Логотип Идель
Бу – тема!

ЭШЧЕ ПРОФЕССИЯЛӘР ТУРЫНДА 5 СТЕРЕОТИП

Без профессияләрне егет һәм кызларныкына, абруйлы һәм абруйсызга, хөрмәткә ия һәм андый булмаганга бүләргә яратабыз. Шуңа бәйле төстә, еш кына көллиятләргә түбәнсетеп карау бар. Менә шундый искергән стереотиплар аркасында еш кына пешерүчеләр, автомеханиклар, агач осталары җитми дә инде. Бүген без эшче професияләр турында 5 стереотипны җимерәбез.

1. Бу абруйлы түгел

“Job shaming” (“джоб-шейминг”) – кеше үз эшеннән оялуны шундый термин белән атыйлар. Кызганыч, безгә әти-әниләрдән еш кына “Начар укысаң – ишегалды себерүчесе /җыештыручы /сатучы буласың” кебек сүзләр ишетергә туры килә. Бу фразалар еш кына автомат рәвештә әйтелә. Балаларга шушы профессия кешеләренең эше нигә начарлыгын аңлатмыйлар.

Тик хәзер барысы да элеккегечә түгел. Чөнки эшче хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары арта, ә урта һөнәри белемгә ихтыяҗ үсә.

2. Түбән хезмәт хакы

Роструд мәгълүматлары буенча, прораб һәм йөк машинасын йөртүчеләр – 80 мең сумнан, ә тау техникасы механигы 130 мең сумнан башлап хезмәт хакы ала ала. Башка профессияләрдәге кебек, хезмәтне бәяләү профессиональлек һәм ихтыяҗга бәйле. Эшче профессияләр арасында көндәшлек тә түбән: бер вакансиягә ике белгеч туры килә.

Димәк, профессиональ токарь, массажист һәм чәчтараш, юрист һәм икътисадчыга караганда  күпкә ихтыяҗлырак булачак. Хезмәт хакын да артыграк алачак дигән сүз.

3. Эшчеләрнең карьера үсеше юк

Карьераны теләсә кайсы тармакта төзеп була. Эшеңне ярату, аның белән мавыгу, профессиональлек һәм үсәргә теләү җитәкче урынын алу яки үз бизнесыңны ачарга мөмкинлек бирә. Прораб – төзелеш компаниясенең хуҗасы, чәчтараш – башкаланың иң шәп барбершобы, пешерүче ресторатор яки сәламәт туклану популяризаторы була ала. Моннан тыш, эшче профессияләр кешегә башка шәһәрләргә күчеп китү мөмкинлеген дә бирә. Бу профессиягә булган ихтыяҗ – төбәктән, хезмәт хакы дәрәҗәсе профессиональлектән дә тора.

4. Алар болай да күп

Илдә эшчеләр болай да күп сыман. Тик күптән түгел “HeadHunter” ширкәте компанияләргә квалификацияле белгечләр җитмәү турында беодерде. Токарь, слесарь, техниклар – ихтыяҗ аеруча зур булган профессияләр.

“Работа в России” порталы мәгълүматларына караганда, бүген машина йөртүче, тегүче, пешерүче, бетончы, монтажчы, электромонтер һәм башка шундый белгечләргә дә ихтыяҗ зур. Бу профессияләрне сез башка илләрдә, мисал өчен, Канадада таләп ителгән һөнәрләр исемлегендә дә күрә аласыз.

Әлеге белгечләрдән хәзер яңа ысуллар һәм белемнәр таләп ителүе – икенче мәсьәлә. Мисал өчен, IT сферасында программалаштыру һәм ориентлашу күнекмәләренә ия булу. Алар хезмәт сыйфаты, хезмәт хакы дәрәҗәсенә, һәм, гомумән, эшкә урнашканда әңгәмәгә тәэсир итә. Нәкъ менә алардан сезнең эш табу-тапмау мәсьәләсе тора.

5. Тиздән аларны роботлар алмаштырачак

Кайвакыт, яңа технологияләр килү белән, эшче профессияләр үләчәк, дип сөйлиләр. Чөнки кешеләр өчен бар эшне роботлар эшләячәк, имеш. Тик бу алай түгел. Роботлар “кул” хезмәтен башкарса да, аларны контрольдә тотарга операторлар кирәк булачак. Механиклар өчен хәзер мехатрониклар – электроника һәм программалаштыруны белә торган белгечләр дә кирәк булачак. Ягъни, эштә иң мөһиме – үсү һәм яңа әйберне өйрәнү теләге зур булу.

Forbes хезмәт базарын һәм профессияләргә ихтыяҗны анализлап, киләчәктә хезмәт базарында шәфкать туташлары, өлкәннәрне озатып йөрүдә хезмәт күрсәтүче, кафе һәм ресторан хезмәткәрләре, йөк машиналары йөртүчеләре, олылар өчен өстәмә белем бирү хезмәткәрләрен шәп киләчәк көтә, дип белдерә. Мондый булу өчен һәрвакыт вузда белем алу кирәкми, иң мөһиме – үз өлкәңдә профессионал булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев