Логотип Идель
Бу – тема!

ФАНФИКШН – ЯҢА ЗАМАН СӘНГАТЕ

«Фанфик» дигән төшенчә белән танышмы сез? Ә бәлки үзегезнең дә укып караганыгыз бардыр? Язып та караганыгыз бар?! Әллә инде «нинди сәер сүз бу?» дип аптырап калдыгызмы? Борчылмагыз, хәзер аңлатабыз!

Фанфикшн, яки фанфик (ингл. fan – фанат һәм fiction – матур әдәбият) – төрле әдәби әсәрләр, фильмнар, комикслар, компьютер уеннарының сюжетына таянып язылган хикәя.

Әлеге әсәрләрнең авторларын фикрайтерлар дип атыйлар. Искәртеп үтик, һәркем фанфик авторы була ала. Фикрайтерларны аерым бер субкультура дип тә әйтеп була. Аны күбесенчә мәктәп укучылары һәм студентлар тәшкил итә.

Фанфиклар төрле фэндомнар буенча языла. Тагын бер яңа сүз... Фэндом – ул сәнгать әсәрләре (китап, кино, сериал һ.б.) белән бәйле уртак кызыксынулары булган кешеләрнең формаль булмаган җыелмасы. Фанфиклар яшьләрнең яраткан урыны булган Интернет челтәрендә үсеш ала.

Тарихы нинди?

Фанфиклар яңа күренеш булып саналса да, аларны инде моннан 500 ел элек тә язганнар. Аның башлангыч формасы итеп Роберт Генрисонның 1492 елда дөнья күргән «Завещание Крессиды» китабын атарга була. Ул Джефри Чосерның  «Троил и Крессида» китабының дәвамы булып санала.

Ә ХХ гасыр башларында Льюис Кэроллның «Алиса в Стране Чудес» әсәрен гомумән башка яктан ачалар: аның нигезендә Фрэнсис Элиза Ходжсон-Бёрнетт һәм Эдит Несбит тарафыннан «пародия»ләр языла.

Шулай ук Артур Конан Дойлның фанатлары Шерлок Холмс турындагы әсәрләрнең берничә вариантын иҗат итә.

Димәк, фанфиклар язу Интернетсыз чорда ук башланган, ә Интернет барлыкка килү белән алар тагын да үсеш алганнар.

«Плагиат түгелме соң?»

Фанфикларны плагиат дип әйтеп булмый, чөнки ул коммерция максатлары белән түгел, ә башка фанатларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен языла.

Уйлап карагыз, сезнең дә шундый хәлдә калганыгыз бардыр: кинофильм яки берәр китапта яраткан героегыз үлә, кайбер очракта дәвамын карыйсы/укыйсы килми башлый. Шулкадәр ияләнгән геройның кинәт юкка чыгуын кабул итәргә авыр булырга мөмкин. Яки яраткан героегыз үзенә пар итеп сез теләгән персонаны түгел, ә башканы сайлый...

Нәкъ менә бу очракта инде фанфиклар ярдәмгә килә ала. Укыган китабыгызга таянып язылган фанфикны табасыз да (популяр китап икән, табуы кыен булмас) – рәхәтләнәсез.

Фанфикларның үлчәмнәре:

– Драббл – вакыйганы яки геройны тасвирлаган кечкенә генә өзек

– Мини – минималь күләмле, 20 биттән* дә артык түгел

– Миди – уртача күләмле, 70 биткә кадәр

– Макси – максималь күләмле, 70 биттән артык

*А4 бите күз алдында тотыла.

Фанфик рейтингы, яки яшь чикләүләре:

– G – барлык аудиториягә дә укырга ярый

– PG-13 – 13 яше тулмаган балаларга уку киңәш ителми

– R – 18 яше тулмаганнар әти-әнисе рөхсәте белән генә укый ала

– NC-17, NC-21 – балалар өчен түгел.

Иң танылганнары:

* «Гарри Поттер и методы рационального мышления» Элиезер Юдковский

* «Кольцо тьмы» Ник Перумов

* «Трилогия о Драко» Кассандра Клэр

Уңай яклары нидә?

1. Фанфик укыр өчен сезгә бер әйбер генә кирәк булачак: ул – Интернет.

2. Үзеңне «язучы» буларак сынап карау. Күзаллау, сүз белән эшләү, фикереңне җиткерә белү – бу синдә камилләшәчәк сыйфатлар.

3. Теге яки бу әсәргә кызыксыну уятырга мөмкин. Фанфиктан оригиналга күчү.

Әлбәттә, югары технологияләр алга киткән чорда яшүсмерләрнең фанфик булса да укуы шатландыра. Ләкин бу язмалар эстетика, әдәби тел, матур сөйләм ягыннан артта калалар. Шуңа күрә зәвыкны тәрбияләр өчен классик әсәрләребезгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Таңсылу Фасхиева, 15 яшь, укучы:

– Буш вакытымда мин фанфиклар укып утырырга яратам. Гадәттә берәр чит ил фильмнары яисә күңелемә ошаган әсәрләр буенча язылганнарын. Мәсәлән, минем яраткан фильм «Шерлок Холмс» турында. Фанфиктагы вакыйганы фильмда булган әйберләр белән чагыштырам, уйланам.

Булат Гатауллин, 17 яшь, студент:

– Фанфикларны китап белән чагыштырып була. Син аларны ял итәр өчен, вакытыңны кызыклы үткәрер өчен укыйсың. Китап, сериал, аниме я башка син карый торган әсәр бетә, син аның бетүен теләмисең, аларның геройларына шулкадәр ияләшкән буласың... Ә монда алар турында фанфик бар. Әлбәттә, синең анда вакыйгалар ничек барганын беләсең киләчәк. Фанфикны яхшы язучы булса, син аның яңа фанфикларын көтеп кенә торачаксың.

Айгөл Гарифуллина, 17 яшь, укучы:

– Мин фанфиклар укырга яратам. Ләкин хәзер вакыт җитеп бетми, экзаменнар борын очында. Фанфикларны уку җиңел. Күп очракта фанфикларда безнең көндәлек тормыштагы вакыйгалар сурәтләнә, шуңа да аларны уку ниндидер файда да китерә ала дип уйлыйм. Кызыклы яшьләр, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында берәр фанфик тәкъдим итсәләр, рәхәтләнеп укыйм.

Айзилә БИЛАЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев