти әйберләрне очарга «мәҗбүр итәм». Мәсәлән, берьюлы без кәгазьдән эшләнгән «журавликлар»ны «очырттык».



- Ә очышның сере нәрсәдә?

- Мин фотошопта начар эшлим, шуңа күрә махсус җайланмаларым күп. Фотошопны минимумга җиткерер өчен, лескалар, тимер чыбыклар кулланам. Кызык инде, кадрны караган кеше аны ничек төшергәнне күз алдына да китерми, мисал өчен, мин аны берәр нинди сарайда, яки берәр пычрак урында да төшерә алам, ә ул моментлар ахырдан барыбер күренми. Ә чынлыкта кадрның ничек барлыкка килүе бер дә матур күренеш түгел. Мәсәлән, баскыч сыман телемләнгән мандарин авылда, сарайда төшерелде.

Элек «урам фотографиясе» дигән юнәлешне аңламый идем. Яхшы фото өчен фотограф күп көч түгәргә, алдан әзерләнергә тиеш дип уйлый идем. хәзер исә, киресенчә, шул юнәлешкә өстенлек бирәм. Кадрларның «куелган» булуы түгел, ә нәкъ табигый килеп чыгуы ошый.

- Сине нәрсә илһамландыра?

- Йолдызлр һәм таулар илһамландыра. Кич җиткәч, чыгып төшереп карыйсың – барып чыкмый. Айны төшереп карыйсың, йә бик якты, йә кап-кара була. Бернәрсә күренми кадрда. Кышкы якта диафрагма, выдержка белән экспериментлар ясый башладым. Беренче кадрда йолдызларны вак чебенгә охшаткан идем. Аннары кыш көнне чебен булмавым искә төшердем дә, экспериментның барып чыкканлыгын аңладым. Бераздан «Гелиус» исемле совет заманыннан калган объектив таптым һәм шуннан инде чып-чынлап йолдызлар төшерә башладым.

- Фотога төшерергә өйрәнү өчен махсус курсларга йөрдеңме?

- Юк, мин барысын да үзлегемнән өйрәндем. Тик шулай да, физика белемнәре бу процессларда бик ярдәм итә, физиканы чыннан да белергә кирәк.



- Синеңчә, яхшы фото гадәти фотолардан нәрсә белән аерыла?

- Мин тарихы булган фотоларны «текә» һәм «яхшы» дип саныйм. Бәйгеләрдә дә туй фотосы яки гадәти модель портреты түгел, ә юкка чыгып бара торган берәр кабилә төшерелгән фото җиңү яулый. Нинди дә булса тарихны сөйләп бирә ала торган фото һәрчак үзенчәлекле була.

- Ни турында хыялланасың?

- Хыялларым икәү. Беренчесе – космоска менеп, махсус текә аппаратлар ярдәмендә, аннан җир шарын төшерү. Икенчесе – фоторепортер булу. Ләкин төрле газета-журналлар өчен модельный показлар төшереп йөрү түгел. Дөньяда барган вакыйгаларга үз өлешемне кертәсем килә. Һәр вакыйганың (митинг, сугыш, бәрелешләр, мәсәлән) эчендә булырга, кешеләргә чынбарлыкны нинди бар, шулай күрсәтергә хыялланам. эчендә буласым һәм кешеләргә чынбарлыкны нинди бар шундый итеп җиткереп барасы, фотолар аша кешеләргә тирән тәэсир ясыйсым килә.

Миләүшә Нигъмәтуллина








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев