Логотип Идель
Бу – тема!

«ФАКЕЛ» ЯҢА ЙОЛДЫЗЛАР КАБЫЗДЫ!

14-20 октябрь көннәрендә Казанда “Факел” фестиваленең икенче туры гөрләп узып китте. “Факел” — “Газпром” оешмасы тарафыннан 2004 елдан бирле ике елга бер мәртәбә уздырыла торган фестиваль. Биредә оешманың 19 филиалы үз вәкилләрен тәкъдим итә.

Ачылыш тантанасында ТР премьер-министры Алексей Песошин катнашучыларны:

- Барлык катнашучыларга мавыктыргыч иаҗди көрәш һәм матур чыгышлар теләп калам. Залда хөкем сөргән атмосфера һәм җанатарлар ярдәме сезгә энергия бирер дип ышанам! – дип сәламләде.

Фестиваль дә 5-10, 11-17 һәм 17 югарырак яшьтәгеләр катнаша. Биредә вокал (халык җыры, эстрада җыры, классик җыр, джаз), хореография (халык, эстрада, бал, классик), вокаль-инструменталь һәм башка юнәлешләрдә чыгыш ясарга мөмкин иде. Шулай ук “Яшь рәссам” номинациясендә дә җиңүчеләр билгеләнде.



Казан кызы Энҗе Әхмәтҗанова «Газпром трансгаз Казань» оешмасы исеменнән “Факел”да икенче тапкыр чыгыш ясый икән:

- Һәр икесендә фольклор номинациясендә катнаштым. 2016 елны “Ятим бала” мөнәҗәте башкардым, номер өчен кубызда уйнарга өйрәндем. Әлеге чыгышым белән беренче урын яулап, Сочига финалга уздым. Анда да беренчелекне яуларга насыйп булды. Быел исә “Сөембикә” бәете белән чыгыш ясадым һәм моның өчен курайда уйнарга да өйрәндем. Курайда уйнаганда бераз ялгышуым сәбәпле, икенче урын алдым.

Әлеге бәйге чит ил кешеләре белән, башка милләт вәкилләре белән танышырга, дуслашырга мөмкинлек бирә. Үзем халык җырлары белән кызыксынгач, миңа башка милләтләрнең дә фолькор җырларын тыңлау ошый. Түбән Новгородтан килгән бер төркем белән 2016 елдан бирле аралашабыз, быел да очрашырга насыйп булды. Алар миңа чуваш телен, мин аларга татар телен өйрәтәм. Кайчак миңа Вконтактеда: “Ә менә бу сүз Казанча ничек була?”, - дип язалар (көлә), - дип хис-кичерешләре белән уртаклаша ул.





Чараның гала-концертында иң-иңнәр дип табылган катнашучылар белән беррәттән “Голос” тапшыруы җиңүчесе, татарстанның халык артисты Динә Гарипова да чыгыш ясады.

Конкурста 1, 2 урын яулаучылар барысы да финалга узды, алар май аенда Сочи шәһәренә финалга юл тотачак.



Фотолар "Факел" фестиваленең Вконтактедагы рәсми төркеменнән һәм Энҗе Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев