Логотип Идель
Бу – тема!

ЭШЛӘ, БАШ МИЕ, ЭШЛӘ!

Студентларның сессия чоры, мәктәп укучыларының чирек ахырлары якынлаша. Ә, димәк, баш миебезне тизрәк эшли башлый торган итәргә кирәк! Ничекме? Хәзер, сөйлибез. Зачет-мачет, контроль-монтрольләр вакытында баш миен эшләтү ысуллары:


1. Табышмак һәм башваткычлар чишегез.

2. Амбидекстриягезне үстерегез, ягъни сул һәм уң кулларыгызның икесе белән дә эшләгез. Бу ысулны теш чистартканда да, чәч тараганда да, компьютер тычканын тотканда да кулланырга мөмкин.

3. Берәр хич-кичерешне туктатып торыгыз. Мәсәлән, ашаганда күзләрегезне бәйләгез, юынганда күзләрегезне йомыгыз, савыт-саба юганда колакларыгызны томалагыз.

4. Клавиатурада күзләрне йомып эшләп карагыз.

5. Ашаган ризыкларыгызны тәмләп, күзләрегезне йомып ашагыз. Һәр ризыкның кабатланмас тәме барлыгын тоегыз.

6. Гадәти предметларны башка төрле максатларда кулланыгыз. Мәсәлән, кадакны. Аны куллануның ничә төрле яңа ысулын таба алырсың икән?

7. Картина, фотоларны астын өскә әйләндереп элегез.

8. Позитив фикер йөртегез.

9. Берәр иҗат төренә алыныгыз. Рәсем сәнгате, музыка һәм башка нәрсә дә булырга мөмкин.

10. Баш миенә файдалы ризыклар ашагыз (чикләвек, балык һ.б).

11. Тамагыгыз туйганчы ашамагыз, һәрчак карыныгыз туеп бетмәгән хис калсын.

12. Физик күнегүләр ясагыз.

13. Аркагызны туры тотыгыз.

14. Күп итеп су эчегез.

15. Тирән итеп сулагыз.

16. Рәхәтләнеп көлегез!

17. Киемегезне, стилегезне алыштырыгыз.

18. Өстәл уеннары уйнагыз.

19. Көндәлек алып барыгыз, анда ирешкән уңышларыгызны, эшләгән эшләрегезне язып барыгыз.

20. Тирә-юнегезне үзгәртегез, яңа кешеләр белән танышыгыз, җиһазларның урынын алыштырыгыз.

21. Языгыз! Бу хикәяләр дә, вак-төяк язмалар да булырга мөмкин.

22. Кешеләрнең исемнәрен исегездә калдырыгыз.

23. Медитация белән шөгыльләнегез.

24. Телевизор карамагыз.

25. Табигать белән бер сулышта яшәгез.

26. Танылган кешеләрнең канатлы гыйбарәләрен язып барыгыз.

27. Классик әсәрләрне укыгыз.

28. Төшләрегезне язып барыгыз. Иртән торгач ике җөмлә белән аларны язып куегыз.

29. Көн дә яңа маршруртлар буенча йөрегез.

30. Сүзлек запасыгызны арттырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев