Логотип Идель
Бу – тема!

ФӘННӘН КУРЫКМА!

11 февраль – Халыкара фәндәге кызлар һәм хатын-кызлар көне.

Рәсми саннар күрсәткәнчә, хатын-кызлар өчен фән өлкәсендә бакалавр, магистр һәм доктор дәрәҗәсен алу мөмкинлеге 18, 8 һәм 2 процент икән. Ир-атлар өчен әлеге күрсәткечләр 37, 18 һәм 6% тәшкил итә.

Әлеге дата БДБ тарафыннан 2016 елда кабул ителә. Аның асылы – яшәп килгән проблемага дөньяның барлык илләренең дә игътибарын юнәлтү, фән һәм техника өлкәсендәге гендер тигезсезлекнең сәбәпләрен ачыклау, хәл итү һәм кызлар һәм хатын-кызларны фәнни даирәгә җәлеп итү өчен чаралар комплексын кабул итү.

Кешелек тарихы мәшһүр спортчы, режиссер, актриса, сәясәтче, хәрби хатын-кызларны хәтерли. Ә менә фән өлкәсендә эшләр ничек икән? Әйдәгез, бергәләп 3 гаҗәпләндерерлек очракны искә төшерик (чынлыкта исә алар дистә тапкырлар күбрәк).

Хеди Ламарр (чын исеме – Хеди Кислер)


 

Атаклы галим, Нобель премиясенең беренче хатын-кыз лауреаты (2 тапкыр), Сорбонна университетының беренче хатын-кыз мөгаллиме Мария Склодовская-Кюрины белмәгән кеше юктыр дөньяда. Ә менә Хеди Ламарр исеме аның кадәр үк киң билгеле түгел. Бар кеше Хеди Ламаррның кино өлкәсендәге карьерасын белә. Голливудның уңышлы фильмнардагы мәшһүр рольләре актрисага суперйолдыз дәрәҗәсеннән тыш 30 млн доллар табыш китерә. Бу әле хәзер дә зур акча, ә ул вакытта Хеди иң бай актрисаларның берсе саналган. Әмма сөйкемле ханымның тагын бер сәләте була. Дусты, танылган авангард композитор Джордж Антейл белән бергә ул уйлап табу белән шөгыльләнә. Алар 1942 елда ясаган система торпедалар белән ерак араларда идарә итәргә ярдәм итәргә тиеш була. Әмма гамәлгә куярга катлаулы булуы сәбәпле, әлеге технология бары тик 1962 елда гына кулланыла башлый (патент 1955 елга кадәр рәсмиләштерелгән була, уйлап табучылар әлеге система өчен бернинди дә табыш алмыйлар). Шунысы кызыклы, Ламарр һәм Антейл системасы бүгенге көндә хәрби өлкәдә генә кулланмый. Без барыбыз да көн саен файдалана торган смартфоннар, Wi-Fi системасының эше дә нәкъ менә шушы системага нигезләнгән. Ламарр исеме АКШ уйлап табучыларының милли дан залына кертелгән, ә алман телле илләрдә аның туган көне Уйлап табучы көне буларак билгеләп үтелә.

Ада Лавлейс




Санаклар, программалар, төрле софт, мобиль кушымталар, гаджетлар – болар барысы да безнең өчен ир-атлар белән бәйле тоела. Чыннан да, программист хатын-кыз исемен озаклап уйламыйча искә төшерүе дә кыен. Ә шулай да беренче программист хатын-кыз булган дисәм, мөгаен аптырарсың, дустым. Ада Лавлейс – мәшһүр инглиз шагыйре Байронның кызы. Бала чактан математика белән кызыксынган һәм бер дигән белем ала. Англиядә бу вакытта танылган галимнәр шактый була, әмма математик, беренче аналитик исәпләү машинасын уйлап табучы профессор Чарльз Бэббидж исеме илдә яңгырап тора. Шулай бервакыт аны Турин университетына лекция укырга чакыралар. Ул укыган лекцияне яшь инженер, Италиянең булачак премьер-министры Луиджи Менабреа француз телендә язып ала. Бэббиджның дусты, уйлап табучы Чарльз Уитстон Ада Лавлейстан әлеге язмаларны инглиз теленә тәрҗемә итәргә сорый. Ада лекцияне тәрҗемә итеп кенә калмый, аларга үз шәрехләрен өстәп тә яза. Һәм шәрехләренең берсендә проектын Бэббидж тәкъдим аналитик машинада Бернуилли саннарын исәпләү алгоритмы тасвирлана. Бэббидж машинаны ясарга өлгерми кала, әмма Ада Лавлейс фәнгә дөньядагы беренче программист булып кереп кала. Шәрехләрне иҗат иткән вакытта Адага 28 яшь була.

Гипатия Искәндәрияле (Гипатия Александрийская)




Хатын-кыз галимнәр һәм уйлап табучылар безнең көннәрдә дә еш кына дискриминация корбаннары булалалар. Ә менә 300-елларда яшәгән Гипатиягә мөнәсәбәт нинди булганын күз алдына да китерергә мөмкин түгел.

Шулай да әтисе, танылган фәлсәфәче һәм математик Теон, тәрбияләп үстергән, белем биргән кыз (аның әнисе Гипатияне тапкан вакытында һәлак була) үз чорының иң күренекле галимнәреннән була. Астрономик таблицаларны санап чыгару белән шөгыльләнгән галимә шәһәр тормышында актив катнаша, Искәндәрия мәктәбендә укыта. Үзенең акылы, зирәклеге белән дан казанган Гипатия чордашларының да ихтирамын яулап ала алган. Хәзерге вакытта ул фән саклаучысы дип санала.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев