ЭШ ТИЗРӘК ҺӘМ ЯХШЫРАК ЭШЛӘНСЕН ӨЧЕН 4 ЭФФЕКТИВ ЫСУЛ
Эшеңне башлыйсың да, тәмамлый алмыйсыңмы? Йә тегеңә, йә моңа бүленәсеңме? Эш вакытында тәмамлансын һәм сыйфатлы итеп үтәлсен өчен бүген сезгә 4 эффектив ысул тәкъдим итәргә булдык. Безгә ярдәме тия!
1. Pomodoro
Әлеге методның нигезендә эш белән ялны чиратлаштыру ята. Эшне башкаруга 25 минут вакыт бүлеп бирелә, аннан 5 минут ялга багышлана. Бу принцип монотон эшләрне үтәгәндә эффектив, чөнки тырышып эшләсәң, аннан ял көткәнен беләсең.
2. Чылбыр.
Һәр көнгә план булдыр. Пландагы барлык мөһим эшләрне үти алган көннәрне календарьдә кызыл белән билгеләп бар. Берничә көн шулай эшләгәч, календарьдә чылбыр хасил булачак һәм алга таба аны инде өзәсе килмәячәк.
3. 2 минут кагыйдәсе
Зур эшләр белән бергә кулны тота торган вак-төяк эшләр дә күп. Алар игътибарны җәлеп итә, ачуны китерә, зур эшләрне башкарырга ирек бирми. Ә бит аларны эшләп кую өчен кайчак 2 минут (яки аннан да азрак вакыт) та җитә! Әлеге ысулның асылы – әнә шундый эшләрне сузмыйча, хәзер үк эшләп куюда.
4. «Сомелетта» ысулы
Телефонны бер сәгатькә сүндереп куябыз. Шул рәвешле, без телефонга “кереп китмәчәкбез”. Бу эшләрне тизрәк, күбрәк һәм эффективрак башкарырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев