Логотип Идель
Бу – тема!

ФАРСЕЛЬ ЗЫЯТДИНОВ: «МӘХӘББӘТ БЕРКАЙЧАН ЮГАЛМЫЙ!»

Бакчачы, галим, икътисад фәннәре докторы, язучы Фарсель Зыятдиновның сөекле хатыны, шагыйрә Фирая Зыятдинованы югалтуына дистә елдан артык вакыт үткән. Тик Фарсель абый бүген дә аның турында күз яшьләрсез генә сөйли алмый. «Чын мәхәббәт беркайчан да үтми!» – ди ул.  

Шәпи бизнесы

Мин кечкенә чакта бик шук малай идем. Кузна уены вакытында бөтен малайларның шәпиләрен (атның, сыерның ашык сөяге, бәкәл сөяге. – Авт.) бәреп егып, отып бетерүче дә мин булдым. Ул чакта иң күп шәпи җыярга дигән омтылыш булган күңелдә. Барлык шәпи дә миндә булгач, малайлар соңыннан: «Фарсель, бер генә шәпи бир инде», – дип, минем янга килә. Сорап килмәсләр иде, уенга шәписез алмыйлар. 3 яки 5 тиен акчага сатып җибәрәм. Ул чакта ук безнең бизнес башланган булган инде! Югыйсә 5-6 яшьлек балалар гына бит әле...

Бакчачылыкка тәүге адымнар

Бакчачылык белән кызыксыну бала чактан ук башланды. Хәтеремдә, бервакыт, таллыкка баргач, анда үсеп утыручы кыргый карлыганнарга игътибар иттем. Аларны төпләп алып кайтып, бакчабызга утырттым. Шулай итеп, бакчабызда беренче тапкыр карлыганнар үсә башлады.

1946 елда, әти армиядән кайтышка, Пучы базарыннан орлыклар сатып алып, кыяр үстереп карарга булдым. Әтиебез 1947 елда гына кайтты, ул кайтканда инде киртә буенда үсеп утыручы кыярларым саргая башлаган иде. Ә мин ул чакта “зуррак булган саен, кыяры тәмлерәк була” дип уйлый идем. Әти шулай да сер бирмәде: «Рәхмәт, рәхмәт, улым», – дип, баштан сыйпады.

«Һәр бакчада кыяр үссен иде!..»

Гаиләдә без 6 бала үстек. Әни бик тырыш иде безнең. Һәрвакыт запас оныбыз булды. Ач булдык дип әйтә алмыйм. Ул елларда Минзәлә  авылыннан руслар килеп, тозлы кыяр һәм помидор сата башладылар. Халык шуны чират торып ала! Кечкенә булсам да, шуңа бик нык күңелем әрни иде. Русның әчегән кыярын алганчы, бакчада үзеңнең яңасын үстереп тә ашарга була бит! Шушы әйбер миңа тынгы бирми иде. Күңелемдә хыял барлыкка килде – бөтен кеше дә үз бакчасында үскәнне ашаса иде, дип теләдем. Радиода бакчачылык турында иң беренче тапшыруны эшләгәндә, миңа 27 яшь иде. Аннан соң йөзләгән тапшыру эшләнде, китаплар басылды. Соңгы елларда Татарстан авылларында булган саен сөенеп кайттым – халык үзе үстергәнне ашый. Һәр хуҗалыкта яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары бар. Балачак хыялым чынга ашкан, димәк. Дөрес, бу – күпьеллык хезмәт һәм тырышлык нәтиҗәсе.

Мәхәббәтнең ишек кагуы

Фираяны беренче тапкыр күргәндә, мин 3нче курста укый идем. Аның 1нче курска килгән чагы. Уку елы башланып киткәч, әдәбият түгәрәгенә тәүге тапкыр җыелган көн иде ул. Бу көнне студентлар белән очрашуга язучылар килде. Шул кичәдән соң мин аны озата кайттым.

Икенче тапкыр күрешүебез исә кичке биюләр вакытында булды. Фирая кич буе башка егет белән биеде. Мин читтән генә боларны күзәтәм, озата кайтырмы икән, дим. Биюләр тәмамлангач, болар бергә чыгып киттеләр. Мин артларыннан барырга булдым. Матур гына сөйләшеп кайталар. Әллә, мин әйтәм, боларның мәхәббәтләре кабындымы икән? Кызыл Позиция урамында урнашкан тулай торакка җитәрәк, мин борылдым да кире киттем. Шулвакыт Фирая: «Фарсе-ель!» – дип эндәште һәм йөгереп яныма килде. Ул минем үзләрен күзәтеп барганны күргән булган икән. Үзенчә мине шулай сынаган, күрәмсең. Ә мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым бит!

 Узып булмый язмыш кушканнан

 Озак та үтмәде, без, әти-әниләрдән фатиха алып, никах укыттык, туй иттек. Фираяны гаиләм дә, авылдашлар да бик яраттылар. Аны яратмаслык та түгел иде шул! Ул үзе дә безне үз итте. Каникулларда да гел Актанышка, әти-әниемә ярдәм итәргә кайтып китә иде.

1965 елда Алсуыбыз дөньяга килде. Әмма кызыбызның язмышы аянычлы булды. Безне фатирга керткән хатын аңа әтисеннән калган ризыкларны ашата. Ул ирдә йогышлы авыру булган. Шул хәлдән соң 2 яшьлек гөл кебек кызыбыз сулды, безне калдырып мәңгелеккә китте... Бу вакыйганы икебез дә бик авыр кичердек. Фирая озак вакыт аның үлеменә ышана алмады. Әмма язмыштан узып булмый. Никадәр генә авыр булмасын, тормышны дәвам итәргә кирәк иде.

Бер-бер артлы 3 улыбыз – Айдар, Айваз, Айнур дөньяга килде. Ләкин язмыш безне кабат сынады. Армиядә кыйналып, улыбыз Айваз II төркем инвалид булып кайтты. Күп тә үтмәде, улыбыз Айнур авариягә очрады. Кайсы ана йөрәге генә түзәр икән бу кадәр хәсрәткә?! Шушы кайгылар, борчу-мәшәкатьләр Фираяның сәламәтлегенә начар йогынты ясады.

Мәхәббәт беркайчан югалмый

Тормышта уңышларга ирешүем Фираяның ышанычын тою аркасында гына. Мин туктаусыз командировкаларда идем, шуңа күрә балалар да күбесенчә аның тәрбиясендә булды. Бүгенге көндә 38нче китабым басылырга әзерләнә. Шуларның 25е аның кулы аша узган. Китап басу – бик зур хезмәт бит ул. Тик Фирая беркайчан зарланмады, «юк» димәде. Һәрчак риза булып, теләп башкарды. Гомумән, ул минем ярдәмчем дә, илһамчым да була белде. Бик акыллы, зирәк, тырыш, кайгыртучан кеше иде ул.  

 Фираяны югалту ачысын бик авыр кичердем. Мәхәббәт үтә, диләр. Ничек үтсен ул? Әгәр чын ярату икән, ул беркая да китми. Бакыйлыкка күчкәненә 13 елдан артык вакыт узды, ләкин аңа булган сагыну кимеми. Фаҗигаләр кабат йөрәктә яңара. Алар күңелдәге юксыну хисен тагын да арттыра гына. Фираяның һәр әйткән сүзен, һәр хәрәкәтен әле дә хәтерлим. Аның белән булган урыннардан узганда, барысы да кабат искә төшә. Мин аны бүген дә яратам һәм шундый сагынам...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев