Логотип Идель
Бу – тема!

“EuroSkills” җиңүчеләре: Instagramыгыз нихәл?

EuroSkills” ярышларында Россия җыелма командасы беренчелекне яулады. Әлеге сынау тарихында беренче тапкыр безнең ил командасы баллар буенча гына түгел, ә медальләр саны буенча да иң яхшысы, дип табылды. Татарстан катнашучыларын без дә Instagram битләре аша күзәттек.

25-29 сентябрь аралыгында Венгриянең башкаласы Будапешт шәһәрендә алтынчы тапкыр  “EuroSkills” беренчелеге узды. Бу ярышларда Европаның 29 иленнән 600 катнашучы көч сынашты. Ә Россиянең 17 төбәгеннән 48 россияле дә җиңү өчен көрәште.

Аңлатып узыйк, “EuroSkills” – Европада профессиональ осталык буенча иң масштаблы ярыш. Ул 29 ил арасында ике елга бер тапкыр уздырыла. Конкурста 25 яшькә чаклы егет-кызлар катнаша ала.


Быел анда Татарстан данын кемнәр яклады соң?








































Компетенция Фамилия-исем медаль
Инженер дизайны CAD

 
Минеев Альберт алтын
Медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү

 
Гарипова Айгөл

 
-
Мобиль робототехника

 
Дюбанов Андрей

 
алтын
Мобиль робототехника

 
Фадеев Павел алтын
Балта остасы

 
Галиуллин Булат

 
көмеш
Эшмәкәрлек

 
Халеева Карина алтын

Без, татарстанлыларның, республика яшьләренең җиңү шатлыгын уртаклашу бер хәл. Алар үзләре моңа ничек сөенгән икән соң? Ярый әле бөтен хис-кичерешләрне минуты-секунды белән әйтеп салырга Instagram бар!

“Мобиль робототехника” компетенциясендә җиңеп чыккан Павел Фадеевның әлеге социаль челтәрдәге битендә Венгриядән бер генә фотосы да юк. Әллә җиңү шатлыгы шуның кадәр зур булып, онытылып киткәнме, белмәссең. Тик үзенең фотосы төшерелгән баннерның Сахалинда булуы турында Instagramга кертергә онытмаган егет. Паша, Сахалин ерак булса да, Венгриядәге җиңү мизгелләреңне зарыгып көткән идек без синнән.



 




Посмотреть эту публикацию в Instagram




 

Где-то там... На Сахалине, я тоже побывал)))


Публикация от Pavel Fadeev (@_pavel_fadeev__)






Кызганыч, күпме генә эзләсәк тә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Павел белән бергән укып, шулай ук “Мобиль робототехника” компетенциясендә җиңү яулаган Андрей Дюбановның, ә “Инженер дизайны CAD” компетенциясендә башкаларга беренчелекне бирмәгән Минеев Альбертның битен тапмадык. Тик аларның уку йортлары егетләрне шулкадәр ярата, алар өчен шуның кадәр җан ата ки: ярышларда катнашкан мизгелләрен яктыртып барды.



 




Посмотреть эту публикацию в Instagram




 

Болеем за вас, ребята! #EuroSkills2018 #TeamRussia #WorldSkills #WorldSkillsRussia #WorldSkillsKazan2019 #МолодыеПрофесионалыРТ


Публикация от КТИТС (@ktits.ru)






Шушы уку йорты үзе, укытып, аң-белем биргән егетләр турында да алар беренчеләрдән булып яңгыратты:



 




Посмотреть эту публикацию в Instagram




 

Мы одержали блистательную победу! Представители МЦК-КТИТС в составе сборной РФ завоевали золотые медали на европейском чемпионате EuroSkills Budapest 2018. Буквально несколько минут назад были объявлены имена победителей. Наши ребята Андрей Дюбанов и Павел Фадеев в компетенции «Мобильная робототехника» и Альберт Минеев в компетенции «Инженерный дизайн - CAD» принесли в копилку российской сборной золото. Ребята вновь показали профессионализм и высокую подготовку. Поздравляем с победой! МЦК КТИТС: чемпионами становятся здесь! #мцкктитс #EuroSkills2018 #TeamRussia #WorldSkills #WorldSkillsRussia #WorldSkillsKazan2019 #МолодыеПрофессионалыРТ


Публикация от КТИТС (@ktits.ru)






“Балта остасы” компетенциясендә көч сынашып, көмеш медаль яулаган Булат Галиуллин Instagram битен актив алып баручыларның берсе. “EuroSkills”га килгән татарстанлылар арасында Венгриянең матурлыгын беренчеләрдән булып күрсәтте ул.



Әлбәттә инде, җиңү шатлыгы белән дә уртаклашмыйча калмады.



Кемне-кемне, ә “Эшмәкәрлек” компетенциясендә алтын медальгә лаек булган Карина Халееваны Instagramда беркем уздыра алмас, мөгаен. Кызларның егетләргә караганда, хислерәк икәнлеге күптәннән аксиома булуы билгеле. Тик шулай да 881 посты булган әлеге кызны “инстаграмщица” дими, ни дисең! J

Каринаның Россия җыелмасына карата булган мәхәббәте дә көчле. “Гади һәм кыска итеп әйтәм: мин безнең җыелманы өзелеп яратам”, ди ул.




Самолетка утырып, очып киткән вакытта да кулыннан смартфонын ычкындырмый Карина: “Без киттек. Җыелма катнашучыларының дәртле йөзләрен “Аэрофлот” журналының 245нче битендә таба аласыз”, дип яза ул.







Һәм, әлбәттә, чемпион булып танылулары турында пост урнаштырмый калмый.



 




Посмотреть эту публикацию в Instagram




 

Мы чемпионы Европы. Мы завоевали золото. Мы первые!?? ⠀ Первые в компетенции, первые в общекомандном зачете по баллам, первые по медалям. ???? ⠀ Сейчас мне все звонят, поздравляют, а разум до сих пор как в тумане. Пойду пощипаю себя в уголочке, дабы убедиться, что это не сон, а потом с ясной головой все напишу! Спасибо Вам за поздравления, это нереально приятно!?


Публикация от Карина Халеева (@karinakhaleyeva)






Татарстанның данын яклап, «WorldSkills”, «EuroSkills» ярышларында катнашучы яшьләр шундый алар: алтын медаль яуларга да, социаль челтәрләрен алып барырга да өлгерә!

Нәтиҗәдә, Россия конкурсантлары “EuroSkills 2018» ярышларында 9 алтын, 8 көмеш, 2 бронза медаль, ә осталык өчен 10 медальон яулый. Медальләр саны буенча Россия Австрия, Францияне узса, баллар саны буенча Австрия һәм Венгриядән беренче була. Ярышлар тәмамлангач, «EuroSkills» әләме Австриягә тапшырылды. Чөнки 2020 елда әлеге ярышлар шушы илдә узачак. Ә 2022 елда Европа чемпиоантын Санкт-Петербурга кабул итәчәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев