Логотип Идель
Бу – тема!

ЭССЕ КӨННЕ НИШЛӘРГӘ? /лайфхаклар/

Эссе көннәр килде. Хәл китә, гел эчәсе килә... Танышмы? Әйдә, бүген кызу көннәрне җиңел һәм рәхәт  итеп уздыру серләре турында сөйләшәбез ;-)

Иң беренче, бар кеше дә белгән нәрсәдән башлыйк: башым авыртмасын, хәлем китмәсен, дисәң, башка киеп йөрү зарур. Күләгәле урыннарда йөрергә/утырырга тырышырга да онытмыйбыз. Салкын душ керү яки өскә бер чиләк салкын су сибү – эсселек белән көрәшүнең иң яхшы ысулы.

Тагын бер шәп лайфхак: ак шарфны юешләп муенга урыйбыз. Ул кипкәч, яңадан юешләтәбез. Бу алымның эффектын бик тиз тоячаксың!

Туклану

Еш кына эссе көннәрдә бөтенләй ашыйсы килми. Шуңа күрә җәен җиңел ризыклар белән тукланырга тырыш. Майлы, тозлы, кызган ризыкларның күләмен чиклә. Кыяр, карбыз, кавын, грейпфрут кебек хәл кертә һәм сусауны баса торган азыкларга өстенлек бир. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш аша. Вакытлыча иттән баш торып тору да яхшы булыр. Ә менә физик эш белән шөгыльләнсәң, итне кысарга кирәкми.

Эчемлекләр

Без еш кына эссе көннәрдә салкын газлы эчемлекләр эчәбез. Бу дөрес түгел. Беренчедән, ангина барлыкка килү ихтималы арта, икенчедән, газлы су сусауны арттыра гына. Иң яхшысы – бүлмә температурасындагы гадәти су эчү, аңа лимон өстәргә мөмкин.

Кием

Җәен кием җиңел һәм табигый тукымадан булса яхшы. Киемнең ачык төстә булса әйбәт. Аяк киеме җиңел, ачык булсын. Кроссовкиларны бер читкә алып куеп торабыз. Кояш күзлекләре турында да онытмыйбыз.

Косметика

Эссе көннәрдә косметиканы азрак кулланган саен яхшырак. Кояшта күп йөрергә туры килсә, махсус крем сөртергә тырыш.

Организмны ничек суытырга?

  • дымлы салфетка белән колак артык сөртеп алырга;

  • йөзгә термаль су сиптерергә;

  • чигәләргә (висок) ментол мае сөртергә мөмкин.


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев