Логотип Идель
Бу – тема!

ЭССЕ КӨНДӘ НӘРСӘ ЭЧӘРГӘ?

Җәй буе җәйнең булганын сизмәдек. Соңгы көннәрдәге эсселек кенә урамда нинди ел фасылы икәнен искәртә кебек. Эссе көндә, организмга зыян салмыйча гына, сусауны басасы килә.

Җәйге сезонда су Эдефициты һәм су-тоз балансына зыян килү аркасында кан басымы күтәрелә, йогышлы авырулар арта ала. Мондый булдырмый калу өчен су эчү режимын сакларга кирәк.

Гади чиста су


Бу – сусауны басар өчен иң куркынычсыз ысул. Иң яхшысы – кайнатылган, бүлмә температурасындагы суны эчү. Тик шунысы да бар: мондый су өч сәгатьтән артык торган булырга тиеш түгел.

Минераль су


Эссе көнне тирләү аркасында, организм су белән бергә калий, натрий һәм магний кебек, иң мөһим микроэлементларны югалта. Бу очракта минераль су ярдәмгә килә. Аны сайлаганда, составында натрий, хлор, калий, магний, кальций, сульфат ионнары булуына игътибар ит. Суның минеральләштерү дәрәҗәсе 2,5-3 проценттан артык булмаска тиеш. Ә дәвалый торган минераль суны (анда 1 литр суга 10 грамнан артык тоз була) бары тик табиб киңәше белән генә эчәргә ярый.

Җылы үлән чәе


Әлеге эчемлек тир бүленеп чыгуга ярдәм итә. Ул сыек итеп ясалган, балсыз булырга тиеш. Мисал өчен, бөтнекле чәй тынычланырга, җәйге эссе төндә яхшырак йокыга китәргә дә булышачак.

Компот һәм морс


Бу – эссе көндә хәл җыярга, көч тупларга ярдәм итә торган эчемлекләр. Иң яхшысы – аларны өйдә әзерләү. Компот һәм морс сусауны баса, матдәләр алмашына ярдәм итә.
Суны күбрәк эчкән саен, тир дә шулкадәр күбрәк бүленеп чыга. Димәк, организмдагы матдәләр алмашы да яхшыра дигән сүз. Бер кешегә тәүлегенә 1,5-2 литр су эчәргә кирәк.
Эссе көндә нектарлы соклар, газлы сулар эчүдән тыелып тору яхшырак. Алар сусауны да басмый, матдәләр алмашын да акрынайта.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев